Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

КЫРЫК БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Давыт һәм Шаул

Давыт һәм Шаул

Давыт Голиатны́ үтергәч, Шау́л патша аны үз гаскәренең башлыгы итеп куйган. Давыт күп сугышларда җиңгән һәм дан казанган. Давыт сугыштан кайткан саен, хатын-кызлар аны биеп каршы алган һәм болай дип җырлаган: «Шау́л меңләгән дошманын җиңсә, Давыт дистәләгән меңне җиңгән!» Шуңа күрә Шау́л Давыттан көнләшә башлаган һәм аны үтерергә теләгән.

Давыт арфада матур уйнаган. Беркөн, Давыт Шау́л өчен арфада уйнап утырганда, патша аңа үз сөңгесен аткан. Давыт исә вакытында читкә тайпылган, һәм сөңге стенага килеп кадалган. Шуннан бирле Шау́л Давытны күп тапкыр үтермәкче булган. Ахыр чиктә Давыт качып киткән һәм чүлдә яшеренгән.

Шау́л үзе белән 3 000 гаскәриен алган да Давыт артыннан куа киткән. Бер тапкыр Шау́л Давыт үз кешеләре белән яшеренеп утырган мәгарәгә кергән. Давытның кешеләре аңа пышылдап болай дигән: «Менә хәзер Шаулны́ үтереп була». Давыт әкрен генә Шау́л янына килгән дә патшаның күлмәк итәгенең кырыен сиздермичә кисеп алган. Ләкин шуннан соң ул Йәһвә сайлаган патшага хөрмәт күрсәтмәгәне өчен үзен гаепле итеп тоя башлаган. Ул үз кешеләренә Шаулны́ үтерергә рөхсәт итмәгән. Шау́л мәгарәдән чыккач, Давыт аңа: «Хуҗам, патша! Мин сине үтерә алыр идем, әмма үтермәдем»,— дип кычкырган. Бу очрактан соң Шау́л Давытка башкача карый башлаганмы?

Юк. Ул Давытны эзәрлекләүдән туктамаган. Бер төнне Давыт һәм туганы Абиша́й Шаулны́ң лагеренә килгән. Бөтен кеше, хәтта Шаулны́ң тән сакчысы Абини́р да, йоклаган. Абиша́й: «Менә хәзер Шаулны́ үтереп була! Әйдә, мин аны үтерәм»,— дигән. Әмма Давыт мондый җавап биргән: «Шаулны́ Йәһвә кулына тапшырыйк. Сөңгесен һәм су чүлмәген ал да китик моннан».

Давыт якындагы тау башына менгән. Ул: «Абини́р! — дип кычкырган.— Ник син патшаны сакламыйсың? Шаулны́ң су чүлмәге һәм сөңгесе кайда?» Шау́л, Давытның тавышын танып, болай дигән: «Син мине үтерә алыр идең, әмма үтермәдең. Беләм, Исраилне́ң киләсе патшасы син булачаксың». Шау́л үз сараена кайтып киткән. Әмма аның гаиләсендә Давытны нәфрәт итмәгән кеше дә булган.

«Һәркем белән тыныч-тату яшәр өчен көчегездән килгәнне эшләгез. Сөекле кардәшләрем, үзегез өчен үч алмагыз, ә Аллаһы ярсуына урын бирегез» (Римлыларга 12:18, 19)