Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК

Гаиләгез бәхетле була ала

Гаиләгез бәхетле була ала

1, 2. Йәһвә гаиләләрнең бәхетле булуларын тели икәнлеге нәрсәдән күренә?

ЙӘҺВӘ АЛЛАҺЫ беренче гаиләне барлыкка китергән. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, ул, беренче хатынны барлыкка китереп, «аны кеше янына китерде». Адәм шатлыктан: «Ниһаять, сөякләремнән алынган сөяк һәм тәнемнән алынган тән»,— дип әйткән (Яратылыш 2:22, 23). Шулай итеп Аллаһы Адәм белән Хауваны никахлаштырган. Әйе, Йәһвә гаиләләрнең бәхетле булуларын тели.

2 Кызганычка каршы, күпләр гаилә тормышында беркайчан да бәхетле булмаган. Әмма Изге Язмаларда күп принциплар бар. Алар гаиләләргә бәхетле булырга ярдәм итә ала (Лүк 11:28).

АЛЛАҺЫ ИРЛӘРДӘН НӘРСӘ ТАЛӘП ИТӘ?

3, 4. а) Ир үз хатыны белән ничек мөгамәлә итәргә тиеш? ә) Ни өчен ир белән хатын бер-берсен кичерергә тиеш?

3 Аллаһы Изге Язмалар аша ир үз хатынын яратырга һәм хөрмәт итәргә тиеш дип әйтә. Эфеслеләргә 5:25—29 ны укыгыз. Яхшы ир һәрвакыт үз хатынына ярату күрсәтә. Ул аны яклый, кайгырта, сүзләр белән рәнҗетми һәм кыйнамый.

4 Ә хатын хаталар кылганда, ир үзен ничек тотарга тиеш? Ирләргә болай диелгән: «Хатыннарыгызны өзлексез яратыгыз, алар белән үзегезне кырыс тотмагыз» (Көләсәйлеләргә 3:19). Ирләр, үзегезнең дә хаталар кылуыгызны онытмагыз. Аллаһының үзегезне кичерүен теләсәгез, сез дә үз хатыннарыгызны кичерергә тиеш (Маттай 6:12, 14, 15). Ир белән хатын бер-берсен кичерергә әзер булса, аларның гаиләсе бәхетле булыр.

5. Ни өчен ир үз хатынын ихтирам итәргә тиеш?

5 Йәһвә ирләрдән үз хатыннарын ихтирам итүләрен көтә. Ир хатынының рухи, эмоциональ һәм физик ихтыяҗларын кайгыртырга тиеш. Бу бик мөһим. Ир үз хатынын яхшы кайгыртмаса, Йәһвә аның догаларын тыңламас (1 Петер 3:7). Кешенең ир я хатын булуы түгел, ә Йәһвәгә карата яратуы аны Аллаһы күзендә кадерле итә.

6. Ир белән хатын — «бер тән» дигән сүзләр нәрсәне аңлата?

6 Гайсә әйткәнчә, ир белән хатын — «инде ике түгел, ә бер тән» (Маттай 19:6). Алар бер-берсенә тугры һәм беркайчан да бер-берсенә хыянәт итми (Гыйбрәтле сүзләр 5:15—21; Еврейләргә 13:4). Ир белән хатын бер-берсенең җенси ихтыяҗларын риясыз кайгыртырга тиеш (1 Көринтлеләргә 7:3—5). Ир беркайчан да онытмый: «үз тәнен нәфрәт итүче кеше юк», «һәркем үз тәнен тукландыра һәм аның хакында наз белән кайгырта». Шуңа күрә ул үз хатынын да яратырга һәм наз белән кайгыртырга тиеш. Хатын өчен иң мөһиме — үз иренең игелеген һәм яратуын сизү (Эфеслеләргә 5:29).

АЛЛАҺЫ ХАТЫННАРДАН НӘРСӘ ТАЛӘП ИТӘ?

7. Ни өчен һәр гаиләнең башы булырга тиеш?

7 Гаилә нык һәм бәхетле булсын өчен, аның башы булырга тиеш. 1 Көринтлеләргә 11:3 тә болай диелгән: «Һәр ирнең башы — Мәсих, хатынның башы — ир, ә Мәсихнең башы — Аллаһы».

8. Хатын үз ирен тирән хөрмәт итүен ничек күрсәтә ала?

8 Һәр ир хаталар ясый. Ләкин хатын аның карарлары белән ризалашканда һәм аның белән теләп хезмәттәшлек иткәндә, бу бөтен гаиләгә файда китерә (1 Петер 3:1—6). Изге Язмаларда: «Хатын үз ирен тирән хөрмәт итсен»,— диелгән (Эфеслеләргә 5:33). Ә ир үз хатынының дини карашларын уртаклашмаса, нәрсә эшләргә? Бу очракта да хатын аны тирән хөрмәт итәргә тиеш. Аллаһы Сүзендә болай диелгән: «Хатыннар, ирләрегезгә буйсынып яшәгез. Шулай эшләп, сез сүзгә буйсынмаучыларны үз тәртибегез белән сүзсез яулап алачаксыз, чөнки алар сезнең саф тәртибегезне һәм тирән хөрмәтегезне үз күзләре белән күреп торачак» (1 Петер 3:1, 2). Хатынның андый тәртибе иренә аның дини карашларын аңларга һәм хөрмәт итәргә булышыр.

9. а) Хатын, иренең карары белән ризалашмаса, нәрсә эшләргә тиеш? ә) Титуска 2:4, 5 тә хатыннарга нинди киңәш бирелә?

9 Ә хатын иренең карары белән ризалашмаса, нәрсә эшләргә? Хатын үз карашын хөрмәт белән белдерергә тиеш. Мәсәлән, Сара да үз ире Ибраһимга үз фикерен әйткән. Ибраһимга аның карашы ошамаса да, Йәһвә аңа: «Аның сүзен тыңла»,— дигән (Яратылыш 21:9—12). Соңгы карарны ир кабул итә. Ирнең карары Изге Язмаларга каршы килмәсә, хатын аның белән ризалашырга тиеш (Рәсүлләр 5:29; Эфеслеләргә 5:24). Яхшы хатын үз гаиләсе турында кайгырта. (Титуска 2:4, 5 укы.) Андый хатынның тырыш хуҗабикә булуын күргән ире һәм балалары аны тагы да күбрәк яратыр һәм хөрмәт итәр (Гыйбрәтле сүзләр 31:10, 28).

Сара хатыннарга нинди үрнәк калдырган?

10. Изге Язмаларда аерым яшәү һәм аерылышу турында нәрсә әйтелә?

10 Кайвакыт ирле-хатынлы парлар аерым яшәргә я аерылышырга ашыга. Ләкин Изге Язмаларда «хатын үз ирен калдырып китмәсен», «ир дә үз хатынын ташлап китмәсен» дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 7:10, 11). Аерым яшәр өчен бик җитди сәбәпләр булырга тиеш *. Ә аерылышу турында нәрсә әйтеп була? Изге Язмалардан күренгәнчә, аерылышыр өчен бердәнбер сәбәп — ирнең я хатынның башка кеше белән җенси мөнәсәбәткә керүе (Маттай 19:9).

АЛЛАҺЫ АТА-АНАЛАРДАН НӘРСӘ ТАЛӘП ИТӘ?

Гайсә гаиләнең һәрбер әгъзасы өчен яхшы үрнәк күрсәткән

11. Балалар иң элек нәрсәгә мохтаҗ?

11 Ата-аналар, үз балаларыгыз белән мөмкин кадәр күбрәк вакыт үткәрегез. Сез аларга бик кирәк. Балаларыгыз иң элек Йәһвә турында өйрәтүегезгә мохтаҗ (Канун 6:4—9).

12. Ата-аналар үз балаларын ничек яклый ала?

12 Шайтан дөньясы көннән-көн явызлана бара. Кайбер кешеләр балаларыбызга зыян китерергә һәм хәтта аларны көчләргә мөмкин. Кемдер моның турында үз балалары белән сөйләшергә ояладыр. Әмма балаларны бу куркынычтан кисәтергә һәм андый кешеләр белән үзләрен ничек тотарга икәненә өйрәтергә кирәк. Ата-аналар, үз балаларыгызны яклагыз * (1 Петер 5:8).

13. Ата-аналар үз балаларын ничек өйрәтергә тиеш?

13 Ата-ана балаларын тәрбияләү өчен җаваплы. Сез үз балаларыгызны ничек өйрәтә аласыз? Балаларны тәрбияләгәндә рәхимсез һәм тупас булмагыз (Ирмия 30:11). Балаларыгызны ачуыгыз чыккан вакытта төзәтмәгез. Югыйсә сүзләрегез аларны «кылычтай телгәли» ала, ягъни рәнҗетә ала (Гыйбрәтле сүзләр 12:18). Балаларыгызга буйсынуның мөһимлеген аңлатыгыз (Эфеслеләргә 6:4; Еврейләргә 12:9—11; 30 нчы аңлатманы кара).

АЛЛАҺЫ БАЛАЛАРДАН НӘРСӘ ТАЛӘП ИТӘ?

14, 15. Ни өчен балалар ата-аналарына буйсынырга тиеш?

14 Гайсә үз Атасына һәрвакыт, хәтта авыр булганда да буйсынган (Лүк 22:42; Яхъя 8:28, 29). Йәһвә балаларның да үз ата-аналарына буйсынуын тели (Эфеслеләргә 6:1—3).

15 Балалар, ата-анагызны тыңлау авыр кебек тоелганда да, истә тотыгыз: тыңлаучан булуыгыз Йәһвәгә һәм ата-анагызга шатлык китерә * (Гыйбрәтле сүзләр 1:8; 6:20; 23:22—25).

Басымга дучар булганда, яшьләргә Аллаһыга тугры булып калырга нәрсә ярдәм итә ала?

16. а) Ничек Шайтан сезне дөрес булмаганны эшләргә котырта ала? ә) Ни өчен дусларны Йәһвәне яратучы кешеләр арасыннан сайлау мөһим?

16 Иблис, яшьтәшләрегезне һәм дусларыгызны кулланып, сезне дөрес булмаганны эшләргә котырта ала. Бу басымга каршы тору бик авыр булырга мөмкин. Мәсәлән, Ягъкуб кызы Динәнең Йәһвәне яратмаган дуслары булган. Моның аркасында аңа һәм аның гаиләсенә күп кайгы кичерергә туры килгән (Яратылыш 34:1, 2). Йәһвәне яратмаучы дусларыгыз сезне Аллаһы нәфрәт иткәнне эшләргә котыртырга мөмкин. Бу сезгә, гаиләгезгә һәм Аллаһыга көчле авырту китерер (Гыйбрәтле сүзләр 17:21, 25). Менә ни өчен дусларны Йәһвәне яратучы кешеләр арасыннан сайлау мөһим (1 Көринтлеләргә 15:33).

ГАИЛӘГЕЗ БӘХЕТЛЕ БУЛА АЛА

17. Гаиләнең һәрбер әгъзасының нинди җаваплылыгы бар?

17 Гаиләнең бар әгъзалары, Аллаһының җитәкчелеген кулланса, күп кайгылардан һәм проблемалардан качар. Ирләр, үз хатыннарыгызны яратыгыз. Хатыннар, үз ирләрегезне хөрмәт итегез һәм аларга буйсыныгыз. Гыйбрәтле сүзләр 31:10—31 дә сурәтләнгән хатыннан үрнәк алыгыз. Ата-аналар, балаларыгызны Йәһвәне яратырга өйрәтегез (Гыйбрәтле сүзләр 22:6). Аталар, үз гаиләгез белән «яхшы җитәкчелек итегез» (1 Тимутигә 3:4, 5; 5:8). Балалар, ата-анагызга тыңлаучан булыгыз (Көләсәйлеләргә 3:20). Гаиләгездә һәрберсе хаталар кылырга мөмкин, шуңа күрә басынкылык белән бер-берегездән гафу үтенегез. Әйе, Йәһвә Изге Язмалар аша һәрберебезгә киңәш бирә.

^ 10 абз. Бу сәбәпләр турында күбрәк белер өчен, Йәһвә Шаһитләренең «Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз» дигән китабының 219—221 нче битләрен карагыз.

^ 12 абз. Балаларны ничек яклап булганы турында күбрәк белер өчен, Йәһвә Шаһитләренең «Бөек Остаздан өйрән» дигән китабының 32 нче бүлеген карагыз.

^ 15 абз. Ата-ана үз баласын Аллаһы канунына каршы берәр нәрсә эшләргә этәрсә, шул чакта бала ата-анасын тыңламас (Рәсүлләр 5:29).