Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЛЛЕ ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йәһвә Ирмияне вәгазьләргә җибәрә

Йәһвә Ирмияне вәгазьләргә җибәрә

Йәһвә Ирмияне́ Яһүд халкы өчен пәйгамбәр итеп сайлаган. Ул аңа халыкка вәгазьләргә һәм аларны, яман эшләрен калдырсыннар дип, кисәтергә кушкан. Ирмия́ болай дигән: «Йәһвә, мин бит әле бик яшь. Мин бу халыкка нәрсә әйтергә дә белмим». Йәһвә аңа: «Курыкма. Мин үз сүзләремне синең авызыңа салырмын. Мин сиңа ярдәм итәрмен»,— дип әйткән.

Йәһвә Ирмиягә́, аксакалларны җыеп, алар алдында балчык чүлмәкне челпәрәмә китерергә һәм: «Иерусалим да нәкъ шулай челпәрәмә киләчәк»,— дип әйтергә кушкан. Ирмия́ Йәһвә әйткәнне эшләгәч, аксакаллар ярсып киткән. Фәшху́р исемле рухани Ирмиягә́ суккан һәм аның кул-аякларына агач богау салган. Ирмия́ төне буе хәрәкәтләнә алмаган. Фәшху́р аны иртән генә азат иткән. Ирмия́ болай дигән: «Мин бүтән түзә алмыйм. Башка вәгазьләмим». Ләкин ул чыннан да бүтән вәгазьләмәгәнме? Юк. Ирмия́, бу хакта күбрәк уйлангач, болай дигән: «Йәһвәнең хәбәре эчемдә янып торган ут сыман. Мин вәгазьләмичә яши алмыйм». Ирмия́ халыкны кисәтүен дәвам иткән.

Еллар узгач, Яһүдтә яңа патша идарә итә башлаган. Руханилар һәм ялган пәйгамбәрләр Ирмияне́ң хәбәрен нәфрәт иткән. Алар башлыкларга: «Бу кеше үләргә тиеш»,— дип әйткән. Ирмия́ болай дигән: «Мине үтерсәгез, сез гаепсез кешене үтерүдә гаепле булырсыз. Мин үземнекен түгел, ә Йәһвәнең сүзен сөйлим бит». Башлыклар моны ишеткәч, болай дип әйткән: «Бу кеше үлемгә лаек түгел».

Ирмия́ вәгазьләвен дәвам иткән, һәм башлыкларның моңа нык ачулары чыккан. Алар патшадан Ирмияне́ үтерергә дип сораган. Патша аларга: «Ирмия́ сезнең кулыгызда. Аның белән теләсә нәрсә эшләгез»,— дип әйткән. Башлыклар Ирмияне́, тотып алып, тирән, сазлы коега ташлаган. Алар ул анда үләчәк дип уйлаган. Һәм Ирмия́ сазга бата башлаган.

Аннан соң Әбәдмәли́к исемле бер күренекле кеше патшага болай дигән: «Башлыклар Ирмияне́ коега ташлаган! Анда аны калдырсак, ул үләчәк». Шунда патша Әбәдмәликкә́, үзе белән 30 кешене алып, Ирмияне́ коедан чыгарырга кушкан. Без дә, Ирмия́ кебек, бернинди каршылыкларга да карамастан, вәгазьләвебезне дәвам итәрбезме?

«Сез минем шәкертләрем булганга, барысы да сезне нәфрәт итәр, ләкин ахырга кадәр нык калган кеше котылыр» (Маттай 10:22)