Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Бабыл манарасы

Бабыл манарасы

Туфаннан соң Нух улларының күп балалары туган. Кешеләр күбәйгән һәм, Йәһвә кушканча, җир буйлап таралган.

Әмма кайбер гаиләләр Йәһвәне тыңламаган. Алар әйткәннәр: «Әйдәгез, шәһәр төзик тә анда яшик. Бер биек манара торгызыйк. Ул манара күккә кадәр җитсен. Шулай итеп безне бөтенесе дә беләчәк».

Йәһвәгә бу кешеләрнең эшләре ошамаган, шуңа күрә ул аларны туктатырга булган. Ул нәрсә эшләгән, беләсеңме? Ул аларның телләрен буташтырган, һәм алар кинәт төрле телләрдә сөйләшә башлаган. Бер-берсен аңламаганга күрә, алар үз эшләрен туктатканнар. Алар төзегән шәһәр Бабы́л дип аталган. Бу сүз «буталыш» дигәнне аңлата. Кешеләр, шәһәрне калдырып, төрле җирләрдә яши башлаган. Әмма анда да алар явыз эшләр кылган. Ә Йәһвәне яраткан кешеләр ул вакытта булганмы? Моны киләсе бүлектән белербез.

«Аллаһы үз-үзен югары күтәрүчене басынкыландырыр, ә үзен басынкы тотучыны югары күтәрер» (Лүк 18:14)