Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЛЛЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йәһвә Йәһшәфәтне яклый

Йәһвә Йәһшәфәтне яклый

Яһүд патшасы Йәһшәфә́т бөтен илдә Бага́л мәзбәхләрен һәм потларын җимергән. Йәһшәфә́т халыкның Йәһвә кануннарын белүен теләгән. Шуңа күрә, халыкны Йәһвә кануннарына өйрәтер өчен, ул бөтен Яһүд патшалыгы буйлап түрәләрне һәм ле́вилеләрне җибәргән.

Якындагы халыклар Яһүдкә һөҗүм итәргә курыккан, чөнки Йәһвәнең үз халкын яклаганын белгән. Алар Йәһшәфә́т патшага хәтта бүләкләр китергән. Әмма соңрак моаблыла́р, амунлыла́р һәм Сәгы́йр җирендә яшәүчеләр Яһүдкә каршы чыккан. Йәһшәфә́т белгән: аңа Йәһвә ярдәме кирәк. Ул бөтен кешеләрне: ир-атларны, хатын-кызларны һәм балаларны Иерусалимда җыйган. Аларның барысы алдында ул болай дип дога кылган: «Йәһвә, синсез без җиңә алмаячакбыз. Зинһар, безгә нәрсә эшләргә икәнен әйтче».

Догага җавап итеп Йәһвә болай дигән: «Курыкмагыз. Мин сезгә ярдәм итәчәкмен. Басыгыз да үз урыннарыгызда тик басып торыгыз һәм минем сезне коткарачагымны күрегез». Йәһвә аларны ничек коткарган?

Киләсе көнне иртән Йәһшәфә́т җырчыларны сайлаган һәм аларга гаскәр алдында барырга кушкан. Алар, Иерусалимнан чыгып, Тикуа́ дигән җиргә сугыш кырына киткән.

Җырчылар, каты тавыш белән җырлап, Йәһвәне мактаганда, Йәһвә үз халкы өчен сугышкан. Ул амунлыла́р белән моаблыларны́ каушаткан, һәм тегеләр бер-берсенә һөҗүм итә башлаган. Беркем дә исән калмаган. Әмма Яһүд халкын, гаскәриләрне һәм руханиларны Йәһвә яклаган. Күрше илләрдә яшәүче бар халыклар Йәһвәнең нәрсә эшләгәне турында ишеткән. Алар Йәһвә үз халкын һаман да яклый икәнен аңлаган. Йәһвә үз халкын ничек коткара? Төрлечә. Моның өчен аңа кешеләрнең ярдәме кирәк түгел.

«Сезгә бу сугышта катнашырга туры килмәс. Шунда басыгыз да үз урыннарыгызда тик басып торыгыз һәм Йәһвәнең сезне коткарачагын күрегез» (2 Елъязма 20:17)