Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УТЫЗ ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Исраилнең беренче патшасы

Исраилнең беренче патшасы

Йәһвә, исраиллеләрне́ җитәкләр өчен, хакимнәрне билгеләгән, әмма алар үзләренә патша сораган. Алар Ишмуилга́: «Тирә-ягыбыздагы бөтен халыкларның патшалары бар, безнең өстебездән дә патша куй»,— дигәннәр. Ишмуи́л бу үтенечнең дөрес булмаганын белгән, шуңа күрә ул Йәһвәгә бу хакта дога кылган. Йәһвә аңа болай дигән: «Алар сине түгел, ә мине кире кага. Халыкка әйт: аларның патшасы булачак, әмма ул алардан күп нәрсә таләп итәр». Моңа карамастан, халык: «Безгә барыбер. Безгә патша кирәк!» — дип әйткән.

Йәһвә Ишмуилга́, Шау́л исемле кеше беренче патша булачак, дип әйткән. Шау́л Рамага́ Ишмуи́л янына килгәч, Ишмуи́л, аның башына май агызып, аны патша итеп билгеләгән.

Аннан соң Ишмуи́л, исраиллеләрне́ җыеп, аларга яңа патшаны күрсәтергә теләгән. Әмма алар Шаулны́ таба алмаган. Беләсеңме ни өчен? Ул әйберләр артында качып торган. Шаулны́ тапкач, алар аны, алып килеп, халык арасына бастырган. Шау́л барысыннан да биегрәк һәм бик чибәр булган. Ишмуи́л болай дигән: «Менә Йәһвә сайлаган кеше». Шунда халык: «Яшәсен патша!» — дип кычкырган.

Баштарак Шау́л патша Ишмуилны́ тыңлап һәм Йәһвәгә буйсынып яшәгән. Әмма соңыннан ул үзгәргән. Мәсәлән, бер очракта, Шаулга́ корбаннар китерергә рөхсәт ителмәсә дә, ул моны эшләгән. Ишмуи́л Шаулга́ аны көтәргә әйткән булган. Ләкин, Ишмуи́л озак килмәгәнгә, Шау́л үзе корбаннар китергән. Ишмуи́л моңа ничек караган? Ул аңа: «Син Йәһвәне тыңларга тиеш идең»,— дип әйткән. Шау́л үз хатасыннан сабак алганмы?

Соңрак, Шау́л амаликлыла́р белән сугышырга киткәндә, Ишмуи́л аңа беркемне дә исән калдырмаска кушкан. Ләкин Шау́л Амали́к патшасы Агакны́ исән калдырган. Йәһвә Ишмуилга́ болай дигән: «Шау́л миннән читкә борылды һәм мине тыңламый». Ишмуи́л бик күңелсезләнгән һәм Шаулга́: «Син Йәһвәне тыңламаганга, ул башка патшаны сайлар»,— дип әйткән. Ишмуи́л борылып китмәкче булган, әмма Шау́л аның күлмәк итәгеннән тоткач, Ишмуилны́ң күлмәге ертылган. Шунда Ишмуи́л Шаулга́ болай дигән: «Бу күлмәк ертылган кебек, Йәһвә хакимлегеңне синнән тартып алачак». Аллаһы хакимлекне Үзен яраткан һәм тыңлаган кешегә бирергә җыенган.

«Тыңлаучанлык корбаннардан... яхшырак» (1 Ишмуил 15:22)