Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УТЫЗ СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йәһвә Шимшонны көчле итә

Йәһвә Шимшонны көчле итә

Вакыт узу белән, исраиллелә́р яңадан потларга табына башлаган, шуңа күрә Йәһвә филистилеләргә́ аларны үзләренә буйсындырырга рөхсәт иткән. Шулай да кайбер исраиллелә́р Йәһвәне яраткан. Андый кешеләрнең берсе Мәну́х булган. Мәну́х белән хатынының балалары булмаган. Бер көнне Йәһвә Мәнухны́ң хатыны янына үз фәрештәсен җибәргән. Фәрештә аңа болай дигән: «Сезнең улыгыз туачак. Ул Исраилне́ филистилеләрдә́н коткарачак. Ул нәзир булачак». Беләсеңме, кем ул нәзир? Бу Йәһвәнең махсус хезмәтчесе. Нәзирләргә чәчләрен кисәргә ярамаган.

Мәнухны́ң улы туган, һәм аңа Шимшо́н дигән исем кушканнар. Шимшо́н үскәч, Йәһвә аны бик көчле кеше иткән. Ул хәтта арысланны кул белән генә үтерә алган. Бер тапкыр Шимшо́н берүзе 30 филистилене́ үтергән. Филистилелә́р аны нәфрәт иткән һәм аны үтерер өчен мөмкинлек эзләгән. Бер төнне, Шимшо́н Га́за шәһәрендә йоклаганда, алар шәһәр капкасы янына барып, шунда аны сагалап утырган. Алар аны иртән үтермәкче булган. Әмма төн уртасында Шимшо́н торган да, барып, шул капканы стенадан йолкып чыгарган. Ул аны, җилкәләренә салып, Хебру́н янындагы тау башына алып барган!

Аннан соң филистилелә́р Шимшонны́ң йөргән кызы Дәлилә́ янына барып, болай дигән: «Шимшонны́ң ни өчен шундый көчле булганын белә алсаң, без сиңа күп итеп көмеш акча бирәчәкбез. Без аны, тотып, төрмәгә утыртабыз». Дәлилә́ бай булырга теләгән, шуңа күрә ризалашкан. Башта Шимшо́н аңа үзенең ни өчен көчле икәнен әйтмәгән. Әмма Дәлилә́ аны көн саен интектереп торган. Ахыр чиктә Шимшо́н, бирешеп, үз серен ачкан. Ул болай дигән: «Мин чәчләремне беркайчан да кистермәдем, чөнки мин нәзир. Чәчемне киссәләр, мин көчемне югалтачакмын». Әйе, серен ачып, Шимшо́н зур хата кылган!

Дәлилә́ серне шунда ук филистилеләргә́ сөйләп биргән. Ул, Шимшонны́ үз тезләрендә йоклатып, аның чәчләрен кистергән, ә аннан соң: «Шимшо́н, филистилелә́р килә!» — дип кычкырган. Тегесе, йокысыннан уянып, үзенең көчсез булып киткәнен сизгән. Филистилелә́р аны кулга алган, күзсез калдырган һәм төрмәгә утырткан.

Бер көнне меңләгән филистиле́ үз илаһлары Дагонны́ң гыйбадәтханәсендә җыелган. Анда алар: «Шимшонны́ безнең илаһыбыз кулыбызга бирде! Шимшонны́ чакырыгыз, ул безне көлдерсен»,— дип кычкырган. Алар, аны ике багана арасына бастырып, аннан көлә башлаган. Шунда Шимшо́н: «И Йәһвә, миңа тагын бер тапкыр көч бирче»,— дип дога кыла башлаган. Ул вакытка Шимшонны́ң чәчләре инде үскән. Ул, бөтен көчен куеп, гыйбадәтханә баганаларын этә башлаган. Бөтен бина, җимерелеп, андагы бар кешеләр өстенә ауган. Алар белән бергә Шимшо́н да үлгән.

«Мин үземә кодрәт бирүче ярдәмендә барысын булдыра алам» (Филипиялеләргә 4:13)