Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК

Йәһвә белән дуслыгыгызны кадерләгез

Йәһвә белән дуслыгыгызны кадерләгез

1, 2. Авырлыклар тулы дөньяда без кайда яклау таба алабыз?

ДАВЫЛ. Күк йөзе караңгылана, яшен яшьни, күк күкри. Көчле яңгыр ява башлый. Сез кая да булса сыенырга телисез. Ниһаять, ышык урын табыла! Монда җылы һәм рәхәт.

2 Бүген без охшаш хәлдә. Дөнья хәлләре начарланганнан-начарлана бара. Бәлки, сез: «Кайда яклау табарга?» — дип уйлыйсыздыр. Мәдхия җырлаучы болай дип язган: «Мин Йәһвәгә: „Син минем сыенычым һәм ныгытмам, таянган Аллаһым минем“,— диярмен» (Зәбур 91:2). Әйе, Йәһвә авырлыклар тулы шушы дөньяда безне яклый ала һәм безгә киләчәккә искиткеч өмет бирә.

3. Йәһвә сыенычыбыз булсын өчен, нәрсә эшләргә?

3 Йәһвә безне ничек яклый? Ул безгә авырлыкларыбызны кичерергә ярдәм итә. Ул бар дошманнарыбыздан күпкә куәтлерәк. Бүген без нинди генә авырлыкка очрасак та, киләчәктә Йәһвә бар зыянны юк итәчәк. Изге Язмаларда: «Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз»,— дип әйтелә (Яһүд 21). Әйе, авыр чакта Йәһвә ярдәмен алыр өчен, безгә аның белән дуслыгыбызны сакларга кирәк. Моны ничек эшләп була?

АЛЛАҺЫНЫ ЯРАТЫГЫЗ

4, 5. Йәһвәнең яратуы нәрсәдән күренә?

4 Йәһвә белән дуслыгыбызны саклар өчен, аның безне никадәр нык яратканын аңларга кирәк. Уйлап кына карагыз: ул безнең өчен матур җирне булдырган, гаҗәеп үсемлекләрне һәм хайваннарны яраткан. Ул безгә ашарга тәмле-тәмле ризыклар, эчәргә чиста су биргән. Изге Язмалар аша Йәһвә үз исемен һәм искиткеч сыйфатларын ачкан. Моннан тыш, безне яратканга, ул үзенең кадерле Улы Гайсәне безнең хакка үз тормышын бирсен өчен җибәргән (Яхъя 3:16). Шушы корбан ярдәмендә безнең киләчәккә якты өметебез бар.

5 Йәһвә Аллаһы шулай ук Мәсих җитәкчелегендәге Патшалыкны урнаштырган. Шушы күктәге хөкүмәт ярдәмендә бөтен газаплар юк ителәчәк, җирдә оҗмах булачак һәм бар кешеләр мәңге бәхетле һәм тыныч-имин яшәячәк (Зәбур 37:29). Безне яратканга, Йәһвә шулай ук безгә иң яхшы тормыш юлын күрсәтә. Аллаһы безне үзенә дога кылырга чакыра һәм һәрвакыт догаларыбызга колак сала. Әйе, Йәһвә чыннан да һәрберебезне ярата.

6. Йәһвәне яратканыбызны ничек күрсәтеп була?

6 Ә сез Йәһвәне яратканыгызны ничек күрсәтә аласыз? Аңа үзегез хакына башкарган бар эшләре өчен рәхмәтле булыгыз. Кызганычка каршы, күпләр бүген яхшылыкның кадерен белми. Гайсә көннәрендә дә шулай булган. Бер тапкыр Гайсә ун махаулыны савыктырган. Ләкин берсе генә аңа рәхмәтләрен белдергән (Лүк 17:12—17). Безнең дә ул кешедән үрнәк аласыбыз килә. Йәһвәгә һәрвакыт рәхмәтле булыйк.

7. Без Йәһвәне никадәр нык яратырга тиеш?

7 Без Йәһвәне никадәр нык яратырга тиеш? Гайсә үз шәкертләренә: «Йәһвәне бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат»,— дип кушкан. (Маттай 22:37 укы.) Бу нәрсәне аңлата?

8, 9. «Йәһвәне яратам» дип әйтү генә җитәрлекме? Аңлатыгыз.

8 Әмма «Йәһвәне яратам» дип әйтү генә җитәрлекме? Юк. Йәһвәне бөтен йөрәгебез, бөтен җаныбыз һәм бөтен акылыбыз белән яратсак, бу безнең эшләребездә күренер (Маттай 7:16—20). Изге Язмаларда әйтелгәнчә, без Аллаһыны яратуыбызны аның әмерләрен үтәп күрсәтәбез. «Ә аның әмерләре авыр түгел». (1 Яхъя 5:3 укы.)

9 Йәһвәне тыңлап яшәү чын бәхет һәм канәгатьлек китерә (Ишагыя 48:17, 18). Йәһвә белән дуслыгыбызны югалтмаска нәрсә булышыр? Әйдәгез белик.

АЛГА ТАБА ДА ЙӘҺВӘГӘ ЯКЫНЛАШЫГЫЗ

10. Ни өчен алга таба да Йәһвә турында белем алырга кирәк?

10 Ничек сез Йәһвәнең дусты булып киттегез? Изге Язмаларны өйрәнеп, сез аның белән таныштыгыз һәм дуслаштыгыз. Бу дуслыкны янып торган учак белән чагыштырып була. Учак сүнмәсен өчен, утын кирәк, ә Йәһвә белән дуслыгыгыз ныгысын өчен, аның турында белем алуны дәвам итәргә кирәк (Гыйбрәтле сүзләр 2:1—5).

Йәһвәгә карата ярату сүнмәсен өчен, аңа учакка кебек «утын» салып торырга кирәк

11. Изге Язмаларны алга таба да өйрәнү сезгә ничек тәэсир итәр?

11 Изге Язмаларны өйрәнгән саен, белгәннәрегез күңелегезгә үтеп керәчәк. Мәсәлән, Гайсә үзенең ике шәкертенә Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне аңлатканда, бу аларга бик нык тәэсир иткән. Алар болай дигән: «Ул безнең белән юлда сөйләшкәндә һәм Язмаларны җентекләп аңлатканда, әллә күңелләребез күтәрелеп китмәдеме?» (Лүк 24:32).

12, 13. а) Аллаһыга карата яратуыбыз белән нәрсә булырга мөмкин? ә) Йәһвәгә карата яратуыбыз сүнмәсен өчен, нәрсә эшләргә?

12 Язмаларны аңлаганнан соң шул ике шәкертнең күңелләре күтәрелеп киткән кебек, сез дә, Изге Язмаларны аңлый башлагач, охшаш хисләр кичергәнсездер. Бу сезгә Йәһвә белән якынрак танышырга булышты һәм сез аны ярата башладыгыз. Йәһвәгә карата яратуыгыз беркайчан да сүнмәсен (Маттай 24:12).

13 Йәһвә белән дуслашкач, бу дуслыкны саклар өчен күп тырышлыклар куярга кирәк. Аллаһы һәм Гайсә турында белем алуыгыздан туктамагыз, белгәннәрегез турында уйланыгыз һәм белемнәрне тормышта кулланыгыз (Яхъя 17:3). Изге Язмаларны укыганда һәм өйрәнгәндә, үзегездән болай дип сорагыз: «Бу өзектән мин Йәһвә Аллаһы турында нәрсә белдем? Белгәннәрем мине Аллаһыны бөтен йөрәгем һәм бөтен җаным белән яратырга ничек дәртләндерә?» (1 Тимутигә 4:15).

14. Ничек дога Йәһвә белән дуслыгыбызны нык килеш сакларга булыша?

14 Якын дуслар еш аралаша, һәм бу дуслыкны ныгыта. Нәкъ шулай ук, дога кылып, Йәһвә белән еш аралашу аңа карата мәхәббәтебезне үстерә. (1 Тисалуникәлеләргә 5:17 укы.) Дога — күктәге Атабызның искиткеч бүләге. Аның белән һәрвакыт чын күңелдән сөйләшик (Зәбур 62:8). Дога кылганда, бер үк нәрсәне яттан әйтү дөрес булмас иде, без үз фикерләребезне әйтергә тиеш. Әйе, алга таба да Изге Язмаларны өйрәнсәк һәм чын күңелдән дога кылсак, Йәһвәгә карата яратуыбыз сүнмәячәк.

БАШКАЛАРГА ЙӘҺВӘ ТУРЫНДА СӨЙЛӘГЕЗ

15, 16. Сез вәгазьләү эшенә ничек карыйсыз?

15 Йәһвә Аллаһы белән дуслыгыбызны сакларга теләсәк, безгә Изге Язмалардан белгәннәребезне башкаларга сөйләү мөһим. Йәһвә турында вәгазьләү мөмкинлегебез — безнең өчен зур хөрмәт (Лүк 1:74). Гайсә моны бар мәсихчеләргә эшләргә кушкан. Һәрберебезнең Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү вазифасы бар. Сез бу эштә инде катнашасызмы? (Маттай 24:14; 28:19, 20)

16 Рәсүл Паул вәгазьләү эшен бик кадерләгән, ул аны хәтта «хәзинә» дип атаган (2 Көринтлеләргә 4:7). Йәһвә һәм аның нияте турында башкаларга сөйләү — иң мөһим эшебез. Шулай итеп без Йәһвәгә хезмәт итә алабыз. Ул тырышлыкларыбызны бик кадерли (Еврейләргә 6:10). Вәгазьләү эше зур файда китерә, чөнки шулай итеп без үзебез дә Йәһвәгә якынлашабыз, тыңлаучыларыбызга да моны эшләргә булышабыз. Бу безгә дә, тыңлаучыларыбызга да мәңге яшәү өметен бирә. (1 Көринтлеләргә 15:58 укы.) Андый канәгатьлек китерә торган башка берәр эш бармы?

17. Ни өчен вәгазьләү эше бик ашыгыч?

17 Вәгазьләү эше бик ашыгыч. Без «сүзне вәгазьләргә», моны «ашкынып, кичектермичә башкарырга» тиеш (2 Тимутигә 4:2). Кешеләр Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәргә мохтаҗ. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Йәһвәнең бөек көне якын! Ул якын һәм зур тизлек белән якынлаша!» Ахыр «соңга калмаячак!» (Сафуния 1:14; Хабакук 2:3) Әйе, бик тиздән Йәһвә Шайтан дөньясын җимерәчәк. Ә моңарчы, кешеләр Йәһвә юлына баса алсын өчен, аларны кисәтергә мөһим.

18. Ни өчен Йәһвәгә кардәшләр белән бергә гыйбадәт кылу мөһим?

18 Йәһвә безнең үз кардәшләребез белән бергә аңа гыйбадәт кылуыбызны тели. Изге Язмаларда болай дип язылган: «Әйдәгез, бер-беребезне мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерер өчен, бер-беребезгә игътибарлы булыйк. Кайберәүләрнең гадәтләренә кереп киткән булса да, бергә үткәргән очрашуларыбызны калдырмыйк, киресенчә, бер-беребезне рухландырып торыйк һәм моның барысын шул көн якынлашкан саен тагы да тырышыбрак башкарыйк» (Еврейләргә 10:24, 25). Һәр очрашуга килер өчен бар тырышлыкларыбызны куйыйк. Җыелыш очрашулары безгә башкаларны дәртләндерергә һәм ныгытырга мөмкинлек бирә.

19. Кардәшләребезне яратырга нәрсә ярдәм итә?

19 Җыелыш очрашуларына йөреп, сез яхшы дуслар табарсыз. Алар сезгә Йәһвәгә гыйбадәт кылырга булышыр. Сез Йәһвәгә чын күңелдән хезмәт итүче күп төрле кардәшләр белән танышырсыз. Онытмагыз, алар да, сезнең кебек, камилсез һәм хаталар ясый, шуңа күрә аларны кичерергә әзер булыгыз. (Көләсәйлеләргә 3:13 укы.) Һәрвакыт кардәшләрнең яхшы якларына игътибар итегез. Бу сезгә аларны яратырга һәм Йәһвәгә тагы да якынлашырга ярдәм итәр.

ЧЫН ТОРМЫШ

20, 21. «Чын тормыш» нинди тормыш ул?

20 Йәһвә үз дусларына иң яхшысын тели. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, киләчәктәге тормыш бүгенгесеннән бик нык аерылып торачак.

Йәһвә сезгә «чын тормыш» бирергә тели. Сез аны кабул итәрсезме?

21 Киләчәктә без 70 я 80 яшь кенә түгел, ә мәңге яшәячәкбез. Без, гүзәл оҗмахта яшәп, «мәңгелек тормышка», камил сәламәтлеккә, тынычлыкка һәм бәхеткә шатланачакбыз. Бу тормыш Изге Язмаларда «чын тормыш» дип атала. Йәһвә безгә чын тормышны бирергә вәгъдә итә, ләкин безгә бу өметкә «нык тотынып торырга» кирәк (1 Тимутигә 6:12, 19).

22. а) Ничек без «чын тормышка нык тотынып тора» алабыз? ә) Ни өчен мәңгелек тормышны казанып булмый?

22 Ничек без «чын тормышка нык тотынып тора» алабыз? Без «яхшылык кылырга» һәм «игелекле эшләргә бай булырга» чакырылабыз (1 Тимутигә 6:18). Бу Изге Язмалардан белгәннәребезне тормышта куллануны аңлата. Ләкин без мәңгелек тормышны үз тырышлыкларыбыз белән казана алмыйбыз. Мәңгелек тормыш — Йәһвәнең үзенең тугры хезмәтчеләренә бирәчәк бүләге һәм аның «юмарт игелегенең» чагылышы (Эфеслеләргә 2:8). Күктәге Атабыз бу бүләкне үзенең тугры хезмәтчеләренә бирергә бик тели.

23. Ни өчен инде хәзер дөрес сайлау ясарга мөһим?

23 Үз-үзегездән сорагыз: «Мин Йәһвә Аллаһыга ул теләгәнчә гыйбадәт кыламмы?» Үзгәртәсе якларыгызны күрсәгез, шунда ук эш итегез. Йәһвәгә таянып, аның ихтыярын үтәр өчен барысын эшләсәк, ул безнең сыенычыбыз булачак. Йәһвә Шайтан дөньясының соңгы көннәрендә үзенең тугры хезмәтчеләрен яклап тора. Ә киләчәктә ул безгә, үзе вәгъдә иткәнчә, оҗмахта мәңге яшәргә мөмкинлек бирәчәк. Әйе, хәзер дөрес сайлау ясасагыз, сез чын тормышка ия булачаксыз!