Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЕГЕРМЕ ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йәһвәгә бирелгән вәгъдә

Йәһвәгә бирелгән вәгъдә

Мисырда́н чыкканнан соң ике ай үткәч, исраиллелә́р, Сина́й тавы янына килеп, лагерь корган. Муса тауга менгәч, Йәһвә аңа болай дигән: «Мин исраиллеләрне́ коткардым. Мине тыңласалар һәм кануннарымны үтәсәләр, алар минем халкым булачак». Муса кире таудан төшкән дә исраиллеләргә́ Йәһвә әйткәнне сөйләп биргән. Аларның җавабы нинди булган? «Йәһвә ни әйтсә, барысын эшләрбез!» — дип әйткән алар.

Муса яңадан тауга менгәч, Йәһвә аңа болай дигән: «Өченче көнне мин синең белән сөйләшермен. Халыкны кисәт: алар Сина́й тавына менмәсен». Муса таудан төшкән дә исраиллеләргә́: «Йәһвә сүзен тыңларга әзер булыгыз»,— дигән.

Өченче көнне исраиллелә́р тауда яшен яшьнәгәнен һәм кара болытны күргән. Алар шулай ук күк күкрәгәнен һәм быргы тавышын ишеткән. Шуннан соң Йәһвә тауга ут эчендә иңгән. Исраиллелә́р куркудан калтырый башлаган. Тау исә, бик каты селкенеп, төтен белән капланган. Быргы тавышы көчәйгәннән-көчәя барган. Шунда Аллаһы: «Мин Йәһвә. Башка илаһларга табынмагыз»,— дигән.

Муса тагын тауга менгәч, Йәһвә аңа кануннар биргән. Бу кануннарда халык ничек гыйбадәт кылырга һәм ничек яшәргә тиеш икәне аңлатылган булган. Муса бу кануннарны язып куйган һәм исраиллеләргә́ укыган. Алар: «Йәһвә ни кушса, барысын да үтәячәкбез!» — дип вәгъдә биргән. Алар үз вәгъдәсен үтәячәкме?

«Аллаһың Йәһвәне бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат» (Маттай 22:37)