Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ягъкуб мирас ала

Ягъкуб мирас ала

Исхакка 40 яшь булганда, ул Рабига исемле кызга өйләнгән. Исхак аны бик нык яраткан. Вакыт узу белән, аларның ике игезәк малае туган.

Олы малайларының исеме — Иса́у, ә кечесенеке Ягъкуб булган. Иса́у яхшы аучы булган. Ул — кырда булырга, ә Ягъкуб өйдә булырга яраткан.

Ул көннәрдә, әти кеше үлгәндә, җирнең һәм акчаның иң зур өлеше олы улына бирелгән булган. Бу мирас дип аталган. Исхакның гаиләсендә мирас шулай ук Йәһвәнең Ибраһимга әйткән вәгъдәләре белән дә бәйле булган. Исауны́ бу вәгъдәләр әллә ни кызыксындырмаган, ә Ягъкуб аларны мөһим дип санаган.

Бер көнне Иса́у аудан бик арып кайткан. Ул Ягъкуб пешергән ашның тәмле исен сизеп алган. Шунда Иса́у аңа: «Үлеп ашыйсым килә! Тизрәк ашарга бир әле!» — дигән. Ягъкуб аңа болай дип җавап биргән: «Ярый, әмма башта мирасың минеке булачак дип вәгъдә ит». «Мирасымның ни файдасы бар? — дигән Иса́у.— Ул синеке булсын. Минем ашыйсым килә». Син ничек уйлыйсың, Иса́у дөрес эшләгәнме? Юк. Ул бик мөһим нәрсәне бер касә ризыкка алмаштырган.

Исхак картайгач, олы улына фатиха бирергә вакыт җиткән. Әмма Рабига бу фатиханы кече улы Ягъкубка алырга булышкан. Моның турында белгәч, Иса́у бик ярсыган һәм энесен үтерергә булган. Исхак белән Рабига, Ягъкубны якларга теләп, аңа болай дигән: «Әниеңнең абыйсы Лаба́н янына бар да, Исауны́ң ачуы басылганчы, шунда яшә». Ягъкуб, әти-әнисенең киңәшенә колак салып, котылып калган.

«Кеше бөтен дөньяны үзенеке итеп тә, җанын югалтса, аңа ни файда? Әйе, кеше үзендә булган бар нәрсәсен бирсә дә, җанын саклап кала алырмы?» (Марк 8:36, 37)