Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНБЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Ни өчен газаплар шулкадәр күп?

Ни өчен газаплар шулкадәр күп?

1, 2. Күпләрне нинди сорау борчый?

ДАВЫЛ, кубып, шәһәрнең астын өскә китергән. Кунакханәгә салынган бомба, шартлап, күп кешене һәлак иткән. Рак, әни кешенең гомерен өзеп, биш баласын ятим калдырган.

2 Андый бәла-казалар булганда, күпләрдә: «Ни өчен?» — дигән сорау туа. Алар: «Ни өчен дөнья нәфрәт һәм газаплар белән тулы?» — дип сорый. Сезне дә бу сорау борчыйдыр.

3, 4. а) Хабакукны нинди сораулар борчыган? ә) Йәһвә аңа нинди җавап биргән?

3 Изге Язмалардан күренгәнчә, хәтта нык иманлы кешеләрнең дә андый сораулары туган. Мәсәлән, Хабакук пәйгамбәр Йәһвәдән болай дип сораган: «Нигә син миңа явызлыкны күрергә бирәсең? Нигә син җәбер-золымны түзеп торасың? Нигә минем алдымда һәлакәт һәм мәрхәмәтсезлек? Ни өчен бар җирдә ызгыш-талаш һәм сугыш-каршылык?» (Хабакук 1:3).

4 Хабакук 2:2, 3 тә Йәһвәнең үз пәйгамбәренә бирелгән җавабы һәм барысын яхшы якка үзгәртергә вәгъдәсе язылган. Йәһвә кешеләрне бик ярата. Изге Язмаларда: «Ул сезнең хакта кайгырта»,— дип әйтелә (1 Петер 5:7). Башкаларның газапларын күрү безгә авырту китерә, ә Аллаһыга моңа карау бигрәк тә авыр (Ишагыя 55:8, 9). Алайса, ни өчен дөнья газаплар белән тулы? Әйдәгез, карап чыгыйк.

НИ ӨЧЕН ДӨНЬЯ ГАЗАПЛАР БЕЛӘН ТУЛЫ?

5. Руханилар һәм муллалар газаплар турында нәрсә әйтә? Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?

5 Руханилар һәм муллалар еш кына, кешеләрнең газаплары — Аллаһы ихтыяры, дип әйтә. Кайберәүләр әйтүенчә, кеше белән нәрсә булачагын, шул исәптән бәла-казаларны, Аллаһы алдан яза һәм без ни өчен алай булганын беркайчан да аңлый алмаячакбыз. Башкалар исә кешеләр, шул исәптән кечкенә балалар, Аллаһы белән күктә булыр өчен үлә дип әйтә. Ләкин бу алай түгел. Йәһвә беркайчан да явызлык кылмый. Изге Язмаларда болай дип язылган: «Аллаһы өчен явызлык кылу, Чиксез Кодрәт Иясе өчен яманлык эшләү акылга сыймаслык хәл!» (Әюп 34:10).

6. Ни өчен күп кеше дөньядагы бар газапларда Аллаһыны гаепли?

6 Күп кеше дөньядагы бар газапларда Аллаһыны гаепли, чөнки, алар уйлавынча, дөнья белән Аллаһы идарә итә. Әмма 3 нче бүлектән белгәнебезчә, бу дөнья белән, чынында, Шайтан Иблис идарә итә.

7, 8. Ни өчен дөньяда газаплар шулкадәр күп?

7 Изге Язмаларда «бөтен дөнья Явызның хакимлеге астында тора» дип әйтелә (1 Яхъя 5:19). Бу дөньяның идарәчесе Шайтан явыз һәм мәрхәмәтсез. Ул «бөтен дөньяны юлдан яздыра» (Ачылыш 12:9). Күпләр Шайтанга хас сыйфатларны чагылдыра. Менә ни өчен дөнья ялган, нәфрәт һәм мәрхәмәтсезлек белән тулы.

8 Дөньядагы газапларга башка сәбәпләр дә бар. Адәм белән Хаува, фетнә күтәргәч, үз балаларына мирас итеп гөнаһ биргән. Гөнаһлы булганга, кешеләр бер-берсенә газаплар китерә. Еш кына аларның башкалардан өстенрәк буласы килә. Алар көрәшә, сугыша һәм башкаларны җәберли (Вәгазьче 4:1; 8:9). Ә кайвакыт кешеләр «көтелмәгән вакытта очраклы хәлгә эләккәнгә» газаплана (Вәгазьче 9:11). Алар тиешсез вакытта тиешсез урында булганга бәла кичерә.

9. Газапларга юл куяр өчен Йәһвәнең бик җитди сәбәбе бар. Ни өчен алай әйтеп була?

9 Йәһвә беркайчан да газаплар китерми. Дөньядагы сугышлар, җинаятьчелек һәм башка җәбер-золым өчен ул җаваплы түгел. Ул табигать афәтләрен дә, мәсәлән җир тетрәүләр, давыллар һәм су басуларны китерми. Бәлки, сез сорыйсыздыр: «Әгәр дә Йәһвә — галәмдәге иң кодрәтле шәхес икән, ни өчен ул бу газапларны бетерми?» Әйе, Аллаһы безнең турында бик кайгырта. Димәк, газапларга юл куяр өчен аның бик җитди сәбәбе булырга тиеш (1 Яхъя 4:8).

НИ ӨЧЕН АЛЛАҺЫ ГАЗАПЛАРГА ЮЛ КУЯ?

10. Шайтан Йәһвәне нәрсәдә гаепләгән?

10 Гадән бакчасында Иблис Адәм белән Хауваны алдаган. Шайтан Аллаһыны начар Хаким дип гаепләгән. Имеш, Аллаһы Адәм белән Хаувадан ниндидер яхшы нәрсәне яшерә, дип әйткән ул. Шайтан аларны шуңа ышандырырга теләгән: ул Йәһвәдән яхшырак идарәче булачак һәм алар Аллаһыга мохтаҗ түгел (Яратылыш 3:2—5; 27 нче аңлатманы кара).

11. Безгә нинди сорауларга җавап табарга кирәк?

11 Адәм белән Хаува Йәһвәне тыңламаган һәм аңа каршы чыккан. «Нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнен без үзебез хәл итә алабыз»,— дип уйлаган алар. Йәһвә фетнәчеләрнең хаклы булмаганын ничек күрсәтә алган? Кешеләр өчен нәрсә иң яхшысы икәнен кем билгели ала?

12, 13. а) Ни өчен Йәһвә шунда ук Адәм белән Хауваны юк итмәгән? ә) Ни өчен Йәһвә Шайтанга бу дөньяның идарәчесе булырга һәм кешеләргә үзләренә идарә итеп карарга рөхсәт иткән?

12 Йәһвә Адәм белән Хауваны шунда ук юк итмәгән. Ул аларга балалар тудырырга мөмкинлек биргән. Адәм белән Хауваның балаларына Йәһвә үз идарәчесе итеп я Шайтанны, я Аллаһыны сайларга ирек биргән. Йәһвә җирне камил кешеләр белән тутырырга ниятләгән. Аның нияте, Шайтан нәрсә генә эшләсә дә, һичшиксез үтәләчәк (Яратылыш 1:28; Ишагыя 55:10, 11).

13 Шайтан Йәһвәне бар фәрештәләр алдында гаепләгән (Әюп 38:7; Даниял 7:10). Шуңа күрә Йәһвә, Шайтан хаклымы, юкмы икәнлеге күренсен өчен, аңа вакыт биргән. Йәһвә шулай ук кешеләргә дә, Шайтан дөньясында үзләре идарә итеп, Аллаһы ярдәменнән башка уңышлы булырлармы, юкмы икәнлеге күренсен өчен вакыт биргән.

14. Вакыт нәрсәне күрсәткән?

14 Меңләгән еллар дәвамында кешеләр үзләре идарә иткән, ләкин уңышлы булмаган. Шайтан ялганчы булып чыккан. Кешеләр Аллаһының ярдәменә мохтаҗ. Ирмия пәйгамбәр дөресен әйткән: «И Йәһвә, мин яхшы беләм: кеше үз юлы белән идарә итә алмый. Баручы хәтта үз адымнарына да юнәлеш бирә алмый» (Ирмия 10:23).

НИ ӨЧЕН ЙӘҺВӘ ШУЛКАДӘР ОЗАК КӨТӘ?

15, 16. а) Ни өчен Йәһвә газапларга шулкадәр озак юл куя? ә) Ни өчен Йәһвә Шайтан тудырган проблемаларны хәл итми?

15 Ни өчен Йәһвә газапларга шулкадәр озак юл куя? Ни өчен ул бәла-казаларны бетерми? Шайтанның идарәсе уңышсыз икәнлеге күренсен өчен, вакыт кирәк булган. Кешеләр төрле идарә формаларын кулланып караган, ләкин уңышсыз булып чыккан. Фән белән югары технологияләрдә ирешелгән уңышларга карамастан, дөньяда гаделсезлек, ярлылык, җинаятьчелек һәм сугышлар чәчәк ата. Әйе, Аллаһыдан башка кешеләр үзләре уңышлы идарә итә алмый.

16 Ләкин Йәһвә Шайтан тудырган проблемаларны хәл итми. Шулай эшләгән булса, Аллаһы Шайтанның идарәсенә булышлык итәр иде. Кешеләр дә үзләре уңышлы идарә итә ала дип уйлар иде. Ләкин бу ялган. Йәһвә безнең бу ялганга ышануыбызны теләми, чөнки ул беркайчан да ялганламый (Еврейләргә 6:18).

17, 18. Йәһвә Шайтан китергән бар зыянны ничек төзәтәчәк?

17 Йәһвә Шайтан белән кешеләрнең фетнәсе китергән бөтен зыянны төзәтә аламы? Әйе. Аллаһы кулыннан килмәгән нәрсә юк. Шайтан гаепләүләренең ялган булуы тулысынча раслангач, Йәһвә тиешле вакытта эш итә башлар. Ул җирне, иң башта ниятләгәнчә, оҗмахка әйләндерәчәк. «Кабердәгеләрнең һәммәсе» терелтеләчәк (Яхъя 5:28, 29). Кешеләр беркайчан да авырмаячак һәм үлмәячәк. Гайсә Шайтан китергән бар зыянны төзәтәчәк. Йәһвә Гайсә ярдәмендә «Иблиснең эшләрен җимерәчәк» (1 Яхъя 3:8). Ә әлегә Йәһвә, сабырлык күрсәтеп, безгә аның турында белем алырга һәм аны үз Хакимебез итеп сайларга мөмкинлек бирә. Без аңа моның өчен бик рәхмәтле. (2 Петер 3:9, 10 укы.) Без газап чиккәндә, ул безгә барысын кичереп чыгарга ярдәм итә (Яхъя 4:23; 1 Көринтлеләргә 10:13 укы).

18 Йәһвә безне үзен Хаким итеп сайларга мәҗбүр итми. Ул кешеләргә сайлау иреге бүләк иткән. Ни өчен бу бүләк бик кыйммәтле? Әйдәгез, белик.

СЕЗ САЙЛАУ ИРЕГЕГЕЗНЕ НИЧЕК КУЛЛАНЫРСЫЗ?

19. Йәһвә безгә нинди искиткеч бүләк биргән? Ни өчен безгә бу бүләк өчен рәхмәтле булырга кирәк?

19 Аллаһы безгә биргән искиткеч бүләк — сайлау иреге — безне хайваннардан аерып тора. Хайваннар башлыча инстинкт буенча яши, без исә ничек яшәргә икәнен үзебез сайлыйбыз (Гыйбрәтле сүзләр 30:24). Тормыш рәвешебез белән Йәһвәне шатландырырбызмы, юкмы икәнлеге үзебездән тора. Без программа буенча гына эш итә торган роботлар да түгел. Йәһвә безгә нинди кеше булырга, кем белән дуслашырга һәм нинди тормыш алып барырга икәнен үзебезгә сайларга мөмкинлек биргән. Ул безнең шатланып яшәвебезне тели.

20, 21. Сез нинди иң яхшы сайлау ясый аласыз?

20 Йәһвә безнең аны яратуыбызны тели (Маттай 22:37, 38). Ул әти кебек. Әти кешегә үз баласының «Мин сине яратам» дигән сүзләрен мәҗбүриләп түгел, ә чын күңелдән әйтүен ишетү зур шатлык китерә. Йәһвә безгә аңа хезмәт итәргәме, юкмы икәнен сайларга мөмкинлек биргән. Шайтан, Адәм һәм Хаува Йәһвәне тыңламаска булган. Ә сез сайлау ирегегезне ничек кулланырсыз?

21 Сайлау ирегегезне Йәһвәгә хезмәт итәр өчен кулланыгыз. Миллионлаган кеше Шайтанны түгел, ә Аллаһыны шатландырып яшәргә карар иткән (Гыйбрәтле сүзләр 27:11). Газаплар булмаячак яңа дөньяда яшәр өчен, сезгә хәзер нәрсә эшләргә кирәк? Моның турында сүз киләсе бүлектә барыр.