Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЛЛЕ СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Иерусалимның җимерелүе

Иерусалимның җимерелүе

Яһүд халкы Йәһвәне кат-кат калдырган һәм ялган илаһларга табынган. Күп еллар дәвамында Йәһвә аларны төзәтергә теләгән. Аларны кисәтер өчен, Аллаһы күп пәйгамбәрләрне җибәргән, ләкин халык тыңламаган. Моның урынына алар бу пәйгамбәрләрдән мыскыллап көлгән. Йәһвә аларның потка табынуларын ничек бетерер?

Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р бер-бер артлы төрле халыкларны яулап алган. Иерусалимны беренче тапкыр камап алганда, ул Йәһуәки́н патшаны, югары дәрәҗәле кешеләрне, гаскәриләрне һәм һөнәрчеләрне Бабы́л әсирлегенә алып киткән, шулай ук Йәһвә йортыннан бөтен хәзинәләрне алып чыккан. Аннары Нәбукадниза́р Яһүд патшасы итеп Сидкыяне́ куйган.

Башта Сидкыя́ Нәбукаднизарга́ буйсынып яшәгән. Ләкин ялган пәйгамбәрләр һәм күрше халыклар аңа Бабылга́ каршы баш күтәрергә киңәш иткән. Ирмия́ Сидкыяне́: «Әгәр дә син Бабылга́ каршы баш күтәрсәң, сезне кылыч, ачлык һәм чир көтә»,— дип кисәткән.

Сигез ел идарә иткәннән соң, Сидкыя́ Бабылга́ каршы чыгарга булган. Ул Мисы́р гаскәреннән ярдәм сораган. Шунда Нәбукадниза́р, Иерусалимга һөҗүм итәр өчен, үз гаскәрен җибәргән, һәм алар шәһәр тирәли лагерь корып урнашкан. Ирмия́ Сидкыягә́ болай дип әйткән: «Йәһвә менә нәрсә ди: „Әгәр дә син Бабылга́ бирелсәң, үзең дә, шәһәрең дә котылачаксыз. Әмма бирелмәсәң, бабыллыла́р бу шәһәрне утта яндырачак һәм сине төрмәгә ябачак“». Ләкин Сидкыя́: «Мин бирешмәячәкмен!» — дип җавап биргән.

Бер ярым елдан соң Бабы́л гаскәре, Иерусалим стенасын җимереп, шәһәргә бәреп кергән һәм аңа ут төрткән. Алар Йәһвә йортын яндырып бетергән, күпләрне үтергән һәм меңләгән кешене әсирлеккә алып киткән.

Сидкыя́ Иерусалимнан качкан, ләкин бабыллыла́р аны куа киткән. Алар аны, Әрихә́ шәһәре янында тотып алып, Бабы́л патшасы янына китергән. Нәбукадниза́р Сидкыяне́ң күз алдында аның улларын үтергән, ә үзен, сукырайтып, төрмәгә утырткан. Соңрак Сидкыя́ шунда үлгән. Әмма Йәһвә Яһүд халкына вәгъдә иткән: «70 елдан соң мин сезне кире Иерусалимга кайтарачакмын».

Бабы́л әсирлегенә эләккән яшь кешеләр белән нәрсә булыр? Алар Йәһвәгә тугрылыкларын саклармы?

«Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвә Аллаһы, синең хөкем карарларың хак һәм гадел» (Ачылыш 16:7)