Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНБИШЕНЧЕ БҮЛЕК

Хак динне ничек билгеләргә?

Хак динне ничек билгеләргә?

1. Безгә хак динне билгеләргә кем булыша ала?

КҮП КЕНӘ кешеләр аларның дине хак дип әйтә. Ләкин бар диннәр дә хак була алмый, чөнки төрле диннәр Аллаһы турында төрле нәрсәләргә өйрәтә һәм аңа төрлечә табына. Хак динне ничек билгеләргә? Йәһвә генә аңа ничек табынырга кирәк икәнен әйтә ала.

2. Хак динне билгеләр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

2 Без Йәһвәгә ничек дөрес табынырга кирәк икәнен белсен өчен, ул безгә Изге Язмаларны биргән. Шуңа күрә Изге Язмаларны өйрәнегез. Йәһвә сезгә анда язылганнарны аңларга һәм кулланырга ярдәм итәр, чөнки ул сезнең турында бик кайгырта (Ишагыя 48:17).

3. Аллаһы безнең нәрсә эшләвебезне тели?

3 Кайберәүләр Аллаһы бөтен диннәрне хуплый дип уйлый. Ләкин Гайсә бүтән нәрсәгә өйрәткән. Ул болай дигән: «Күкләр Патшалыгына миңа: „Хуҗам, Хуҗам“,— дип әйтүче һәркем түгел, ә күктәге Атамның ихтыярын үтәүче генә керәчәк». Димәк, безгә Аллаһының ихтыярын белергә һәм аны үтәргә кирәк. Бу бик мөһим, чөнки Гайсә Аллаһыны тыңламаган кешеләрне җинаятьчеләр, «явызлык кылучылар» дип атаган (Маттай 7:21—23).

4. Гайсә Аллаһы ихтыярын үтәү турында нәрсә әйткән?

4 Гайсә әйткәнчә, Аллаһы ихтыярын үтәү җиңел булмаска мөмкин. Ул болай дигән: «Тар капкадан керегез, чөнки һәлакәткә илтүче юл иркен, капкасы да киң, һәм шул капкадан күпләр керә. Ә тормышка алып баручы юл тар, капкасы да кысан, һәм шул юлны азлар гына таба» (Маттай 7:13, 14). Тар юлдан бару, ягъни Аллаһыга дөрес табыну, мәңгелек тормышка илтә. Киң юлдан бару, ягъни Аллаһыга дөрес табынмау, үлемгә китерә. Ләкин Йәһвә беркемнең дә үлүен теләми. Ул бар кешеләргә үзе турында белергә мөмкинлек бирә (2 Петер 3:9).

ХАК ДИННЕ НИЧЕК БИЛГЕЛӘРГӘ?

5. Аллаһының чын хезмәтчеләрен ничек билгеләп була?

5 Гайсә әйтүенчә, Аллаһының чын хезмәтчеләрен ышанулары һәм эшләре буенча билгеләп була. Ул болай дигән: «Аларны җимешләренә карап танырсыз. [...] Һәр яхшы агач яхшы җимеш бирә» (Маттай 7:16, 17). Бу Аллаһы хезмәтчеләре камил булырга тиеш дигәнне аңлатмый. Ләкин алар һәрвакыт дөресен эшләргә тырыша. Әйдәгез, хак диннең билгеләрен карап чыгыйк.

6, 7. Ни өчен хак дин өйрәтүләре Изге Язмаларга нигезләнергә тиеш? Гайсә үрнәгеннән нәрсәгә өйрәнеп була?

6 Ышануларыбыз һәм эшләребез Изге Язмаларга нигезләнергә тиеш. Изге Язмаларда болай диелә: «Бар Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм өйрәтү, фаш итү, төзәтү һәм тәкъвалык тәрбияләү өчен файдалы. Нәтиҗәдә, Аллаһы кешесе бар нәрсәгә сәләтле һәм һәркайсы игелекле эшкә әзер булачак» (2 Тимутигә 3:16, 17). Рәсүл Паул мәсихчеләргә болай дип язган: «Сез бездән Аллаһы сүзен ишеткәч, аны кеше сүзе итеп түгел, ә Аллаһы сүзе итеп кабул иттегез (ул чыннан да Аллаһы сүзе бит)» (1 Тисалуникәлеләргә 2:13). Хак дин Аллаһы Сүзенә генә — Изге Язмаларга гына нигезләнергә тиеш. Ул кеше фикерләренә, йолаларга һәм башка андый нәрсәләргә нигезләнергә тиеш түгел.

7 Гайсәнең бар өйрәтүләре Аллаһы Сүзенә нигезләнгән. (Яхъя 17:17 укы.) Сөйләгәндә, ул еш кына Изге Язмаларның өземтәләрен китергән (Маттай 4:4, 7, 10). Аллаһының чын хезмәтчеләре, Гайсәнең үрнәгенә ияреп, Изге Язмаларга нигезләнеп өйрәтә.

8. Гайсә Йәһвәгә гыйбадәт кылу турында нәрсәгә өйрәткән?

8 Без Йәһвәгә генә гыйбадәт кылырга тиеш. Зәбур 83:18 дә болай дип язылган: «Кешеләр синең исемең Йәһвә икәнлеген, синең бөтен җир өстеннән бердәнбер Аллаһы Тәгалә икәнлегеңне белсен иде». Гайсә кешеләрнең чын Аллаһы кем икәнен төгәл белүен теләгән, һәм ул аларга Аллаһы исеме турында сөйләгән. (Яхъя 17:6 укы.) Гайсә болай дип әйткән: «Йәһвә Аллаһыңа табын һәм аңа гына изге хезмәт башкар» (Маттай 4:10). Шуңа күрә без, Аллаһы хезмәтчеләре буларак, Гайсәнең үрнәгенә иярәбез. Без Йәһвәгә генә гыйбадәт кылабыз, аның исемен кулланабыз, башкаларга Аллаһы исеме һәм ихтыяры турында сөйлибез.

9, 10. Ничек без бер-беребезгә ярату күрсәтәбез?

9 Без кешеләрне эчкерсез яратырга тиеш. Гайсә үз шәкертләрен бер-берсен яратырга өйрәткән. (Яхъя 13:35 укы.) Чыгышыбыз, культурабыз, байлыгыбыз төрле булса да, кардәшләрчә ярату безне берләштерә (Көләсәйлеләргә 3:14). Шуңа күрә без сугышка бармыйбыз һәм кешеләрне үтермибез. Изге Язмаларда болай дип язылган: «Аллаһы балаларын һәм Иблис балаларын болай танып була: тәкъва тормыш алып бармаучы һәм үз кардәшен яратмаучы һәркем Аллаһыдан түгел. ...Без бер-беребезне яратырга тиеш. Кабил кебек булмыйк. Ул Явыздан булган һәм үз энесен үтергән» (1 Яхъя 3:10—12; 4:20, 21).

10 Без вакытыбызны, көчебезне һәм материаль нәрсәләребезне бер-беребезгә ярдәм итәр өчен кулланабыз (Еврейләргә 10:24, 25). Без «бар кешегә игелек эшләргә» телибез (Гәләтиялеләргә 6:10).

11. Ни өчен без Гайсәгә буйсынабыз?

11 Без Гайсәгә буйсынабыз, чөнки аның аша гына котылып була. Изге Язмаларда болай дип язылган: «Безне аңардан башка беркем дә коткара алмый, чөнки җир йөзендә кешеләргә бирелгән исемнәр арасында безне коткара алырдай башка исем юк» (Рәсүлләр 4:12). Бу басманың 5 нче бүлегеннән белгәнебезчә, Йәһвә Гайсәне тыңлаучан кешеләр хакына йолым итеп биргән (Маттай 20:28). Йәһвә Гайсәне, җир өстеннән идарә итсен өчен, Патша итеп билгеләгән. Шуңа күрә, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, мәңге яшәргә теләсәк, безгә Гайсәгә буйсынырга кирәк. (Яхъя 3:36 укы.)

12. Ни өчен без сәясәттә катнашмыйбыз?

12 Без сәясәттә катнашмыйбыз. Гайсә сәяси эшләрдә катнашмаган. Хөкем ителгәндә, Гайсә Рим идарәчесе Пилатка: «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел»,— дип әйткән. (Яхъя 18:36 укы.) Гайсәгә ияреп, без Аллаһының күктәге Патшалыгына тугрылык саклыйбыз. Шуңа күрә кайда гына яшәсәк тә, без сәясәттә катнашмыйбыз. Шулай да, Изге Язмаларның кушуы буенча, без «өстен торучы хакимлеккә», ягъни хөкүмәтләргә буйсынабыз (Римлыларга 13:1). Без яшәгән илебезнең законнарын үтибез. Ләкин, берәр закон Аллаһы канунына каршы килсә, без рәсүлләр кебек эш итәбез. Алар болай дигән: «Без кешеләргә түгел, ә иң элек хакимебез Аллаһыга буйсынырга тиеш» (Рәсүлләр 5:29; Марк 12:17).

13. Без кешеләргә Аллаһы Патшалыгы турында нәрсә сөйлибез?

13 Без Аллаһы Патшалыгы гына дөнья проблемаларын хәл итәр дип ышанабыз. Гайсә «Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр» бөтен җирдә вәгазьләнәчәк дип әйткән. (Маттай 24:14 укы.) Җирдәге бер хөкүмәт тә Аллаһы Патшалыгы башкара алганны эшли алмый (Зәбур 146:3). Гайсә, Аллаһы Патшалыгы турында дога кылырга өйрәткәндә, болай дип әйткән: «Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен» (Маттай 6:10). Изге Язмаларда Аллаһы Патшалыгы бар җирдәге хөкүмәтләрне җимерәчәк, «ә үзе мәңге торачак» дип әйтелә (Даниял 2:44).

14. Сезнең уйлавыгызча, кем Аллаһының чын хезмәтчеләре?

14 Бу билгеләрне карап чыкканнан соң, мондый сорауларга җавап бирегез: кемнең өйрәтүләре Изге Язмаларга нигезләнә? Кем башкаларга Аллаһы исеме турында сөйли һәм эчкерсез ярату күрсәтә? Кем Гайсә аша гына котылып була дип ышана? Кем сәясәттә катнашмый? Кем Аллаһы Патшалыгы гына проблемаларыбызны хәл итәр дип вәгазьли? Тик Йәһвә Шаһитләре генә (Ишагыя 43:10—12).

СЕЗ НӘРСӘ ЭШЛӘРСЕЗ?

15. Аллаһы табынуыбызны хуп күрсен өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

15 Аллаһының барлыгына ышану гына җитми. Моңа җеннәр дә ышана, ләкин алар Аллаһыны тыңламый (Ягъкуб 2:19). Аллаһы табынуыбызны хуп күрсен өчен, без иманыбызны эшләр белән расларга тиеш.

16. Ни өчен без ялган динне кире кагабыз?

16 Без шулай ук ялган динне кире кагарга тиеш. Ишагыя пәйгамбәр болай дип язган: «Чыгыгыз аннан, нәҗес булганга кагылмагыз!» (Ишагыя 52:11; 2 Көринтлеләргә 6:17). Шуңа күрә без ялган дин белән бәйле бар нәрсәдән качабыз.

17, 18. «Бөек Бабыл» нәрсә ул һәм ни өчен аннан тизрәк чыгарга кирәк?

17 Ялган дин нәрсә ул? Аллаһыга табынганда Аның Сүзенә каршы килгәнне эшләргә этәрүче дин — ялган дин. Изге Язмаларда бар ялган диннәр «Бөек Бабыл» дип атала (Ачылыш 17:5). Ни өчен? Чөнки Нух көннәрендәге Туфаннан соң Бабыл шәһәрендә күп ялган тәгълиматлар барлыкка килгән. Аннары бу өйрәтүләр бөтен җир буенча таралган. Мәсәлән, Бабылда яшәгән кешеләр өч илаһтан торган триадаларга табынган. Бүген дә күп диннәрдә Аллаһы ул — Троица дип өйрәтәләр. Ләкин Изге Язмаларда бердәнбер чын Аллаһы ул — Йәһвә, ә Гайсә — аның Улы дип ап-ачык әйтелә (Яхъя 17:3). Бабылда яшәүчеләр шулай ук кеше үлгәннән соң аның бер өлеше яшәвен дәвам итә һәм тәмугта газаплана ала дип ышанган. Ләкин бу ялган. (14, 17 һәм 18 нче аңлатмаларны кара.)

18 Аллаһы бар ялган диннәр тиздән юк ителәчәк дип алдан әйткән (Ачылыш 18:8). Сез ни өчен ялган диннән тизрәк чыгарга кирәк икәнен аңлыйсызмы? Соң булганчы, Йәһвә Аллаһы сезнең моны эшләвегезне тели (Ачылыш 18:4).

Йәһвәгә аның халкы белән хезмәт итеп, сез бөтендөнья кардәшлегенә кушыласыз

19. Сез Йәһвәгә хезмәт итәргә карар иткәч, ул сезнең турында ничек кайгыртыр?

19 Сез ялган диннән чыгып Йәһвәгә хезмәт итәргә карар кабул иткәч, кайбер якыннарыгыз я дусларыгыз моңа каршы чыгарга һәм сезнең белән аралашмый башларга мөмкин. Ләкин Йәһвә сезне калдырмас. Сез бер-берсен яратучы миллионлаган кешедән торган бөтендөнья кардәшлегенә кушылырсыз һәм сезнең яңа дөньяда мәңге яшәргә өметегез булыр (Марк 10:28—30). Бәлки, Йәһвәгә хезмәт итүегезгә каршы торучы якыннарыгыз да соңрак Изге Язмаларны өйрәнә башлар.

20. Ни өчен Йәһвәгә ул теләгәнчә хезмәт итү мөһим?

20 Озакламый Аллаһы бөтен явызлыкны юк итәчәк һәм аның Патшалыгы җир өстеннән идарә итәчәк (2 Петер 3:9, 13). Бу искиткеч вакыт булачак! Һәрбер кеше Йәһвәгә ул теләгәнчә хезмәт итәчәк. Шуңа күрә инде хәзер Йәһвә ягына басыгыз һәм аңа хезмәт итегез.