Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Адәм белән Хаува Аллаһыны тыңламаган

Адәм белән Хаува Аллаһыны тыңламаган

Бер тапкыр, Хаува берүзе генә булганда, аның белән елан сөйләшкән. Елан аннан: «Аллаһы сезгә чыннан да бернинди агачтан да ашамаска куштымы?» — дип сораган. Хаува: «Юк, безгә бер агачтан гына ашарга ярамый, башкалардан була. Ә бу агачтан ашасак, үләчәкбез»,— дип җавап биргән. Елан: «Юк, үлмәячәксез,— дигән.— Чынлыкта, аннан ашагач, сез Аллаһы кебек булырсыз». Елан дөресен әйткәнме? Юк, ул алдаган. Хаува исә аңа ышанган. Җимешкә караган саен, Хауваның аны ашарга теләге үскән. Ул җимешне ашаган да Адәмгә биргән. Адәм белгән: Аллаһыны тыңламаса, алар үләчәк. Шулай да ул җимешне ашаган.

Кич белән Йәһвә Адәмгә һәм Хаувага дәшкән: «Ни өчен сез мине тыңламадыгыз?» Хаува — еланны, ә Адәм Хауваны гаепләгән. Адәм белән Хаува Йәһвәне тыңламаганга, ул аларны бакчадан куып чыгарган. Алар анда керә алмасын өчен, ул бакчаның керү урынына фәрештәләр куйган һәм әйләнмәле утлы кылыч урнаштырган.

Хауваны алдаучы шулай ук җәзага тартылыр, дип әйткән Йәһвә. Чынлыкта, Хаува белән елан сөйләшмәгән. Йәһвә сөйләшә торган еланнарны барлыкка китермәгән. Еланны кулланып, Хаува белән явыз фәрештә сөйләшкән. Шулай итеп ул аны алдаган. Бу фәрештә Шайтан Иблис дип атала. Киләчәктә Йәһвә Шайтанны юк итәчәк, һәм ул инде бүтән беркайчан да кешеләрне алдый һәм явызлыкка котырта алмаячак.

«[Иблис] башлангычтан ук кеше үтерүче булган... ...Ул — ялганчы» (Яхъя 8:44)