Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЕГЕРМЕ БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гыйбадәт кылу өчен изге чатыр

Гыйбадәт кылу өчен изге чатыр

Муса Сина́й тавында булганда, Йәһвә аңа изге чатырны — Аллаһыга гыйбадәт кылыр өчен урынны төзергә кушкан. Күчеп йөргәндә, исраиллелә́р бу чатырны үзләре белән йөртергә тиеш булган.

Йәһвә болай дигән: «Халыкка әйт, изге чатырны төзер өчен, алар бирә алганны китерсеннәр». Исраиллелә́р алтын, көмеш, бакыр, кыйммәтле ташлар һәм башка кыйммәтле әйберләр китергән. Алар шулай ук йон, җитен, хайван тиреләре һәм башка нәрсәләр биргән. Халык шулкадәр күп әйберләр китергән ки, Муса хәтта аларга: «Җитәр! Бүтән китермәгез»,— дип әйткән.

Күп кенә оста ир-атлар һәм хатын-кызлар изге чатырны төзергә ярдәм иткән. Йәһвә аларга бу эшне башкарыр өчен кирәкле белем һәм акыллылык биргән. Кайберәүләр җеп эрләгән, кемдер тукыма тукыган, ә кемдер чиккән. Башкалар кыйммәтле ташлар эшкәрткән, алтын белән эшләгән я агачтан төрле әйберләр ясаган.

Халык изге чатырны нәкъ Йәһвә әйткәнчә төзегән. Алар, изге чатырны ике өлешкә бүләр өчен, матур чаршау ясаган. Бу чаршау Иң изге урынны Изге урыннан аерып торган. Иң изге урында килешү сандыгы торган. Ул сәрви агачыннан һәм алтыннан ясалган булган. Изге урында алтын шәмдәл, өстәл һәм фимиам яндыру өчен мәзбәх торган. Фимиам ул — хуш исле матдә. Чатырның ишегалдында бакыр чан һәм корбаннар китерер өчен зур мәзбәх булган. Килешү сандыгы исраиллеләргә́ Йәһвәгә биргән вәгъдәләре турында исләренә төшергән. Беләсеңме, нәрсә ул килешү? Килешү ул — махсус вәгъдә.

Йәһвә Һарунны́ һәм аның улларын изге чатырда руханилар булып хезмәт итәргә сайлаган. Алар чатыр турында кайгыртырга һәм анда Йәһвәгә корбаннар китерергә тиеш булган. Баш рухани буларак, Һару́н гына Иң изге урынга керә алган. Ул, анда елына бер тапкыр кереп, үзенең, гаиләсенең һәм бөтен Исраилне́ң гөнаһлары өчен корбан китергән.

Исраиллелә́р изге чатырны Мисырда́н чыкканнан соң бер ел узгач төзеп бетергән. Хәзер аларның Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен урыннары булган.

Йәһвәгә изге чатыр бик ошаган, һәм ул аны болыт белән каплаган. Болыт чатыр өстендә булганда, исраиллелә́р тукталган урыннарында калган. Әмма болыт күтәрелгәндә, алар юлга чыгарга кирәк икәнен аңлаган һәм, изге чатырны сүтеп, болыт артыннан ияреп барган.

«Тәхеттән килгән көчле тавыш ишеттем. Ул болай диде: „Менә! Аллаһының чатыры кешеләр белән бергә, һәм ул алар белән бергә яшәячәк. Алар аның халкы булачак, һәм Аллаһы үзе алар белән булачак“» (Ачылыш 21:3)