Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ягъкуб белән Исау татулаша

Ягъкуб белән Исау татулаша

Йәһвә Ягъкубка: «Ибраһим белән Исхакны яклаган кебек, мин сине дә яклармын»,— дип вәгъдә иткән. Ягъкуб Хара́н дигән җирдә яши башлаган һәм шунда өйләнгән. Аның күп балалары туган, һәм ул бик баеган.

Бер тапкыр Йәһвә Ягъкубка: «Бар, туган җиреңә кайт»,— дигән. Шунда Ягъкуб үз гаиләсе белән озын юлга чыккан. Юлда барганда, хезмәтчеләре аңа: «Абыең Иса́у 400 кешесе белән монда килә!» — дигән хәбәр җиткергән. Иса́у аңа һәм гаиләсенә зыян китерер дип уйлап, Ягъкуб куркып киткән. Ул Йәһвәгә: «Зинһар, мине абыемнан якла»,— дип дога кылган. Киләсе көнне Ягъкуб Исауга́ бүләк итеп күп-күп сарыклар, кәҗәләр, сыерлар, дөяләр һәм ишәкләр җибәргән.

Шул ук көнне кич белән, берүзе калгач, Ягъкуб фәрештәне күргән! Ул аның белән көрәшә башлаган. Алар иртәнгә кадәр көрәшкән. Ягъкуб, имгәнсә дә, бирешмәгән. Фәрештә аңа: «Җибәр мине»,— дигән. Әмма Ягъкуб: «Башта мине фатихала, аннары җибәрәм»,— дип җавап биргән.

Ахыр чиктә, фәрештә Ягъкубны фатихалаган. Шулай итеп Ягъкуб аңлаган: Иса́у аңа зыян китерергә теләсә дә, Йәһвә моңа юл куймаячак.

Иртән Ягъкуб, еракка карагач, Иса́у белән аның 400 кешесен күргән. Ягъкуб үз гаиләсеннән алдарак барып, абыйсы алдында җиде тапкыр җиргә кадәр иелгән. Шунда Иса́у Ягъкуб янына йөгергән дә энесен кочаклап алган. Икесе дә елап җибәргән һәм татулашкан. Синеңчә, Йәһвә Ягъкубның үз-үзен тотышына ничек караган?

Соңрак Иса́у өйгә кайткан, ә Ягъкуб үз юлы белән киткән. Ягъкубның 12 улы: Руби́н, Шимо́н, Ле́ви, Яһүд, Дан, Нәфтәли́, Гәд, Әши́р, Иссаха́р, Зәбулу́н, Йосыф һәм Биньями́н булган. Вакыт узгач, Йәһвә аларның берсе аша — Йосыф аша — үз халкын коткарган. Беләсеңме ничек? Әйдә, белик.

«Дошманнарыгызны яратып һәм эзәрлекләүчеләрегез турында дога кылып яшәгез. Шулай эшләп, сез күктәге Атагызның балалары булырсыз» (Маттай 5:44, 45)