Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК

Без ахыр заманда яшибезме?

Без ахыр заманда яшибезме?

1. Киләчәкне кайдан белеп була?

ЯҢАЛЫКЛАРНЫ караганда, сезнең кайчан да булса: «Бу дөнья кая тәгәри?» — дип уйлаганыгыз бармы? Җир йөзендә явызлык үрчегәнгә һәм газаплар күбәйгәнгә, кайберәүләр озакламый дөнья бетәр дип уйлый. Бу чыннан да шулаймы? Киләчәктә нәрсә буласын белеп буламы? Әйе. Кешеләр киләчәкне алдан әйтә алмаса да, Йәһвә Аллаһының андый сәләте бар. Изге Язмалар аша ул безгә киләчәгебез һәм җирнең киләчәге турында әйтә (Ишагыя 46:10; Ягъкуб 4:14).

2, 3. Гайсәнең шәкертләрен нинди сорау борчыган һәм Гайсә аларга нәрсә дип җавап биргән?

2 Изге Язмаларда дөнья ахыры турында әйтелгәндә, Җир шарының түгел, ә явызлыкның ахыры турында сүз бара. Гайсә өйрәткәнчә, Аллаһының Патшалыгы җир өстеннән идарә итәчәк (Лүк 4:43). Гайсәнең шәкертләре, Аллаһы Патшалыгының кайчан килүен белергә теләп, аңардан болай дип сораган: «Болар кайчан булачак, һәм синең килү чорыңны һәм бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуын нинди билге аша күрәчәкбез?» (Маттай 24:3). Гайсә аларга төгәл көнне әйтмәгән, ә дөнья ахыры алдыннан булачак вакыйгалар турында әйткән. Аның сүзләре безнең көннәрдә үтәлә.

3 Без нәкъ шул вакытта — дөнья үз ахырына якынлашканда яшибез. Бу бүлектә без моңа дәлилләрне карап чыгарбыз. Башта күктә булган бер сугыш турында белик. Бу безгә җирдәге хәлләрнең ни өчен шулхәтле аяныч булганын аңларга булышыр.

КҮКТӘГЕ СУГЫШ

4, 5. а) Гайсә Патша булып киткәч үк, нинди вакыйгалар булган? ә) Ачылыш 12:12 буенча, Шайтан күктән бәреп төшерелгәч, бу җиргә ничек тәэсир иткән?

4 Сигезенче бүлектән белгәнебезчә, 1914 елда Гайсә күктә Патша булып киткән (Даниял 7:13, 14). Шуннан соң нәрсә булган? Ачылыш китабында болай диелгән: «Күктә сугыш башланды: Микаил [Гайсә] үз фәрештәләре белән аждаһага [Шайтанга] каршы, ә аждаһа үз фәрештәләре белән аларга каршы сугышты» *. Шайтан белән аның җеннәре җиңелгән һәм җиргә бәреп төшерелгән булган. Фәрештәләр моңа бик шатланган! Ә җирдәге кешеләр белән нәрсә булган? Изге Язмаларда әйтелгәнчә, алар өчен кайгы вакыты килеп җиткән. Ни өчен? Чөнки Иблис, «вакыты аз калганын белеп», бик ярсый (Ачылыш 12:7, 9, 12).

5 Шайтан Иблис җиргә бик күп газаплар китерә. Тиздән Аллаһы аны хакимлегеннән мәхрүм итәчәк, шуңа күрә Шайтан, вакыты аз калганын белеп, бик ярсый. Әйдәгез, Гайсәнең соңгы көннәрдә, ягъни ахыр заманда, булачак вакыйгалар турында нәрсә әйткәнен белик. (24 нче аңлатманы кара.)

СОҢГЫ КӨННӘР

6, 7. Гайсәнең сугышлар һәм ачлык турындагы сүзләре ничек үтәлә?

6 Сугышлар. Гайсә болай дигән: «Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы күтәрелер» (Маттай 24:7). 1914 елдан соң сугышларда беркайчан булмагандай күп кеше үлгән. Бер институтның отчеты буенча, 1914 елдан соң сугышларда 100 миллионнан артык кеше һәлак булган (Worldwatch Institute). Димәк, бер гасыр эчендә генә (1900—2000) аңа хәтле үткән 19 гасыр белән чагыштырганда сугышлар өч тапкыр күбрәк кешенең тормышын өзгән. Әйе, сугышлар аркасында миллионлаган кеше үтә авыр кайгы һәм газап кичергән!

7 Ачлык. Гайсә ачлык булачагын пәйгамбәрлек иткән (Маттай 24:7). Хәзер үткәндәге вакытка караганда күбрәк азык-төлек җитештерелсә дә, күп кешенең җитәрлек ризыгы юк. Ни өчен? Чөнки аларның аны сатып алыр өчен акчасы җитми я аны үстерер өчен җире юк. Миллиардлаган кеше көненә бер доллардан да азрак акчага яши. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы әйтүенчә, һәр ел миллионлаган бала үлә. Моның төп сәбәбе — ризык җитмәве.

8, 9. Гайсәнең җир тетрәүләр һәм чир-авырулар турындагы пәйгамбәрлекләре ничек үтәлә?

8 Җир тетрәүләр. Гайсә: «Көчле җир тетрәүләр... булыр»,— дип алдан әйткән (Лүк 21:11). Һәр ел күп көчле җир тетрәүләр булачак дип көтелә. 1900 нче елдан соң ике миллионнан артык кеше җир тетрәүләр аркасында һәлак булган. Хәзер кешеләр технологияләр ярдәмендә элеккегә караганда алданрак җир тетрәү булачагын билгели алса да, һаман да бик күп кеше үлә.

9 Чир-авырулар. Гайсә «үләтләр булыр» дип, ягъни куркыныч чир-авырулар, бик тиз таралып, күп кешеләрнең гомерләрен өзәр дип, алдан әйткән (Лүк 21:11). Табиблар күп кенә чирләрне дәваларга өйрәнсә дә, кайбер чирләрдән әле дә дәваланып булмый. Бер отчет буенча, һәр ел саен миллионлаган кеше туберкулез, малярия һәм холера кебек авырулардан үлә. Алай гына да түгел, соңгы 40 ел эчендә табиблар 30 дан артык яңа чир тапкан. Һәм аларның кайберләрен дәвалап булмый.

СОҢГЫ КӨННӘРДӘ КЕШЕЛӘР НИНДИ БУЛЫР?

10. 2 Тимутигә 3:1—5 тәге сүзләр бүген ничек үтәлә?

10 2 Тимутигә 3:1—5 тә болай диелгән: «Соңгы көннәрдә аеруча авыр вакытлар киләчәк». Рәсүл Паул соңгы көннәрдә күп кенә кешеләрнең нинди булачагын язган:

  • үзләрен генә сөючән

  • акча яратучан

  • ата-анасын тыңламаучы

  • тугрылыксыз

  • кеше яратмаучы

  • тотнаксыз

  • рәхимсез

  • Аллаһыны түгел, ә ләззәтне яратучы

  • диндар булып күренсә дә, Аллаһыны тыңламаучы

11. Зәбур 92:7 буенча, явызлар белән нәрсә булачак?

11 Сез яшәгән җирдә дә кешеләр үзләрен шулай тотамы? Бөтен дөнья буйлап күп кешеләр үзләрен нәкъ шулай тота. Ләкин Аллаһы тиздән үзгәрешләр ясаячак. Ул болай дип вәгъдә итә: «Явызлар чүп үләне кебек үсә, бөтен яманлык кылучылар чәчәк ата, әмма бу — алар мәңгегә юк ителсеннәр өчен генә» (Зәбур 92:7).

СОҢГЫ КӨННӘРДӘГЕ ЯХШЫ ВАКЫЙГАЛАР

12, 13. Соңгы көннәрдә Йәһвә безгә нәрсәне ачыграк аңларга булышкан?

12 Изге Язмалар буенча, соңгы көннәрдә дөньяда күп кайгы һәм газаплар булачак. Ләкин анда әйтелгәнчә, яхшы вакыйгалар да булырга тиеш.

«Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер» (Маттай 24:14)

13 Изге Язмаларны аңлау. Соңгы көннәр турында Даниял пәйгамбәр дә язган булган. Ул: «Чын белем артыр»,— дигән (Даниял 12:4). Аллаһы үз халкына Изге Язмаларны элеккегә караганда яхшырак аңларга булышырга тиеш булган. Йәһвә моны аеруча 1914 елдан бирле эшли. Мәсәлән, ул үз исеменең мөһимлеге, җиргә карата нияте, йолым, үлгән кешеләрнең хәле һәм терелтү турында хакыйкатьләрне ачкан. Без шулай ук Аллаһы Патшалыгы гына бар авырлыкларыбызны чишә ала икәнен белдек. Без бәхетле булыр өчен һәм Аллаһыны сөендереп яшәр өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңладык. Әмма Аллаһының хезмәтчеләре бар бу белемнәрне ничек кулланырга тиеш? Җавапны без башка бер пәйгамбәрлектән табарбыз. (21 һәм 25 нче аңлатмаларны кара.)

14. Патшалык турындагы яхшы хәбәр кайда вәгазьләнә һәм бу эшне кем башкара?

14 Бөтендөнья вәгазь эше. Соңгы көннәр турында әйткәндә, Гайсә болай дигән: «Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер» (Маттай 24:3, 14). Хәзер Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәр 240 илдә 900 дән артык телдә вәгазьләнә. «Һәр милләттән, кабиләдән» булган Йәһвә Шаһитләре бөтен дөнья буйлап кешеләргә Патшалыкның нәрсә икәнен һәм аның кешелек өчен нәрсә эшләячәген аңлата (Ачылыш 7:9). Моны алар бушлай эшли. Күпләр аларны нәфрәт итсә дә һәм эзәрлекләсә дә, Гайсә әйткәнчә, вәгазь эшен бернәрсә дә туктата алмый (Лүк 21:17).

СЕЗ НӘРСӘ ЭШЛӘРСЕЗ?

15. а) Сез соңгы көннәрдә яшәгәнебезгә ышанасызмы һәм ни өчен? ә) Аллаһыга тыңлаучан кешеләрне нәрсә көтә? Тыңламаучан кешеләр белән нәрсә булыр?

15 Сез соңгы көннәрдә яшәгәнебезгә ышанасызмы? Соңгы көннәр турындагы күп кенә пәйгамбәрлекләр хәзер үтәлә. Тиздән Йәһвә яхшы хәбәрне вәгазьләү эшен туктатыр, һәм «шунда ахыр килер» (Маттай 24:14). Нинди ахыр? Сүз Армагеддон — Аллаһы бөтен явызлыкны юк итәчәк көн турында бара. Йәһвә, Гайсәне һәм аның кодрәтле фәрештәләрен кулланып, Үзен һәм Улын тыңларга теләмәүче һәркемне юк итәр (2 Тисалуникәлеләргә 1:6—9). Шуннан соң Шайтан һәм аның җеннәре кешеләрне инде алдый алмас. Ә Аллаһыга тыңлаучан һәм аның Патшалыгы яклы кешеләр аның бар вәгъдәләренең үтәлүен күрер (Ачылыш 20:1—3; 21:3—5).

16. Ахыр шулкадәр якын булганга күрә, сезгә нәрсә эшләргә кирәк?

16 Тиздән Шайтан идарәсе астындагы бу дөньяга ахыр килер. Шуңа күрә үз-үзебезгә мондый сорау бирү мөһим: «Миңа нәрсә эшләргә кирәк?» Йәһвә сезнең Изге Язмаларны мөмкин кадәр яхшырак өйрәнүегезне тели. Өйрәнүгә җитди карагыз (Яхъя 17:3). Йәһвә Шаһитләре атна саен үткәргән очрашулар Изге Язмаларны яхшырак аңларга булыша. Бу очрашуларга регуляр рәвештә йөрергә тырышыгыз. (Еврейләргә 10:24, 25 укы.) Үзегезгә үзгәрешләр ясарга кирәк икәнен аңласагыз, аларны ясарга курыкмагыз. Шулай итеп сезнең Йәһвә белән дуслыгыгыз ныгый барыр (Ягъкуб 4:8).

17. Ни өчен күпчелек кеше өчен ахыр көтмәгәндә килер?

17 Рәсүл Паул аңлатканча, ахыр күпчелек кеше өчен көтмәгәндә, «карак төнлә килгәндәй киләчәк» (1 Тисалуникәлеләргә 5:2). Гайсә күпләр соңгы көннәрнең билгесенә игътибар итмәячәк дип пәйгамбәрлек иткән. Ул болай дигән: «Нух көннәрендә ничек булган булса, Адәм Улының килү чорында да [соңгы көннәрдә] шулай булачак. Чөнки шул көннәрдә, Туфан килер алдыннан, кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар. Нух көймәгә кергән көнгә кадәр шулай булган. Туфан килеп, барысын да юк иткәнгә кадәр, алар төшенмәгәннәр. Адәм Улының килү чорында да нәкъ шулай булачак» (Маттай 24:37—39).

18. Гайсә нинди кисәтү сүзләрен әйткән?

18 Гайсә «артык ашау, артык эчү һәм тормыш мәшәкатьләре» игътибарыбызны читкә юнәлтмәсен дип кисәткән. Ул ахырның кинәт, «тозак кебек» киләчәген әйткән. Аннары ул болай дип дәвам иткән: «Шуңа күрә уяу булыгыз һәм, булырга тиешле барлык нәрсәләрдән котыла алыр өчен һәм Адәм Улы каршына килеп баса алыр өчен, һәрвакыт ялварып дога кылыгыз» (Лүк 21:34—36). Ни өчен Гайсәнең кисәтү сүзләренә колак салу шулкадәр мөһим? Чөнки бик тиздән Шайтанның явыз дөньясы юк ителәчәк. Йәһвә һәм Гайсә хуплаган кешеләр генә ахырны кичереп чыга алыр һәм яңа дөньяда мәңге яшәр (Яхъя 3:16; 2 Петер 3:13).

^ 4 абз. Микаил — Гайсә Мәсихнең бүтән бер исеме. 23 нче аңлатманы кара.