Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ачу үтерүгә китерә

Ачу үтерүгә китерә

Гадә́н бакчасыннан куып чыгарылгач, Адәм белән Хауваның күп балалары туган. Аларның беренче улы Каби́л җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр үстергән, ә икенче улы Һаби́л көтү көткән.

Бер көнне Каби́л белән Һаби́л Йәһвәгә корбаннар китергән. Беләсеңме, нәрсә ул корбан? Бу — Аллаһыга китерелгән бүләк. Йәһвәгә Һабилне́ң корбаны ошаган, ә Кабилнеке́ ошамаган. Шуңа күрә Кабилне́ң нык ачуы килгән. Йәһвә Кабилне́: «Ачуың сине явызлыкка этәрә ала»,— дип кисәткән. Ләкин Каби́л тыңламаган.

Ул Һабилгә́: «Әйдә, кырга чыгыйк»,— дигән. Кырда берүзләре генә булганда, Каби́л энесенә ташланган да аны үтергән. Шунда Йәһвә нәрсә эшләгән? Йәһвә Кабилне́ гаиләсеннән ерак җиргә куган. Кабилгә́ бүтән беркайчан да кире кайтырга рөхсәт ителмәгән.

Безнең өчен нинди сабак? Нәрсәдер без теләгәнчә килеп чыкмаса, безнең ачуыбыз чыгарга мөмкин. Без үзебездә ачу хисен сизсәк я башкалар, моны күреп, безне кисәтсә, безгә шунда ук хисләребезне тыярга кирәк. Хисләр безгә түгел, ә без хисләргә хуҗа булырга тиеш.

Һаби́л Йәһвәне яраткан һәм яхшылык кылган, шуңа күрә Йәһвә аны һәрвакыт истә тотачак һәм, җирне оҗмахка әйләндергәч, аны кире тормышка кайтарачак.

«Башта барып, кардәшең белән татулаш һәм аннан соң кире кайтып, бүләгеңне китер» (Маттай 5:24)