Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УТЫЗ БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йошуа һәм гибонлылар

Йошуа һәм гибонлылар

Әрихәдәге́ хәлләр турында Кәнганны́ң башка халыклары да ишетеп алган. Аларның патшалары бергәләшеп исраиллеләргә́ каршы сугышырга җыенган. Әмма гибонлыла́р башкача эш итәргә булган. Таушалып беткән киемнәр киеп, алар Йошуа́ янына барган да болай дигән: «Без ерак җирдән килдек. Без Йәһвә турында һәм аның Мисырда́, шулай ук Моа́б җирендә сезнең өчен нәрсә эшләгәне хакында ишеттек. Безгә һөҗүм итмәскә вәгъдә бирегез, ә без сезнең хезмәтчеләрегез булырбыз».

Йошуа́ аларга ышанган һәм һөҗүм итмәскә ризалашкан. Өч көн үткәч, ул аларның ерак җирдән булмаганнарын белеп алган. Алар Кәнганна́н булган икән. «Ни өчен сез безне алдадыгыз?» — дип сораган Йошуа́ гибонлыларда́н. Алар аңа: «Без курыктык! Без беләбез, сезнең өчен Аллаһыгыз Йәһвә сугыша. Зинһар, безне үтермәгезче»,— дип җавап кайтарган. Йошуа́ үз вәгъдәсен үтәгән һәм аларны үтермәгән.

Күп тә үтмәстән, Кәнганны́ң биш патшасы үз гаскәриләре белән гибонлыларга́ каршы чыккан. Йошуа́ һәм аның гаскәре гибонлыларны́ коткарырга дип киткән һәм төне буе юлда булган. Киләсе көнне иртән иртүк сугыш башланган. Кәнганлыла́р төрле якка качып таралган. Әмма алар кая гына качмасын, Йәһвә өсләренә эре боз яудырган. Шуннан соң Йошуа́ Йәһвәдән кояш баемасын дип үтенгән. Моңарчы кояшның күк уртасында беркайчан да туктап торганы юк иде. Алайса, ни өчен ул моның турында сораган? Чөнки Йошуа́ Йәһвәгә ышанган. Исраиллелә́р Кәнга́н патшаларын һәм аларның гаскәрләрен җиңгәнче, кояш баемый торган.

«„Әйе“ дигәнегез „әйе“ булсын, „юк“ — „юк“ булсын, ә моннан артык һәммәсе Явыздан була» (Маттай 5:37)