Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

10 НЧЫ СОРАУ

Изге Язмалар миңа ничек ярдәм итә ала?

Изге Язмалар миңа ничек ярдәм итә ала?

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

Изге Язмаларда болай диелә: «Бар Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган» (2 Тимутигә 3:16). Бу чыннан да шулай булса, Изге Язмаларда сиңа кирәкле җитәкчелек бар.

СИН НӘРСӘ ЭШЛӘРСЕҢ?

Күз алдыңа китер: Динар машинада таныш булмаган юлдан бара. Урам исемнәре һәм башка билгеләр аның тиешле җирдә булмаганын күрсәтә. Динар адашканын аңлый. Ул, күрәсең, дөрес урында борылмаган.

Динар урынында булсаң, син нәрсә эшләр идең?

ТУКТА ҺӘМ УЙЛАН!

Бу мәсьәләне төрлечә хәл итеп була.

  1. 1 Юлны сорап була.

  2. 2 Картаны карап я навигаторны кулланып була.

  3. 3 Дөрес юлга чыгарга өметләнеп, юлны дәвам итеп була.

3 нче вариант әллә ни уңышлы түгел.

2 нче вариант 1 нчесеннән яхшырак. Чөнки, юлда карта я навигатор яныңда булыр һәм сиңа дөрес юлдан барырга ярдәм итеп торыр.

Изге Язмалар да сиңа шул рәвешчә ярдәм итә ала!

Дөньяда бу — иң киң таралган китап:

  • сине тормыш проблемалары аша җитәкләп барыр,

  • үзеңне белергә һәм яхшырак кеше булып китәргә ярдәм итәр,

  • иң яхшы тормыш юлын сайларга булышыр.

ТОРМЫШТАГЫ ИҢ МӨҺИМ СОРАУЛАРГА ҖАВАПЛАР

Сөйләшергә өйрәнгәннән бирле без сораулар бирәбез.

  • Ни өчен күк зәңгәр?

  • Йолдызлар нәрсәдән ясалган?

Соңрак без әйләнә-тирә дөнья турында сораулар бирә башлыйбыз.

Бу сорауларга җаваплар Изге Язмаларда инде күптән бар.

Күп кенә кеше Изге Язмалар мифлар һәм риваятьләр китабы, ул искергән я аны аңлау авыр ди. Әмма чынлыкта проблема Изге Язмаларның үзендәме я кешеләрнең Изге Язмалар турында ишеткәннәре проблема тудырамы? Алар ялган мәгълүмат алмаганмы?

Мәсәлән, кешеләр, Изге Язмалар буенча дөнья белән Аллаһы идарә итә дип уйлый. Әмма чыннан да шулаймы? Бу дөнья «бәйдән ычкынган» бит! Дөньяда авырту һәм газаплар, чирләр һәм үлем, хәерчелек һәм афәтләр хөкем сөрә. Боларның барысы өчен мәхәббәт Аллаһысы җаваплымы?

Бу сорауга җавап табарга теләр идеңме? Изге Язмаларда дөнья белән кем идарә итә икәне язылган. Андагы җавап сине гаҗәпләндерергә мөмкин!

Син бу брошюрадагы киңәшләрнең Изге Язмаларга нигезләнгән икәненә игътибар иткәнсеңдер. Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларның ышанычлы җитәкчелек чыганагы икәненә ышана. Чөнки ул китап «Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм өйрәтү, фаш итү, төзәтү һәм тәкъвалык тәрбияләү өчен файдалы» (2 Тимутигә 3:16, 17). Бу борынгы, әмма бүген дә кулланырлык китапны өйрәнү әллә акыллы булмасмы?!