Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЕГЕРМЕ СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Бильямның ишәге сөйләшә

Бильямның ишәге сөйләшә

Исраиллелә́р чүлдә инде 40 ел диярлек яшәгән. Алар күп шәһәрләр яулап алган. Вәгъдә ителгән җиргә керер алдыннан, алар Үрдү́н елгасының көнчыгыш ягында, Моа́б тигезлегендә булган. Моа́б патшасы Бала́к, исраиллелә́р аның җирен яулап алачак, дип курыккан. Шуңа күрә ул Билья́м исемле кешене, Моабка́ килеп, исраиллеләрне́ каһәрләргә, ягъни аларга карата начар теләк теләргә сораган.

Йәһвә исә Бильямга́: «Исраиллеләрне́ каһәрләмә»,— дигән. Шуңа күрә Билья́м каһәрләмәскә булган. Бала́к патша аны кабат чакырган һәм: «Каһәрләсәң, сиңа теләсәң нәрсә бирәм»,— дип вәгъдә иткән. Шулай да Билья́м каһәрләргә бармаган. Шунда Аллаһы болай дигән: «Барсаң, бар, әмма мин әйткәнне генә әйт».

Билья́м ишәгенә утырган да көньякка, Моабка́ таба киткән. Ләкин ул, Йәһвә сүзен тыңламыйча, исраиллеләрне́ каһәрләргә теләгән. Өч тапкыр аның юлында Йәһвәнең фәрештәсе пәйда булган. Билья́м фәрештәне күрмәгән, ә аның ишәге күргән. Башта ишәге юлдан кырга борылган. Аннары ул, таш стенага барып, Бильямны́ң аягын стенага кыскан. Ахырда ишәк юл уртасында җиргә яткан. Һәрбер очракта Билья́м ишәкне таягы белән кыйнаган.

Ахыр чиктә, Йәһвәнең кушуы буенча, ишәк сөйләшә башлаган. Ишәк Бильямна́н: «Ник син мине кыйныйсың?» — дип сораган. Билья́м аңа: «Синең аркада мин ахмак булып күренәм. Кылычым булса, мин сине үтерер идем»,— дип әйткән. Моңа ишәге болай дигән: «Син инде күп еллар буе миңа атланып йөрисең. Минем моңарчы синең белән үземне шулай тотканым бар идеме?»

Аннан соң Йәһвә, Бильямны́ң күзләрен ачып, аңа фәрештәне күрсәткән. Фәрештә аңа болай дигән: «Йәһвә сиңа Исраилне́ каһәрләмәскә кушкан иде бит». Шунда Билья́м: «Әйе, мин гөнаһ кылдым. Мин өйгә кайтам»,— дип әйткән. Әмма фәрештә аңа: «Моабка́ барсаң, бар, ләкин Йәһвә әйткәнне генә сөйлә»,— дигән.

Билья́м үзе өчен сабак алганмы? Юк. Билья́м Исраилне́ өч тапкыр каһәрләргә теләгән, әмма һәрбер очракта Йәһвә аны исраиллеләргә́ фатиха яудырырга мәҗбүр иткән. Ахыр чиктә исраиллелә́р Моабка́ һөҗүм иткән һәм Билья́м һәлак булган. Билья́м иң баштан ук Йәһвәне тыңлаган булса, яхшырак булмас идеме?

«Һәртөрле комсызлыктан сакланыгыз, чөнки кеше ничек кенә бай булса да, аның тормышы мал-мөлкәтенә бәйле түгел» (Лүк 12:15)