Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЛЛЕ ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йодай кыюлык күрсәтә

Йодай кыюлык күрсәтә

Изәбелне́ң Аталия́ исемле кызы булган. Аталия́, әнисе кебек, явызлык кылып яшәгән. Ул Яһүд патшасының хатыны булган. Ире үлгәч, Аталияне́ң улы идарә итә башлаган. Соңрак аның улы да үлгән, һәм Аталия́ үзе Яһүднең идарәчесе булып киткән. Беркем дә аның урынына идарәче булып китмәсен өчен, ул патша нәселендәге һәркемне, хәтта үзенең оныкларын да үтерергә булган. Аңардан һәркем курыккан.

Баш рухани Йода́й һәм аның хатыны Йәһашәбә́т Аталияне́ң бу эшләре бик яман икәнен белгән. Үз тормышларын куркыныч астына куеп, алар Аталияне́ң оныгын — кечкенә Йәһуәшне́ — гыйбадәтханәдә яшереп үстергәннәр.

Йәһуәшкә́ җиде яшь булганда, Йода́й, бар сакчылар башлыкларын һәм ле́вилеләрне җыеп, аларга болай дигән: «Гыйбадәтханә ишекләрен саклагыз, беркемне дә кертмәгез». Шуннан соң Йода́й Йәһуәшне́ Яһүд патшасы итеп билгеләгән һәм башына таҗ кидергән. Яһүд халкы: «Яшәсен патша!» — дип кычкырган.

Аталия́ патшабикә, халыкның кычкырганын ишетеп, гыйбадәтханәгә йөгереп килгән. Яңа билгеләнгән патшаны күргәч, ул: «Хыянәт! Хыянәт!» — дип кычкырып җибәргән. Сакчылар башлыклары явыз патшабикәне тотып алганнар һәм үтергәннәр. Әмма Аталия́ кылган явызлыкның нәтиҗәләрен бетереп булырмы?

Йода́й халыкка Йәһвә белән килешү төзергә ярдәм иткән. Бу килешү буенча, халык Йәһвәгә генә табынырга тиеш булган. Йода́й Бага́л гыйбадәтханәсен һәм потларны җимергән. Ул руханиларны һәм ле́вилеләрне гыйбадәтханәдә хезмәт итәргә билгеләгән, һәм халык яңадан шунда гыйбадәт кыла башлаган. Йода́й шулай ук, гыйбадәтханәне саклар өчен, капка сакчыларын урнаштырган. Алар һичнинди нәҗес кешене гыйбадәтханәгә кертмәскә тиеш булган. Аннан соң Йода́й сакчылар башлыклары белән бергә Йәһуәшне́ сарайга китергән һәм тәхеткә утырткан. Яһүд халкы бик шатланган. Явыз Аталиядә́н һәм Багалга́ табынудан арынгач, алар, ниһаять, Йәһвәгә хезмәт итә алган. Әйе, Йода́й кыю булганга, башка кешеләр күп файда күргән.

«Тәнне үтереп тә, җанны үтерә алмаучылардан курыкмагыз, ә Гәһәннәдә́ җанны да, тәнне дә һәлак итә алучыдан куркыгыз» (Маттай 10:28)