Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНАЛТЫНЧЫ БҮЛЕК

Аллаһыга ул теләгәнчә хезмәт итегез

Аллаһыга ул теләгәнчә хезмәт итегез

1, 2. Һәркем үзенә нинди сорау бирергә тиеш һәм ни өчен?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ өйрәнеп, сез шуны аңладыгыз: күпләр Аллаһыга хезмәт итәбез дисә дә, чынында ул нәфрәт иткәнне эшли һәм дөреслеккә өйрәтми (2 Көринтлеләргә 6:17). Шуңа күрә Йәһвә безгә ялган диннән — «Бөек Бабылдан» чыгарга куша (Ачылыш 18:2, 4). Ә сез нәрсә эшләрсез? Һәркем үзе карар кабул итәргә һәм үзенә мондый сорау бирергә тиеш: «Мин Аллаһыга ул теләгәнчә хезмәт итәргәме я үз динемдә калырга телимме?»

2 Әгәр дә сез ялган динне инде калдырган булсагыз, бу бик яхшы. Әмма, бәлки, сез ялган дин белән бәйле кайбер йолаларны һәм бәйрәмнәрне һаман да яратасыздыр. Әйдәгез, бу йолаларның һәм бәйрәмнәрнең кайберләрен карап чыгып, аларга карата Йәһвәнең карашын белик. Ни өчен безгә дә аларга карата Йәһвәнең карашын үзләштерү мөһим?

СУРӘТЛӘРГӘ ТАБЫНУ ҺӘМ ҮЛГӘН КЕШЕЛӘР ӨЧЕН ДОГАЛАР

3. а) Ни өчен кайбер кешеләр өчен сурәтләр белән потлардан баш тарту авыр? ә) Изге Язмаларда сурәтләр һәм потлар турында нәрсә әйтелә?

3 Күпләр Аллаһыга дога кылганда еллар буе сурәтләр һәм потлар кулланган. Бәлки, сез дә шулай эшләгәнсездер. Ул чакта алардан баш тарту сезнең өчен сәер һәм хәтта дөрес түгел дип күренергә мөмкин. Әмма онытмыйк: Йәһвә безгә үзенә ничек табынырга кирәк икәнен үзе әйтә. Изге Язмаларда ап-ачык әйтелә: Йәһвә безнең аңа табынганда сурәтләрне һәм потларны куллануыбызны теләми. (Чыгыш 20:4, 5 укы; Зәбур 115:4—8; Ишагыя 42:8; 1 Яхъя 5:21.)

4. а) Ни өчен без үлгән кешеләр өчен дога кылмыйбыз? ә) Ни өчен Йәһвә үз халкын үлгән кешеләр белән аралашудан тыйган?

4 Кайбер кешеләр үлгәннәр белән бәйле йолаларда һәм гореф-гадәтләрдә катнаша, мәсәлән алар өчен дога кыла, һәм моңа күп вакыт, көч, акча сарыф итә. Кайберәүләр алардан хәтта ярдәм сорый. Ләкин, инде белгәнебезчә, үлгән кешеләр безгә зыян да, файда да китерә алмый. Алар беркайда да яшәвен дәвам итми. Алар белән аралашырга тырышу хәтта куркыныч, чөнки имеш үлгән кешедән килгән хәбәр чынлыкта җеннәрдән килә. Шуңа күрә Йәһвә исраиллеләрне үлгән кешеләр белән аралашудан тыйган. Алар җеннәр белән берничек тә бәйләнешкә керергә тиеш булмаган (Канун 18:10—12; 26 һәм 31 нче аңлатмаларны кара).

5. Сурәтләр белән потларга табынудан һәм үлгәннәр белән бәйле йолаларда катнашудан баш тартырга сезгә нәрсә булышыр?

5 Сурәтләр белән потларга табынудан һәм үлгәннәр белән бәйле йолаларда катнашудан баш тартырга сезгә нәрсә булышыр? Изге Язмаларны укып, Йәһвә карашы турында тирән уйлану. Ул боларны «җирәнгеч» дип саный (Канун 27:15). Йәһвәгә һәр көн дога кылып, сезгә үз карашын үзләштерергә һәм аңа ул теләгәнчә табынырга булышсын дип сорагыз (Ишагыя 55:9). Һичшиксез, Йәһвә сезгә ялган дин белән бәйле бар нәрсәдән арыныр өчен кирәкле көч бирәчәк.

РАШТУА БӘЙРӘМЕН ҮТКӘРҮ ДӨРЕСМЕ?

6. Ни өчен 25 декабрьдә Гайсәнең туган көнен бәйрәм итә башлаганнар?

6 Бөтен дөнья буенча Раштуа — бик популяр бәйрәм, һәм, күпчелек кеше уйлавынча, бу — Гайсәнең туган көне. Ләкин, чынлыкта, Раштуа ялган дин белән бәйле. Бер энциклопедиядә аңлатылганча, Рим мәҗүсиләре 25 декабрьдә кояшның туган көнен бәйрәм иткән. Чиркәү руханилары, күбрәк мәҗүсиләр христианнар булып китсен өчен, 25 декабрьдә Гайсәнең туган көнен бәйрәм итәргә булган. Чынлыкта исә Гайсә ул көнне тумаган * (Лүк 2:8—12). Гайсәнең шәкертләре Раштуа бәйрәмен үткәрмәгән. Бер китапта аңлатылганча, Гайсә тугач, беренче ике гасыр буе «беркем дә аның төгәл кайчан туганын белмәгән һәм бу дата аз кешене кызыксындырган» («Sacred Origins of Profound Things»).

7. Ни өчен чын мәсихчеләр Раштуа бәйрәмен үткәрми?

7 Күпләр Раштуа бәйрәменең һәм аның белән бәйле йолаларның, мәсәлән бүләкләр бирү һәм бергә мәҗлес үткәрү, мәҗүсиләрдән килгәнен белә *. Шул сәбәпле кайчандыр Англиядә һәм Американың кайбер өлешләрендә Раштуаны бәйрәм итү тыелган булган. Аны бәйрәм иткән һәркем җәзага тартылган. Ләкин ахыр чиктә кешеләр кабат Раштуа бәйрәмен үткәрә башлаган. Ни өчен чын мәсихчеләр аны үткәрми? Чөнки аларның бар нәрсәдә Аллаһыны данлыйсы килә.

ТУГАН КӨН БӘЙРӘМЕН ҮТКӘРҮ ДӨРЕСМЕ?

8, 9. Ни өчен беренче мәсихчеләр туган көн бәйрәмен үткәрмәгән?

8 Тагын бер бик популяр бәйрәм — туган көн. Мәсихчеләр туган көн бәйрәмен үткәрә аламы? Изге Язмаларда ике туган көн бәйрәме генә искә алына. Икесен дә Йәһвәгә хезмәт итмәгән кешеләр үткәргән (Яратылыш 40:20; Марк 6:21). Туган көн бәйрәмен ялган илаһларны данлар өчен үткәргәннәр. Шуңа күрә, бер китапта әйтелгәнчә, беренче мәсихчеләр «берәрсенең туган көнен үткәрүне мәҗүси йола дип санаган» («The World Book Encyclopedia»).

9 Борынгы римлылар һәм греклар ышануы буенча, кеше туганда аның янында бер рух була, аннары бу рух шул кешене гомер буе саклый. Бер китапта болай дип аңлатыла: «Бу рухның билгеле бер илаһ белән ниндидер бәйләнеше булган. Яңа туган кеше шушы илаһның туган көнендә туган» («The Lore of Birthdays»).

10. Ни өчен мәсихчеләр туган көн бәйрәмен үткәрми?

10 Сезнеңчә, Йәһвә ялган дин белән бәйле бәйрәмнәрне хуплыймы? (Ишагыя 65:11, 12) Юк, хупламый. Шуңа күрә без туган көнне һәм ялган дин белән бәйле башка бернинди бәйрәмне дә үткәрмибез.

БУ ЧЫННАН ДА МӨҺИММЕ?

11. Кайбер кешеләр бәйрәмнәрне ни сәбәпле үткәрә? Безнең өчен нәрсә мөһимрәк?

11 Кайбер кешеләр Раштуаның һәм башка бәйрәмнәрнең мәҗүсиләрдән килгәнен белсә дә, аларны бәйрәм итә. Алар уйлавынча, бәйрәмнәр — бары тик үз гаиләләре белән вакыт үткәрү өчен яхшы мөмкинлек. Ә сез нәрсә уйлыйсыз? Якыннар белән вакыт үткәрүдә бернинди начарлык юк. Гаиләне Йәһвә барлыкка китергән, һәм ул туганнарыбыз белән яхшы мөнәсәбәттә булуыбызны тели (Эфеслеләргә 3:14, 15). Ләкин безнең өчен Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләр мөһимрәк. Без, якыннарыбызга ярар өчен, ялган дин белән бәйле бәйрәмнәрдә катнашмабыз. Рәсүл Паул болай дип әйткән: «Раббыны нәрсәләр сөендерә, һәрвакыт шуны аера белегез» (Эфеслеләргә 5:10).

12. Йәһвә нинди бәйрәмнәрне хупламый?

12 Күпләрнең уйлавынча, бәйрәмнең кайдан килгәне әллә ни мөһим түгел. Ләкин Йәһвә алай уйламый. Ул ялган диннән килгән, кешеләрне данлаган һәм патриотик бәйрәмнәрне хупламый. Бер мисал карап чыгыйк. Мисырлылар үз илаһлары хакына күп төрле бәйрәмнәр үткәргән. Исраиллеләр, Мисырдан чыккач, мисырлыларның бер бәйрәмен үткәргән һәм аны «Йәһвә хөрмәтенә бәйрәм» дип атаган. Ләкин Йәһвә аларны моның өчен җәзага тарткан (Чыгыш 32:2—10). Ишагыя пәйгамбәр әйткәнчә, без «нәҗес булганга кагылмаска» тиеш. (Ишагыя 52:11 укы.)

БАШКАЛАРНЫҢ КАРАШЫН ХӨРМӘТ ИТЕГЕЗ

13. Бәйрәмнәрдә катнашмаска карар иткәч, сездә нинди сораулар туарга мөмкин?

13 Бәйрәмнәрдә катнашмаска карар иткәч, сездә кайбер сораулар туарга мөмкин. Мәсәлән: «Эштәге хезмәттәшләрем минем ни өчен бәйрәмнәрдә катнашмаганымны сораса, нәрсә әйтергә? Берәрсе миңа Яңа елга бүләк бирсә, нәрсә эшләргә? Тормыш иптәшем минем үзе белән бергә берәр бәйрәм уздыруымны теләсә, ничек эш итәргә? Балаларым бәйрәмнәрдә катнашмаганнары аркасында моңсуланмасын өчен, нәрсә эшләргә?»

14, 15. Берәрсе сезне бәйрәм белән котлаганда я сезгә бүләк биргәндә, нәрсә эшләргә?

14 Һәрбер очракта нәрсә әйтергә һәм ничек эш итәргә икәнен хәл иткәндә, зирәклек кирәк. Мәсәлән, кешеләр сезне бәйрәм белән котлаганда, аларга: «Рәхмәт»,— дип әйтеп була. Ә берәрсе сезнең ни өчен бәйрәмдә катнашмаганыгызны белергә теләсә, аңа үз карашыгызны аңлатып була. Һәрхәлдә, хөрмәт белән һәм ипле генә сөйләгез. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Сүзегез һәрвакыт ягымлы, тоз белән тәмләтелгән булсын, шунда сез һәркемгә ничек җавап бирергә кирәклеген белерсез» (Көләсәйлеләргә 4:6). Бәлки, сез башкалар белән вакыт үткәрергә һәм бүләкләр бирергә яратканыгызны, ләкин моны бәйрәмнәр уңаена түгел, ә башка вакытта эшләвегезне аңлатырсыз.

15 Берәрсе сезгә бүләк биргәндә, нәрсә эшләргә? Изге Язмаларда төгәл күрсәтмәләр язылмаган, ләкин анда вөҗданыбызны саф килеш саклауның мөһимлеге турында әйтелә (1 Тимутигә 1:18, 19). Бәлки, сезгә бүләк биргән кеше бәйрәмнәрдә катнашмавыгызны белмидер. Яисә ул сезгә болай дияргә мөмкин: «Мин синең бу бәйрәмне үткәрмәгәнеңне беләм, ләкин барыбер сиңа бүләк бирергә телим». Һәрбер очракта бүләкне кабул итәргәме, юкмы икәнен сез үзегез хәл итәрсез. Карар кабул иткәндә, вөҗданыгызны тыңлагыз. Ул саф килеш калсын. Без Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне бозарлык бер нәрсә дә эшләргә теләмибез.

СЕЗ ҺӘМ ГАИЛӘГЕЗ

Йәһвәнең хезмәтчеләре бәхетле

16. Гаиләгез берәр бәйрәм үткәрергә теләсә, нәрсә эшләргә?

16 Ә гаиләгез берәр бәйрәм үткәрергә теләсә, нәрсә эшләргә? Аларга үз карашыгызны такмагыз. Онытмагыз, аларның да үз карарын кабул итәргә хакы бар. Аларның фикерен хөрмәт итегез. Сез дә аларның үз карашыгызны хөрмәт итүен телисез бит. (Маттай 7:12 укы.) Әмма гаиләгез бәйрәм вакытында үзләре белән булуыгызны теләсә, нәрсә эшләргә? Моны хәл итәр алдыннан, дөрес карар кабул итәр өчен, Йәһвәгә дога кылыгыз. Тирәнтен уйланыгыз һәм тикшерү үткәрегез. Максатыгыз Йәһвәне шатландыру булсын.

17. Балаларыгыз, башкаларның бәйрәм итүләрен күргәндә моңсуланмасын өчен, сез аларга ничек ярдәм итә аласыз?

17 Балаларыгыз башкаларның бәйрәм итүләрен күргәндә, сез аларга ничек ярдәм итә аласыз? Вакыт-вакыт алар өчен күңел ачулар оештырыгыз. Кайчак аларга көтмәгәндә генә бүләкләр биреп була. Ә сез балаларыгызга бирә алган иң яхшы бүләк — вакытыгыз һәм яратуыгыз.

АЛЛАҺЫГА УЛ ТЕЛӘГӘНЧӘ ХЕЗМӘТ ИТЕГЕЗ

18. Ни өчен без Йәһвә Шаһитләренең очрашуларына регуляр рәвештә йөрергә тиеш?

18 Йәһвәгә яраклы булыр өчен, без ялган динне, аның белән бәйле йолаларны һәм бәйрәмнәрне калдырырга тиеш. Ләкин без шулай ук Аллаһыга ул теләгәнчә хезмәт итәргә дә тиеш. Ничек итеп? Бер мөмкинлек — Йәһвә Шаһитләренең очрашуларына регуляр рәвештә йөрү. (Еврейләргә 10:24, 25 укы.) Очрашулар — гыйбадәтнең бик мөһим өлеше (Зәбур 22:22; 122:1). Бергә җыелып, без бер-беребезне дәртләндерә алабыз (Римлыларга 1:12).

19. Ни өчен Изге Язмалардан белгәннәрегезне башкалар белән уртаклашу мөһим?

19 Икенче мөмкинлек — Изге Язмалардан белгәннәрегезне башкалар белән уртаклашу. Күпләр дөньядагы явызлык аркасында нык борчыла. Бәлки, сез андый кешеләрне беләсездер. Аларга киләчәккә кагылышлы искиткеч өметегез турында сөйләгез. Мәсихче очрашуларга йөргәндә һәм башкаларга Изге Язмалардагы хакыйкатьне сөйләгәндә, сезнең ялган диндә һәм аның йолаларында бүтән катнашасыгыз килмәс. Сез Йәһвәгә ул теләгәнчә хезмәт итәргә карар иткәч, һичшиксез, ул сезнең тырышлыкларыгызны фатихалаячак һәм сез бәхетле булачаксыз (Малахи 3:10).

^ 6 абз. Россиядә һәм кайбер башка илләрдә Раштуа бәйрәмен 7 гыйнвар көнне үткәрәләр.

^ 7 абз. Россиядә һәм башка илләрдә Раштуа белән бәйле кайбер йолаларны Яңа ел бәйрәмендә үтиләр, мәсәлән бүләкләр бирәләр һәм чыршы бизиләр.