Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УТЫЗ ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гидеон мидьянлыларны җиңә

Гидеон мидьянлыларны җиңә

Вакыт узу белән, Исраи́л кабат, Йәһвәдән читкә китеп, ялган илаһларга табына башлаган. 7 ел мидьянлыла́р исраиллеләрне́ң малын урлаган һәм ашлыгын юк иткән. Исраиллеләргә́ мидьянлыларда́н мәгарәләрдә һәм тауларда яшеренергә туры килгән. Алар Йәһвәдән үзләрен коткарсын дип үтенгән. Шуңа Йәһвә Гидео́н исемле бер яшь кеше янына үз фәрештәсен җибәргән. Фәрештә аңа: «Йәһвә сине куәтле гаскәри булыр өчен сайлады»,— дип әйткән. Гидео́н аңа: «Ничек инде мин Исраилне́ коткарыйм ди? Мин бит беркем дә түгел»,— дип җавап биргән.

Йәһвә Гидеонны́ чыннан да сайлаганмы? Моны белер өчен, Гидео́н сарык йонын алган да, аны җиргә җәеп, Йәһвәгә болай дигән: «Иртән чык йонда гына булса, ә аның тирәли җир коры булса, шунда мин белермен: син минем аша Исраилне́ коткарачаксың». Иртән йон — юп-юеш, ә җир коры булган! Аннан соң Гидео́н йон — коры, ә җир юеш булсын дип сораган. Шулай булган да. Шунда Гидео́н Йәһвәнең үзен сайлаганына ышанган. Ул, мидьянлыларга́ каршы сугышыр өчен, үз гаскәриләрен җыйган.

Йәһвә Гидеонга́ болай дигән: «Мин сезгә җиңү бирермен. Әмма гаскәриләрең бик күп. Шуңа күрә син, бу сугышта үзем җиңдем, дип уйларга мөмкин. Курыккан һәм коты очкан һәркем өенә кайтып китсен дип әйт». Шунда 22 000 гаскәри өйләренә кайтып киткән, ә 10 000 кеше калган. Әмма Йәһвә болай дигән: «Гаскәриләр әле дә күп. Аларга су янына төшеп, су эчәргә куш. Эчкәндә дошманны карап торган кешеләрне генә үзең белән калдыр». Нәтиҗәдә, тик 300 кеше генә су эчкәндә сак булган. Йәһвә бу әз санлы кешеләр 135 000 мидьянлы́ гаскәрине җиңәр дип вәгъдә иткән.

Шул төнне Йәһвә Гидеонга́: «Хәзер — мидьянлыларга́ һөҗүм итәр өчен вакыт!» — дигән. Гидео́н үз кешеләренә мөгез быргылар һәм зур чүлмәкләр биргән, ә чүлмәкләрдә факеллар булган. Ул аларга: «Миңа карагыз һәм нәкъ мин эшләгәнне эшләгез»,— дип әйткән. Гидео́н мөгез быргы кычкырткан, үз чүлмәген ваткан һәм, кулында факел тотып: «Йәһвәнең һәм Гидеонны́ң кылычы!» — дип кычкырган. Аның белән булган 300 гаскәри дә шуны ук эшләгән. Мидьянлыла́р куркудан качып таралган. Каушап, алар бер-берсенә һөҗүм итә башлаган. Шулай итеп Йәһвә исраиллеләргә́ кабат үз дошманнарын җиңәргә ярдәм иткән.

«Без ия булган кодрәт — кеше көченнән өстенрәк кодрәт — безнеке түгел, ә Аллаһыныкы» (2 Көринтлеләргә 4:7)