Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

5 НЧЕ СОРАУ

Миңа мәктәптә бәйләнсәләр, нишләргә?

Миңа мәктәптә бәйләнсәләр, нишләргә?

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

Синең реакцияң хәлне я яхшы, я начар якка үзгәртәчәк.

СИН НӘРСӘ ЭШЛӘРСЕҢ?

Күз алдыңа китер: Булатның бүген мәктәпкә барасы килми. Иртәгә дә, беркайчан да барасы килми. Барысы да өч ай элек башлана: сыйныфташлары аның турында гайбәт сата. Аннан соң төрле кушаматлар тага. Кайвакыт кемдер аның китапларын кулыннан бәреп төшерә дә үзен гаепсез кешедәй тота. Я малайлар арасыннан кем дә булса Булатның аркасына төртә дә, тегесе борылып карагач, кемнең төрткәнен белми. Ә кичә шул бәйләнүләр үзенең чигенә җитә: Булатка интернет аша янау килеп ирешә...

Булатның урынында булсаң, син нишләр идең?

ТУКТА ҺӘМ УЙЛАН!

Син ярдәмсез түгел! Дөресен генә әйткәндә, бәйләнчекләрне йодрыксыз да җиңеп була. Ничек итеп?

  • ҮЗЕҢНЕ ТЫНЫЧ ТОТ. Изге Язмаларда әйтелә: «Ахмак кеше бөтен хисләрен тышка чыгара, ә зирәк үз тойгыларын йөгәнли белә» (Гыйбрәтле сүзләр 29:11). Үзеңне мөмкин кадәр тынычрак тотсаң, ким дигәндә башкаларга шулай күренсә, сиңа бәйләнүнең бер кызыгы да калмас.

  • ҮЧ АЛМА. Изге Язмаларда әйтелә: «Явызлыкка явызлык белән һичкемгә кайтармагыз» (Римлыларга 12:17). Үч кайтарырга теләсәң, бу хәлне начарайтыр гына.

  • ПРОБЛЕМАЛАРНЫ АЛДАН КҮРӘ БЕЛ. Изге Язмаларда әйтелә: «Алдын-артын уйлаучы, хәвеф-хәтәрне күреп, качып китә» (Гыйбрәтле сүзләр 22:3). Хәсрәт тудырып торучы кешеләрне читләтеп үтәргә һәм бәйләнүләрдән качарга тырыш.

  • КӨТЕЛМӘГӘН ҖАВАП КАЙТАР. Изге Язмаларда әйтелә: «Йомшак җавап ярсуны баса» (Гыйбрәтле сүзләр 15:1). Юмор хисен кулланып кара. Мәсәлән, берәрсе сине кыска буйлы дип үртәсә, син елмаеп: «Буй эшләми, кул эшли»,— дип әйтә аласың.

  • КИТЕП БАР. «Бернәрсә дә дәшмәү синең җитлеккән булуыңны һәм үзеңне йөдәтеп торучы кешедән көчлерәк булуыңны күрсәтә,— дип әйтә 19 яшьлек Но́ра.— Шулай итеп синдә тотнаклылык — бәйләнчекләрдә булмаган сыйфат чагылыр» (2 Тимутигә 2:24).

  • ҮЗ-ҮЗЕҢӘ ЫШАНЫЧЫҢНЫ ҮСТЕР. Гадәттә, сугыш чукмарлары үзләренә тискәре караш белән караучы һәм шуңа күрә каршылык күрсәтмәүче кешеләрне шунда ук күреп ала. Әмма беркемгә дә үзеңнән өстен чыгарга мөмкинлек бирмәсәң, күпләрнең бәйләнәсе килмәс.

  • БЕРӘРСЕНӘ ӘЙТЕП КАРА. Элек укытучы булып эшләгән бер кеше болай ди: «Берәрсенә бәйләнәләр икән, мин аңа моның турында сөйләргә киңәш итәр идем. Шулай эшләү дөрес. Бу бәйләнүләрне туктатырга мөмкин».

Үз-үзеңә ышансаң, бу сине сугыш чукмарыннан көчлерәк итәчәк