Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Аллаһыга тыңлаучан кол

Аллаһыга тыңлаучан кол

Йосыф Ягъкубның кече улларының берсе булган. Атасы аны аеруча яраткан, һәм абыйлары моны күргән. Синеңчә, алар нинди хисләр кичергән? Алар Йосыфтан көнләшкән һәм хәтта аны нәфрәт иткән. Йосыф, гадәти булмаган төшләр күргәндә, аларны абыйларына сөйләгән. Бу төшләр шуны аңлаткан: беркөн алар Йосыфка сәҗдә кылыр. Моны аңлагач, алар аны тагы да ныграк нәфрәт итә башлаган!

Бер вакыт Йосыфның абыйлары Шехе́м шәһәре янында сарыклар көткән. Ягъкуб Йосыфны аларның хәлләрен белешергә җибәргән. Ерактан Йосыфның якынлашуын күргәч, абыйлары: «Әнә төшләр әфәндесе килә! Әйдәгез, аны үтерик!» — диешкәннәр. Алар аны тотып алган да тирән чокырга ташлаган. Әмма абыйсы Яһүд: «Аны үтермәгез,— дигән,— аны коллыкка сатыйк». Шунда алар Йосыфны Мисырга́ барган мидьянлы́ сәүдәгәрләргә 20 көмеш акчага саткан.

Аннан соң Йосыфның абыйлары аның киемен кәҗә канына манып алган. Бу киемне аталарына җибәреп, алар: «Бу улыңның киеме түгелме?» — дигән. Шунда Ягъкуб аның улы Йосыфны кыргый хайван үтергән дип уйлаган. Тирән кайгыдан ул бик озак елаган. Һәм аны беркем дә юата алмаган.

Мисырда́ Йосыфны Потифа́р исемле бер хакимгә коллыкка сатканнар. Әмма Йәһвә Йосыф белән булган. Потифа́р Йосыфның тырыш һәм ышанычлы булганын күргән. Тиздән ул аны бөтен хуҗалыгы өстеннән куйган.

Потифарны́ң хатыны Йосыфның чибәр булуына игътибар иткән. Ул көн саен аны, якынлык кылыр өчен, үзе белән ятарга сораган. Йосыф нәрсә эшләгән? Ул аның тәкъдимнәреннән баш тарткан һәм болай дигән: «Юк! Алай дөрес түгел. Хуҗам миңа ышана, ә син аның хатыны. Синең белән ятсам, Аллаһыга каршы гөнаһ кылырмын!»

Бер көнне Потифарны́ң хатыны, Йосыфны үзе белән ятарга мәҗбүр итәргә теләп, аны киеменнән тоткан. Шунда Йосыф качып киткән. Потифа́р кайткач, хатыны аңа: «Йосыф минем белән ятарга теләгән»,— дип ялганлаган. Потифа́р бик ярсыган һәм Йосыфны төрмәгә япкан. Әмма Йәһвә Йосыфны онытмаган.

«Шуңа күрә, Аллаһы сезне үз вакытында күтәрсен өчен, аның кодрәтле кулы астына буйсыныгыз» (1 Петер 5:6)