Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЛЛЕ БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гаскәр башлыгы һәм кечкенә кыз

Гаскәр башлыгы һәм кечкенә кыз

Бер кечкенә исраилле́ кызны Су́рия гаскәре әсирлеккә алган. Ул үз өеннән, туган якларыннан бик ерак яши башлаган һәм Ногма́н исемле гаскәр башлыгы хатынының хезмәтчесе булып киткән. Тирә-яктагы кешеләр Йәһвәгә табынмаса да, бу кыз Йәһвәгә хезмәт иткән.

Ногма́н бик җитди тире авыруыннан интегеп яшәгән. Теге кечкенә кызның аңа бик ярдәм итәсе килгән. Ул Ногманны́ң хатынына болай дигән: «Бер кеше сезнең ирегезгә булыша ала. Исраилдә́ Йәһвәнең Илиша́ исемле пәйгамбәре яши. Ул ирегезне савыктыра ала».

Ногманны́ң хатыны үз иренә бу кызның сүзләрен сөйләп биргән. Савыгыр өчен, Ногма́н теләсә нәрсә эшләргә әзер булган. Шуңа күрә ул Исраилгә́ Илишаны́ң йортына киткән. Ногма́н, Илиша́ үзен каршы алачак һәм үзенә аерым хөрмәт күрсәтәчәк, дип көткән. Әмма Илиша́ аның белән турыдан-туры сөйләшмәгән, ә үз хезмәтчесе аша Ногманга́ мондый хәбәр җибәргән: «Бар, җиде тапкыр Үрдү́н елгасында юынып ал, шулчак савыгырсың».

Ногма́н бик ачуланган. Ул болай дигән: «Пәйгамбәр үз Аллаһысын чакырыр да, кулларын өстемнән тегендә-монда йөртеп, мине савыктырыр дип уйлаган идем, ә ул миңа Исраилдәге́ елгада юынырга куша. Безнең Су́риядә яхшырак елгаларыбыз да бар. Нәрсә, мин анда юына алмыйммы әллә?» Шунда ул борылган да, ачуы чыгып, китеп барган.

Ногманны́ң хезмәтчеләре аңа дөрес караш белән карарга булышкан. «Әллә син савыгыр өчен бөтен нәрсәне дә эшләмәс идеңме? — дигәннәр алар аңа.— Бу пәйгамбәр авыр эш кушмаган бит. Ник аны тыңламаска?» Ногма́н аларның сүзләренә колак салган. Ул Үрдү́н елгасына барган һәм җиде мәртәбә суга чумып алган. Җиденче тапкыр чумып алгач, Ногма́н тулысынча савыккан. Ул бик рәхмәтле булган. Илиша́ янына кире килеп, Ногма́н: «Хәзер мин Йәһвәнең хак Аллаһы икәнен беләм»,— дигән. Синеңчә, Ногма́н, савыгып, өенә кайткач, кечкенә исраилле́ кыз нинди хисләр кичергән?

«Балалар белән сабыйларның телләрен үзеңне мактарга дәртләндердең» (Маттай 21:16)