Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ибраһим белән Сара Аллаһыны тыңлаган

Ибраһим белән Сара Аллаһыны тыңлаган

Бабылда́н ерак түгел генә Ур дигән шәһәр урнашкан булган. Андагы кешеләр Йәһвәгә түгел, ә төрле илаһларга табынган. Әмма Урда шулай ук Йәһвәгә генә гыйбадәт кылган кеше яшәгән. Аның исеме Ибраһим булган.

Йәһвә Ибраһимга болай дигән: «Өеңне, туганнарыңны калдыр һәм мин күрсәтәчәк җиргә бар». Аннары Аллаһы: «Синнән күпсанлы халык чыгачак,— дип вәгъдә иткән.— Син тугры булганга, мин җирдәге күп кешеләргә яхшылык кылырмын».

Ибраһим кая барачагын белмәгән, әмма ул Йәһвәгә таянган. Шуңа күрә Ибраһим үз хатыны Сара́, әтисе Тира́х һәм бертуганының улы Лут белән бергә, әйберләрен җыеп, озын юлга чыккан. Әйе, алар тыңлаучан булган.

Йәһвә күрсәткән җиргә килеп җиткәндә, Ибраһимга 75 яшь булган. Бу җир Кәнга́н дип аталган. Аллаһы анда Ибраһимга: «Син тирә-ягыңда күргән бөтен шушы җирне мин балаларыңа бирәчәкмен»,— дип вәгъдә иткән. Әмма Ибраһим белән Сара́ инде карт булган һәм аларның балалары булмаган. Йәһвә үз вәгъдәсен ничек үти алыр?

«Иман ярдәмендә Ибраһим... буйсынып, үзенә мирас итеп биреләчәк җиргә киткән; кая барасын белмәсә дә, юлга чыккан» (Еврейләргә 11:8)