Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

КЫРЫК СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Тол хатынның улы үледән терелтелә

Тол хатынның улы үледән терелтелә

Корылык вакытында Йәһвә Ильяска болай дип әйткән булган: «Сарифа́т шәһәренә бар. Анда бер тол хатын сиңа ашарга бирер». Шәһәр капкалары янында Ильяс чыбык-чабык җыеп йөрүче ярлы тол хатынны күргән. Ул аңардан эчәргә бераз су сораган. Хатын су алырга китеп барганда, Ильяс: «Үзең белән бер кисәк ипи дә алчы»,— дип үтенгән. Тол хатын исә болай дигән: «Минем сиңа бирерлек ипием юк. Минем әз генә оным һәм әз генә маем калды. Бу улыма һәм үземә бераз ризык әзерләр өчен генә җитәрлек». Ильяс аңа әйткән: «Башта миңа ипи пешереп бирсәң, Йәһвәнең вәгъдәсе буенча, яңгырлар башланганчы, оның бетмәячәк һәм маең кимемәячәк».

Шунда тол хатын, өенә кайтып, Йәһвәнең пәйгамбәре өчен ипи пешергән. Йәһвә вәгъдә иткәнчә, корылык вакытында тол хатынның һәм аның улының һәрвакыт ашарларына ризыклары булган. Аларның чүлмәкләрендә оны да, мае да бетмәгән.

Шуннан соң бик зур кайгы булган. Тол хатынның малае нык авырып киткән һәм үлгән. Хатын Ильястан ярдәм итүен үтенгән. Ильяс малайны анасының кулыннан алган да аны өске бүлмәгә алып менгән. Ул баланы ятакка салган һәм: «Йәһвә, зинһар, бу баланы үледән терелтче»,— дип ялварган. Йәһвә моны эшләсә, бу гаҗәеп нәрсә булыр иде. Беләсеңме ни өчен? Чөнки моңарчы беркемнең дә үледән терелтелгәне булмаган. Моннан тыш, бу тол хатын һәм аның улы хәтта исраиллелә́р дә булмаган.

Ләкин Йәһвә малайны терелткән һәм тегесе сулый башлаган! Ильяс тол хатынга: «Кара, улың тере»,— дип әйткән. Анасының шатлыгына чик-чама булмаган! Ул Ильяска: «Син чыннан да Аллаһы кешесе. Мин моны беләм, чөнки син Йәһвә әйткәнне генә сөйлисең һәм синең сүзең һәрвакыт үтәлә»,— дигән.

«Кошларга игътибар итегез: алар чәчми дә, урмый да, ашлыкны да амбарларга салмый, шулай да аларны күктәге Атагыз туендыра. Сез кошлардан кадерлерәк түгелме соң?» (Маттай 6:26)