Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЕГЕРМЕНЧЕ ХИКӘЯ

Киләсе алты җәза

Киләсе алты җәза

Муса белән Һару́н фиргавенгә́ Аллаһыдан мондый хәбәр җиткергән: «Халкымны җибәрмәсәң, җир кигәвеннәр белән тулыр». Фиргаве́н тыңламаганга, кигәвен өерләре бөтен мисырлыларны́ң — бай һәм ярлы кешеләрнең йортларына ябырылган. Бөтен җир кигәвеннәр белән тулган. Әмма исраиллелә́р яшәгән Гөше́н җирендә кигәвеннәр булмаган. Шушы дүртенче җәзадан башлап җәзалардан мисырлыла́р гына зыян күргән. Фиргаве́н болай дип үтенгән: «Зинһар, Йәһвәдән сорагыз: бу кигәвеннәрне бетерсен. Мин халкыгызны җибәрермен». Әмма, Йәһвә кигәвеннәрне бетергәч, фиргаве́н карарын үзгәрткән. Фиргаве́н кайчан да булса сабак алырмы, юкмы?

Йәһвә әйткән: «Фиргаве́н халкымны җибәрмәсә, мисырлыларны́ң малы чирдән үләр». Киләсе көнне хайваннар үлә башлаган. Исраиллеләрне́ң малы исә үлмәгән. Шулай да горур фиргавенне́ң һаман да ризалыгын бирәсе килмәгән.

Йәһвә Мусага, фиргаве́н янына барып, көлне һавага очыртырга кушкан. Көл, тузанга әверелеп, бөтен җирне тутырган һәм бар мисырлыла́р өстенә кунган. Аның аркасында мисырлыларны́ң һәм хайваннарының тәннәренә авыртулы шешләр чыккан. Моңа карамастан, фиргаве́н исраиллеләрне́ җибәрергә теләмәгән.

Йәһвә, Мусаны кабат фиргаве́н янына җибәреп, мондый хәбәр җиткергән: «Син әле дә халкымны җибәрмисеңме? Иртәгә җиргә боз явачак». Киләсе көнне Йәһвә боз яудырган, күк күкрәткән һәм күктән ут төшергән. Бу Мисырда́ иң һәлакәтле давыл булган. Боз Мисы́р җирендәге бөтен агачларны һәм игеннәрне сындырган. Гөше́н җире генә зыян күрмәгән. Шунда фиргаве́н болай дигән: «Йәһвәдән үтенегез: җәзаны туктатсын! Мин сезне җибәрермен». Ләкин, боз һәм яңгыр туктагач, фиргаве́н үз карарын үзгәрткән.

Шуннан соң Муса: «Боз яуганнан соң калган үсемлекләрне саранчалар ашап бетерер»,— дигән. Шулчак миллионлаган саранча кырда һәм агачларда калган бөтен нәрсәне ашап бетергән. Фиргаве́н кабат үтенгән: «Зинһар, Йәһвәдән сорагыз: саранчаларны бетерсен». Тик, Йәһвә саранчаларны бетерсә дә, фиргаве́н үзсүзле булып калган.

Аннары Йәһвә Мусага: «Кулыңны күккә таба суз»,— дигән. Шулчак Мисы́р җирендә караңгы булып киткән. Өч көн буе мисырлыла́р бернәрсәне дә, беркемне дә күрә алмаган. Яктылык исраиллелә́р яшәгән җирдә генә булган.

Фиргаве́н Мусага: «Мин сине һәм халкыңны җибәрәм,— дигән.— Малларыгызны гына монда калдырыгыз». Әмма Муса әйткән: «Безгә малларыбыз кирәк. Без Аллаһыбызга корбаннар китерергә тиеш». Шунда фиргаве́н бик нык ярсып: «Күземнән югал! Сине тагын күрсәм, үтерәм»,— дип янаган.

«Сез тәкъва һәм явыз кеше арасындагы аерманы, Аллаһыга хезмәт итүче һәм аңа хезмәт итмәүче кеше арасындагы аерманы кабат күрерсез» (Малахи 3:18)