Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Сигез кеше Туфанда котылып кала

Сигез кеше Туфанда котылып кала

Нух, аның гаиләсе һәм хайваннар көймәгә кергән. Йәһвә көймәнең ишеген япкач, яңгыр ява башлаган. Яңгыр шулкадәр көчле яуган, көймә хәтта йөзә башлаган. Ахыр чиктә су бөтен җирне каплаган. Көймәгә кермәгән бөтен явыз кешеләр үлгән. Нух исә үз гаиләсе белән исән калган. Аларның Йәһвәне тыңлаганга никадәр шат булганын күз алдына китерәсеңме?

Яңгыр 40 көн, 40 төн яуган һәм аннары туктаган. Тора-бара сулар кимегән, һәм көймә тауларда туктаган. Әмма тирә якта су әле дә күп булганга, Нух һәм гаиләсе көймәдән шунда ук чыга алмаган.

Әкрен-әкрен сулар кибә барган. Нухка һәм аның гаиләсенә көймәдә барлыгы бер елдан артык вакыт үткәрергә туры килгән. Аннан соң Йәһвә аларга көймәдән чыгарга рөхсәт иткән. Сигез кеше явыз кешеләрдән арынган җиргә баскан. Алар Йәһвәгә үзләрен коткарганы өчен бик рәхмәтле булган һәм аңа корбан китергән.

Йәһвәгә бу корбан бик ошаган. Ул бүтән беркайчан да дөньяны Туфан ярдәмендә юк итмәскә вәгъдә иткән. Бу вәгъдәнең билгесе итеп ул күктә беренче салават күперен күрсәткән. Синең кайчан да булса салават күперен күргәнең булдымы?

Йәһвә Нухка һәм аның гаиләсенә балалар тудырырга һәм җир йөзен тутырырга кушкан.

«Нух көймәгә кергән көнгә кадәр шулай булган. Туфан килеп, барысын да юк иткәнгә кадәр, алар [кешеләр] төшенмәгәннәр» (Маттай 24:38, 39)