Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УТЫЗ АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Ифтахның вәгъдәсе

Ифтахның вәгъдәсе

Исраиллелә́р, Йәһвәне калдырып, яңадан ялган илаһларга табына башлаган. Исраилгә́ амунлыла́р һөҗүм иткәндә, бу ялган илаһлар исраиллеләргә́ берничек тә ярдәм итә алмаган. Күп еллар буе исраиллелә́р газап чиккән. Ахыр чиктә халык Йәһвәгә болай дигән: «Без гөнаһ кылдык. Зинһар, безне дошманнарыбыздан коткар». Исраиллелә́р үз потларын юк иткән һәм кабат Йәһвәгә хезмәт итә башлаган. Йәһвә бүтән аларның газаплануларын күрергә теләмәгән.

Халыкны амунлыларга́ каршы сугышта җитәкләр өчен, Ифта́х исемле бер гаскәри сайланган булган. Ул Йәһвәгә болай дип вәгъдә иткән: «Безгә бу сугышта җиңәргә ярдәм итсәң, мин өйгә кайтканда, мине каршыларга беренче булып кем чыкса, аны сиңа бирермен». Йәһвә Ифтахны́ң догасын ишеткән һәм аңа җиңәргә ярдәм иткән.

Ифта́х өйгә кайткач, аны каршыларга беренче булып аның кызы — бердәнбер баласы чыккан. Ул әтисен, шалтыравык кагып, бии-бии каршылаган. Ифта́х нәрсә эшләр? Ул үз вәгъдәсен истә тоткан һәм болай дигән: «И кызым! Син минем йөрәгемне җәрәхәтләдең. Мин бит Йәһвәгә вәгъдә бирдем. Аны үтәр өчен, мин сине Шилодагы́ изге чатырда хезмәткә җибәрергә тиешмен». Кызы аңа болай дигән: «Әтием, син Йәһвәгә вәгъдә биргәнсең икән, аны үтәргә тиешсең. Минем бер генә үтенечем бар: мин, ике айга тауларга китеп, иптәш кызларым белән булыйм әле. Шуннан соң барырмын». Ифтахны́ң кызы гомере буе изге чатырда тугрылык белән хезмәт иткән. Һәр ел аның дуслары Шилога́ аның янына килгән.

«Улын яки кызын миңа караганда күбрәк яратучы кеше миңа лаек түгел» (Маттай 10:37)