Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛТМЫШ БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Алар сынга табынмаган

Алар сынга табынмаган

Нәбукадниза́р патша сын турындагы төшен күргәннән соң күпмедер вакыт үткәч, ул бик зур алтын сын ясаган. Ул аны Дәи́р тигезлегендә урнаштырган һәм илдәге бөтен күренекле кешеләрне, шул исәптән Сидра́х, Миса́х һәм Әбдинахны́, бу сын алдына килергә чакырган. Патша болай дип кушкан: «Мөгез быргы, арфа һәм волынка тавышын ишетү белән, сез алтын сынга табынырга тиеш! Ә кем табынмаса, шунда ук дөрләп янган утлы мичкә ыргытылачак». Шул өч еврей егете сынга табынырмы я алар Йәһвәгә тугры калырмы?

Аннан соң патша музыка уйнатырга кушкан. Һәрберсе шул сынга тезләнеп табынган. Әмма Сидра́х, Миса́х һәм Әбдина́х табынмаган. Моны берничә кеше күреп, патшага: «Теге өч еврей сынга табынмый»,— дигән. Нәбукадниза́р, аларны чакыртып, болай дип әйткән: «Мин сезгә тагын бер мөмкинлек бирәм. Сынга табыныгыз, югыйсә мин сезне шунда ук дөрләп янган утлы мичкә ыргытачакмын. Шунда карарбыз, нинди илаһ сезне минем кулымнан коткара алыр». Алар болай дип җавап биргән: «Юк, патша, без моны эшләмәячәкбез. Аллаһыбыз безне коткара ала. Хәтта коткармаса да, без сынга табынмаячакбыз».

Нәбукадниза́р бик каты ярсыган. Ул үз кешеләренә: «Мичне гадәттәгедән җиде тапкырга кызурак ягыгыз!» — дип боерган. Аннан соң ул үз гаскәриләренә болай дип кушкан: «Бу егетләрне, бәйләп, мичкә ташлагыз!» Мич шулхәтле кызу булган ки, хәтта гаскәриләр, аның янына килгәч, шунда ук ут ялкыныннан үлгән. Теге өч еврей исә бәйләнгән килеш ялкынлы мич эченә килеп төшкән. Нәбукадниза́р мич эченә караса, анда өч кеше түгел, ә дүрт кеше йөри. Ул бик куркып киткән һәм үз кешеләреннән болай дип сораган: «Әллә без утка өч кешене ташламадыкмы? Ләкин мин дүрт кешене күрәм һәм дүртенчесе фәрештәгә охшаш!»

Нәбукадниза́р, мичкә якынрак килеп: «Ходай Тәгаләнең хезмәтчеләре! Чыгыгыз, монда килегез!» — дигән. Бөтенесе дә, Сидра́х, Миса́х һәм Әбдинахка́ уттан һичнинди зыян килмәгәнен күргәч, бик гаҗәпләнгән. Егетләрнең тәннәре, чәчләре һәм өс киемнәре көймәгән, алардан хәтта көйгән ис тә килмәгән.

Нәбукадниза́р болай дигән: «Сидрахны́ң, Мисахны́ң һәм Әбдинахны́ң Аллаһысы бөек. Ул, фәрештәсен җибәреп, үз хезмәтчеләрен коткарган. Аларның Аллаһысы кебек бүтән илаһ юк».

Син дә, өч еврей кебек, нәрсә генә булмасын, Йәһвәгә тугры булып калырсыңмы?

«Йәһвә Аллаһыңа табын һәм аңа гына изге хезмәт башкар» (Маттай 4:10)