Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНЫНЧЫ ХИКӘЯ

Лут хатынын исегездә тотыгыз

Лут хатынын исегездә тотыгыз

Лут үзенең абыйсы Ибраһим белән Кәнга́н җирендә яшәгән. Вакыт узу белән, аларның мал-туарлары шулкадәр күбәйгән ки, бөтенесенә дә бергә яшәр өчен җирләре җитми башлаган. Шуңа күрә Ибраһим Лутка болай дигән: «Без бүтән бергә яши алмыйбыз. Кая барырга икәнен сайла, ә мин бүтән якка барырмын». Әйе, Ибраһим үзе турында түгел, ә башкалар турында уйлаган.

Лут Сәдү́м шәһәре янындагы матур бер җиргә игътибар иткән. Бу җир суга һәм үләнгә бай булган. Шуңа күрә ул гаиләсе белән бергә шунда күченгән. Аннан соң алар Сәдүмне́ң үзендә яши башлаган.

Сәдүмдәге́ һәм якында урнашкан Гамура́ шәһәрендәге кешеләр бик начар булган. Алар шундый әшәке булган, Йәһвә хәтта бу шәһәрләрне юк итәргә карар иткән. Әмма Лутны һәм аның гаиләсен ул саклап калырга теләгән. Шуңа күрә Аллаһы алар янына ике фәрештәне җибәргән, һәм фәрештәләр: «Әйдәгез, тизрәк! Шәһәрдән чыгыгыз! Йәһвә аны юк итмәкче була»,— дип әйткәннәр.

Әмма Лут шәһәрдән чыгарга ашыкмаган. Шуңа күрә фәрештәләр аны, хатынын һәм ике кызын кулларыннан тотып шәһәрдән чыгарганнар. Алар: «Тизрәк качыгыз! Тормышыгызны коткарыгыз, артыгызга борылып карамагыз. Артка карасагыз, үләчәксез!» — дигәннәр.

Алар Сога́р шәһәренә килеп җиткәч, Йәһвә Сәдү́м белән Гамура́ өстенә күкерт һәм ут яудырган. Бу ике шәһәр тулысынча юк ителгән. Лут хатыны Йәһвәне тыңламаган. Ул артына борылып караган һәм тоз баганасына әйләнгән! Ә Лут һәм кызлары Йәһвәне тыңлаган һәм исән калган. Әниләре Йәһвәне тыңламаганга, алар бик кайгыргандыр, әйеме? Чыннан да, Йәһвәне тыңлау бик мөһим.

«Лут хатынын исегездә тотыгыз» (Лүк 17:32)