Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Муса Йәһвәгә хезмәт итүне сайлый

Муса Йәһвәгә хезмәт итүне сайлый

Мисырда́ Ягъкубның токымнары исраиллелә́р дип атала башлаган. Ягъкуб һәм Йосыф үлгәч, Мисы́р белән бүтән фиргаве́н идарә итә башлаган. Ул исраиллелә́р мисырлыларда́н көчлерәк булып китә ала дип курыккан. Шуңа күрә фиргаве́н исраиллеләрне́ кол иткән. Ул алардан кирпечләр ясаткан һәм аларга кырда авыр эш башкарырга кушкан. Әмма, мисырлыла́р аларны күбрәк мәҗбүр иткән саен, исраиллеләрне́ң саны арта барган. Бу фиргавенгә́ ошамаган, шуңа күрә ул бөтен яңа туган исраилле́ малайларны үтерергә кушкан. Исраиллелә́р моның аркасында бик курыккандыр, әйеме?

Йәһәбә́д исемле бер исраилле́ хатын-кызның матур малае туган. Аны үтермәсеннәр өчен, ул баласын кәрзингә салган һәм Нил елгасындагы камышлар арасына яшергән. Баланың апасы Мириа́м, нәрсә буласын белер өчен, читтәрәк басып карап торган.

Шуннан соң елгага, су керергә дип, фиргаве́н кызы килгән һәм кәрзинне күреп алган. Эчендә елап яткан сабыйны күргәч, ул аны жәлләгән. Шунда Мириа́м аңардан: «Бу баланы имезә алган хатынны табып чакырыйммы?» — дип сораган. Фиргәвенне́ң кызы ризалашкач, Мириа́м үз әнисен — Йәһәбәдне́ алып килгән. Фиргәве́н кызы Йәһәбәдкә́: «Бу баланы үзең белән ал да аны минем өчен имезеп үстер, ә мин сиңа түләп торырмын»,— дигән.

Баласы үскәч, Йәһәбә́д аны фиргаве́н кызы янына китергән. Тегесе аңа Муса дигән исем кушкан һәм аны үз улы итеп үстергән. Муса фиргаве́н сараенда яшәгән һәм бик бай булган. Әмма ул беркайчан да Йәһвәне онытмаган. Муса үзенең чынында мисырлы́ түгел, ә исраилле́ булуын белгән һәм Йәһвәгә хезмәт итүне сайлаган.

Мусага 40 яшь булганда, ул үз халкына ярдәм итәргә булган. Бер тапкыр ул бер мисырлыны́ң исраиллене́ кыйнаганын күргән. Муса, ачуы чыгып, шул мисырлыга́ шулкадәр нык суккан ки, тегесе хәтта үлгән. Муса аның тәнен комга күмеп яшергән. Моны белгәч, фиргаве́н Мусаны үтерергә теләгән. Ләкин Муса Мидья́н җиренә качкан. Анда Йәһвә аны кайгыртып торган.

«Иман ярдәмендә Муса, үсеп җиткәч, фиргаве́н кызының угылы дип аталудан ваз кичкән һәм... Аллаһы халкы белән бергә газап чигүне сайлаган» (Еврейләргә 11:24, 25)