Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНБИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йәһвә Йосыфны беркайчан да онытмаган

Йәһвә Йосыфны беркайчан да онытмаган

Йосыф төрмәдә утырганда, фиргаве́н — Мисы́р патшасы — төшләр күргән. Бу төшләрне беркем дә аңлата алмаган. Бер хезмәтчесе фиргавенгә́ аның төшләрен Йосыф аңлата ала дип әйткән. Фиргаве́н шунда ук Йосыфны чакырткан.

Фиргаве́н Йосыфка: «Төшләремне аңлатып бир»,— дип әйткән. Йосыф аңа болай дигән: «Җиде ел буе Мисырда́ ризык мул булачак, ә аннары җиде ел ачлык булачак. Берәр акыллы кешене сайла һәм ул ризык җыйсын. Шулчак халкың ачтан үлмәс». Фиргаве́н аңа: «Мин сине сайлыйм! — дигән.— Син Мисырда́ икенче кеше булачаксың!» Фиргаве́н күргән төшләрнең мәгънәсен Йосыф кайдан белгән? Аңа моны Йәһвә ачкан.

Киләсе җиде ел дәвамында Йосыф ризык җыйган. Аннан соң, Йосыф алдан әйткәнчә, бөтен җирдә ачлык башланган. Кешеләр бар җирләрдән Йосыф янына ризык сатып алырга килгән. Аның әтисе Ягъкуб та Мисырда́ ризык бар дип ишеткән. Шуңа күрә ул үзенең ун улын Мисырга́ ризык сатып алырга җибәргән.

Ягъкубның уллары Йосыф янына килгәч, ул аларны шунда ук танып алган. Абыйлары исә Йосыфны танымаган. Алар аңа сәҗдә кылган. Шулай итеп Йосыфның яшь чагында күргән төшләре үтәлгән. Йосыф, аларның әле дә явызмы, юкмы икәнен белер өчен, аларга болай дигән: «Сез шымчылар. Сез илебезнең көчсез якларын белергә килгәнсез». Алар исә: «Юк! Без Кәнганна́н килдек,— дигәннәр.— Без 12 абый-энеле идек. Беребез үлде, ә иң кечебез әтиебез белән калды». Шунда Йосыф аларга: «Иң кече энегезне яныма китерсәгез, сүзегезгә ышанырмын»,— дип әйткән. Шулчак алар өйгә әтиләре янына кайтып киткән.

Ягъкубның гаиләсендә тагын ризык беткәч, ул үз улларын кабат Мисырга́ җибәргән. Бу юлы алар үзләре белән иң кече энеләре Биньяминны́ да алганнар. Абыйларын сынарга теләп, Йосыф Биньяминны́ң капчыгына ашлык белән бергә үзенең көмеш касәсен дә салган. Аннары ул абыйларын: «Сез аны урлагансыз»,— дип гаепләгән. Йосыфның хезмәтчеләре касәне Биньями́н капчыгында тапкач, абыйлары гаҗәпкә калган. Алар Йосыфтан Биньяминны́ түгел, ә үзләрен җәзаласын дип үтенгән.

Хәзер Йосыф белгән: аның абыйлары үзгәргән. Йосыф үз хисләрен бүтән тыя алмаган. Ул елап җибәргән һәм: «Мин энегез Йосыф. Әтием әле исәнме?» — дип әйткән. Абыйлары шаккаткан. Ул аларга болай дигән: «Кылган эшегез аркасында борчылмагыз. Аллаһы мине монда тормышыгызны коткарыр өчен җибәргән. Тизрәк, әтиебезне монда китерегез».

Шунда алар өйләренә кайтып киткән, әтиләренә шул яхшы хәбәрне сөйләгән һәм аны Мисырга́ китергән. Ниһаять, күп еллар узгач, Йосыф үз атасы белән яңадан күрешкән!

«Кешеләрнең ялгышлыкларын кичермәсәгез, күктәге Атагыз да сезнең ялгышлыкларыгызны кичермәячәк» (Маттай 6:15)