Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНЫНЫЧЫ БҮЛЕК

Фәрештәләр һәм җеннәр кемнәр алар?

Фәрештәләр һәм җеннәр кемнәр алар?

1. Ни өчен фәрештәләр турында белергә кирәк?

ЙӘҺВӘ безнең аның гаиләсе турында белүебезне тели. Аллаһының гаиләсенә фәрештәләр дә керә. Изге Язмаларда алар «Аллаһының уллары» дип атала (Әюп 38:7). Фәрештәләр нәрсә белән шөгыльләнә? Алар үткәндә кешеләргә ничек булышкан? Алар безгә ничек ярдәм итә ала? (8 нче аңлатманы кара.)

2. Фәрештәләр ничек барлыкка килгән? Аларның саны нинди?

2 Фәрештәләр ничек барлыкка килгән? Көләсәйлеләргә 1:16 да әйтелгәнчә, Йәһвә Гайсәне булдырганнан соң, «күктәге һәм җирдәге... һәммәсе... яратылган». Боларга фәрештәләр дә керә. Аларның саны нинди? Изге Язмаларда йөзләгән миллион фәрештә бар дип әйтелә (Зәбур 103:20; Ачылыш 5:11).

3. Әюп 38:4—7 дә фәрештәләр турында нәрсә әйтелә?

3 Изге Язмаларда шулай ук Йәһвә фәрештәләрне әле җирне булдырганчы барлыкка китергән дип әйтелә. Әюп китабында әйтелгәнчә, Йәһвә җирне барлыкка китергәндә, алар бик шатланган. Ул вакытта фәрештәләр бер гаилә булып Йәһвәгә хезмәт иткән (Әюп 38:4—7).

ФӘРЕШТӘЛӘР АЛЛАҺЫ ХЕЗМӘТЧЕЛӘРЕНӘ БУЛЫША

4. Ни өчен фәрештәләр кешеләр белән кызыксына дип әйтеп була?

4 Фәрештәләр һәрвакыт кешеләр белән һәм Йәһвәнең җиргә карата нияте белән кызыксынган (Гыйбрәтле сүзләр 8:30, 31; 1 Петер 1:11, 12). Адәм белән Хаува Аллаһыны тыңламагач, алар бик кайгыргандыр. Күпчелек кешенең Йәһвәгә буйсынмаганын күрү фәрештәләргә күп авырту китерә. Ләкин, кемдер тәүбә итеп Аллаһыга кире кайтканда, алар бик шатлана (Лүк 15:10). Фәрештәләр Аллаһы хезмәтчеләре белән бик кызыксына. Алар аша Йәһвә үзенең җирдәге хезмәтчеләрен яклый һәм аларга булышлык итә (Еврейләргә 1:7, 14). Әйдәгез, кайбер мисалларны карап чыгыйк.

«Минем Аллаһым, үзенең фәрештәсен җибәреп, арысланнарның авызын япты» (Даниял 6:22)

5. Үткәндә фәрештәләр Аллаһының хезмәтчеләренә ничек булышкан?

5 Сәдүм белән Гамура шәһәрләре юк ителгәндә, Йәһвә, ике фәрештәне җибәреп, Лут белән аның гаиләсенә котылып калырга булышкан (Яратылыш 19:15, 16). Берничә гасыр үткәч, Даниял пәйгамбәрне арысланнар чокырына ташлаганнар, ләкин ул зыян күрмәгән, чөнки Аллаһы, «үзенең фәрештәсен җибәреп, арысланнарның авызын япкан» (Даниял 6:22). Соңрак, рәсүл Петер төрмәдә утырганда, Йәһвә, аны азат итәр өчен, фәрештәсен җибәргән (Рәсүлләр 12:6—11). Фәрештәләр шулай ук Гайсәгә дә, ул җирдә яшәгәндә, ярдәм иткән. Мәсәлән, Гайсә суга чумдырылганнан соң, «фәрештәләр аңа хезмәт иткән» (Марк 1:13). Ә Гайсәнең җәзалап үтерелүе алдыннан бер фәрештә «аны ныгыткан» (Лүк 22:43).

6. а) Ни өчен фәрештәләр Аллаһы хезмәтчеләренә бүген дә ярдәм итә дип әйтеп була? ә) Без нинди сорауларга җавап табарбыз?

6 Бүген фәрештәләр кешеләргә күренми. Ләкин Аллаһы әле дә фәрештәләрне үз хезмәтчеләренә булышыр өчен куллана. Изге Язмаларда: «Йәһвәнең фәрештәсе Аллаһыны тирән хөрмәт итүчеләр тирәли лагерь кора һәм аларны коткара»,— дип әйтелгән (Зәбур 34:7). Ни өчен безне якларга кирәк? Чөнки көчле дошманнар безгә зыян китермәкче була. Кемнәр алар? Алар ничек барлыкка килгән? Безгә зыян китерер өчен, алар нәрсә эшли? Моны белер өчен, Адәм белән Хаува яратылганнан соң күп тә үтмәстән булган вакыйгаларга күз салыйк.

КҮЗГӘ КҮРЕНМӘГӘН ДОШМАННАР

7. Кешеләрне алдауда Шайтан никадәр уңышлы булган?

7 Өченче бүлектән белгәнебезчә, бер фәрештә, башкалар өстеннән идарә итәргә теләп, Аллаһыга каршы фетнә күтәргән. Изге Язмаларда ул Шайтан Иблис дип аталган (Ачылыш 12:9). Шайтан башкаларның да Аллаһыга каршы фетнә күтәрүләрен теләгән. Ул Хауваны юлдан яздырган һәм шуннан бирле күпчелек кешене алдаган. Шулай да кайбер кешеләр, мәсәлән Һабил, Идрис һәм Нух, Йәһвәгә тугры булып калган (Еврейләргә 11:4, 5, 7).

8. а) Ничек кайбер фәрештәләр җеннәр булып киткән? ә) Су басуда һәлак булмас өчен, җеннәр нәрсә эшләгән?

8 Нух көннәрендә кайбер фәрештәләр, күкләрдәге йортларын калдырып, җирдә кеше кыяфәтендә яши башлаган. Ни өчен? Изге Язмаларда әйтелгәнчә, алар хатын-кызларны хатынлыкка алырга теләгән. (Яратылыш 6:2 укы.) Ләкин фәрештәләр өчен бу табигый булмаган һәм Аллаһы күзендә гөнаһ булган (Яһүд 6). Бу явыз фәрештәләр кебек, теге вакытта яшәгән күп кеше дә әхлаксыз һәм мәрхәмәтсез булып киткән. Йәһвә аларны су басу белән юк итәргә булган. Ләкин үзенең тугры хезмәтчеләрен ул саклаган (Яратылыш 7:17, 23). Һәлак булмас өчен, явыз фәрештәләр күккә кайткан. Изге Язмаларда бу явыз фәрештәләр җеннәр я явыз рухлар дип атала. Алар Шайтанга кушылган, һәм Иблис аларның башлыгы булып киткән (Маттай 9:34).

9. а) Җеннәр күккә кайткач, нәрсә булган? ә) Без нәрсә турында белербез?

9 Бу фәрештәләр фетнәчеләр булып киткәч, Йәһвә аларны үз гаиләсенә яңадан кабул итмәгән (2 Петер 2:4). Җеннәр инде кеше кыяфәтенә керә алмаган, ләкин алар әле дә «бөтен дөньяны юлдан яздыра» (Ачылыш 12:9; 1 Яхъя 5:19). Ничек җеннәр шулкадәр күп кешене юлдан яздыра һәм алдый ала? Әйдәгез белик. (2 Көринтлеләргә 2:11 укы.)

ҖЕННӘР КЕШЕЛӘРНЕ НИЧЕК АЛДЫЙ?

10. Җеннәр кешеләрне ничек алдый?

10 Җеннәр кешеләрне төрле юллар белән алдый. Күп кеше, үзләре я медиум аша, табигатьтән өстен нәрсәләрне белергә омтыла. Шулай итеп алар, асылда, җеннәр белән бәйләнешкә керә. Бу сихерчелек (спиритизм) дип атала. Ләкин Изге Язмаларда җеннәр белән бәйле бар нәрсәдән ерак торырга кирәк дигән әмер бар (Гәләтиялеләргә 5:19—21). Ни өчен? Аучы хайванны тотар өчен тозакны кулланган кебек, җеннәр дә, кешеләрне алдап, аларны үзләренә буйсындырыр өчен, төрле тозаклар куллана. (26 нчы аңлатманы кара.)

11. Күрәзәчелек нәрсә ул һәм ни өчен аннан качарга кирәк?

11 Җеннәр кулланган тозакларның берсе — күрәзәчелек. Күрәзәчелек — табигатьтән өстен көч кулланып, киләчәкне я билгеле булмаган нәрсәне белергә тырышу. Кемдер йолдызларга, төрле билгеләргә, кеше кулының сызымнарына карап, кәрт я кристалл шарны кулланып, киләчәкне белергә тырыша. Күпләр андый эшләрнең берни зыяны юк дип уйлый, ләкин бу бик куркыныч. Изге Язмалардан күренгәнчә, җеннәр һәм күрәзәчеләр, асылда, бергәләп эш итә. Рәсүлләр 16:16—18 дә бер кызга күрәзәлек итәргә булышкан «күрәзәче җен» турында әйтелә. Рәсүл Паул бу җенне куып чыгаргач, теге кыз киләчәкне әйтү сәләтен югалткан.

12. а) Ни өчен үлеләр белән аралашырга тырышу куркыныч? ә) Ни өчен Аллаһының хезмәтчеләре үлгәннәр белән бәйле йолаларда катнашмый?

12 Кешеләрне алдар өчен, җеннәр тагын бер тозакны куллана. Алар безне үлгән кешеләр белән аралашып була дип, үлеләр чынлыкта кайдадыр яшәүләрен дәвам итә дип, үлеләр безнең белән аралаша һәм хәтта безгә ярдәм итә я зыян китерә ала дип ышандырырга тели. Мәсәлән, кемдер, дусты я туганы үлгәч, рухлар чакыручы кеше янына барырга мөмкин. Рухлар чакыручы, үлгән кеше белән аралаша алам диеп, аңа үлгән дусты я туганы белән бәйле ниндидер кызык нәрсәләр сөйли. Ул хәтта үлгән кешенең тавышын ишеттерергә мөмкин (1 Ишмуил 28:3—19). Җирләү белән бәйле күп кенә йолалар һәм гореф-гадәтләр үлеләр яшәүләрен дәвам итә дигән ышануга нигезләнгән. Бу йолаларга, мәсәлән, үлгән кешенең елын уздыру, үлгәннәргә бүләкләр китерү, мәет янында йокламыйча төн үткәрү һәм моңа охшаш башка эшләр керә. Бар бу йолалар җеннәр белән бәйле. Аллаһының хезмәтчеләре андый йолаларда катнашудан баш тартканда, туганнары я күршеләре аларны хөкем итәргә, мыскылларга я алар белән аралашмаска мөмкин. Ләкин мәсихчеләр белә: үлеләр беркайда да яшәвен дәвам итми. Алар белән аралашып булмый, һәм алар безгә ярдәм итә я зыян китерә алмый (Зәбур 115:17). Сак булыгыз. Беркайчан да үлеләр я җеннәр белән аралашырга тырышмагыз һәм җеннәр белән бәйле йолаларда катнашмагыз. (Канун 18:10, 11 укы; Ишагыя 8:19.)

13. Күп кенә кешеләр нәрсәдән арынган?

13 Җеннәр кешеләрне алдый да, куркыта да. Бүген Шайтан үз җеннәре белән «вакыты аз калганын» һәм тиздән Аллаһы үзләрен җирдән юк итәчәген белә, шуңа күрә хәзер алар аеруча мәрхәмәтсез һәм ярсулы (Ачылыш 12:12, 17). Шулай да кайчандыр җеннәрдән куркып яшәгән меңләгән кешеләр бүтән алардан курыкмый. Алар бу куркудан ничек арынган?

ҖЕННӘР ТӘЭСИРЕННӘН НИЧЕК КОТЫЛЫРГА?

14. Безгә, җеннәр тәэсиреннән арыныр өчен, беренче гасырдагы мәсихчеләргә кебек, нәрсә эшләргә кирәк?

14 Изге Язмаларда җеннәр тәэсиреннән ничек котылып булганы турында әйтелә. Мәсәлән, борынгы Эфес шәһәрендә кайберәүләр, хакыйкатьне белгәнче, җеннәр белән бәйле булган. Алар җеннәр тәэсиреннән ничек котылган? Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Сихерчелек белән шөгыльләнүчеләрнең шактый күбесе үз төргәкләрен җыеп, бар кеше алдында яндырды» (Рәсүлләр 19:19). Алар, мәсихчеләр булып китәргә теләгәнгә, сихерчелек белән бәйле бар китапларын юк иткән. Бүген дә шуны ук эшләү мөһим. Йәһвәгә хезмәт итәргә теләүче һәркем җеннәр белән бәйле һәр нәрсәдән арынырга тиеш. Моңа сихерчелекне, җеннәрне я табигатьтән өстен нәрсәләрне куркынычсыз һәм кызыклы итеп күрсәткән нәрсәләр: китаплар, журналлар, гороскоплар, фильмнар, музыка, уеннар һәм хәтта плакатлар керә. Моңа шулай ук кешеләр үзләрен явызлыктан яклар өчен йөрткән амулетлар, бөтиләр һәм моңа охшаш башка нәрсәләр керә (1 Көринтлеләргә 10:21).

15. Шайтан белән җеннәрнең тәэсиренә каршы торыр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

15 Эфеслеләр сихерчелек белән бәйле китапларын яндырганнан соң берничә ел узгач, рәсүл Паул аларга «явыз рухи көчләргә каршы көрәшергә» һаман да кирәк булганы турында язган (Эфеслеләргә 6:12). Әйе, алар китапларыннан арынган булсалар да, җеннәр аларга һаман да зыян китерергә тырышкан. Аларга тагын нәрсә эшләргә кирәк булган? Паул эфеслеләргә болай дип язган: «Иманның зур калканы... һәрвакыт үзегез белән булсын, аның ярдәмендә сез Явызның бар утлы укларын сүндерә алырсыз» (Эфеслеләргә 6:16). Калкан сугышчыны яклаган кебек, иманыбыз безне яклый ала. Йәһвәнең үзебезне яклаганына һич тә шикләнмәсәк, без Шайтанга һәм җеннәргә каршы тора алырбыз (Маттай 17:20).

16. Йәһвәгә иманыбызны ничек ныгытырга?

16 Йәһвәгә иманыбызны ничек ныгытырга? Безгә һәр көн Изге Язмаларны укырга һәм Аллаһының яклавына таянырга өйрәнергә кирәк. Йәһвәгә иманыбыз нык булса, Шайтан белән җеннәр безгә зыян китерә алмас (1 Яхъя 5:5).

17. Җеннәрдән безне тагын нәрсә яклый ала?

17 Эфестәге мәсихчеләргә тагын нәрсә эшләргә кирәк булган? Алар җеннәр тәэсире хөкем сөргән шәһәрдә яшәгән. Шуңа күрә Паул аларга болай дигән: «Һәр очракта өзлексез дога кылыгыз» (Эфеслеләргә 6:18). Аларга һәрвакыт Йәһвәдән яклау сорарга кирәк булган. Ә безнең турында нәрсә әйтеп була? Без дә җеннәр тәэсире хөкем сөргән дөньяда яшибез. Шуңа күрә безгә дә Йәһвәдән яклау сорарга һәм дога кылганда аның исемен кулланырга кирәк. (Гыйбрәтле сүзләр 18:10 укы.) Йәһвәдән Шайтан тәэсиреннән яклавын һәрвакыт сорасак, Йәһвә догаларыбызга җавап бирәчәк (Зәбур 145:19; Маттай 6:13).

18, 19. а) Шайтан белән җеннәргә каршы көрәшебездә ничек җиңәргә? ә) Киләсе бүлектә нинди сорауга җавап бирелер?

18 Җеннәр белән бәйле бар нәрсәдән арынсак һәм Йәһвәнең яклавына таянсак, без Шайтан белән җеннәрнең тәэсиренә каршы тора алырбыз. Безгә алардан куркасы юк. (Ягъкуб 4:7, 8 укы.) Йәһвә җеннәрдән күпкә кодрәтлерәк. Нух көннәрендә ул аларны җәзалаган һәм киләчәктә аларны юк итәчәк (Яһүд 6). Онытмагыз, без ялгыз түгел. Йәһвә үз фәрештәләре аша безне яклый (2 Патшалар 6:15—17). Һич тә шикләнмәгез, Йәһвә ярдәме белән без Шайтан белән җеннәргә каршы көрәшебездә җиңә алабыз (1 Петер 5:6, 7; 2 Петер 2:9).

19 Шайтан белән җеннәр шулкадәр күп кайгы китерә икән, ни өчен Аллаһы һаман да аларны юк итмәгән? Бу сорауга җавап киләсе бүлектә бирелер.