Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛТМЫШ ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Зур агач турындагы төш

Зур агач турындагы төш

Бер төнне Нәбукадниза́р куркыныч төш күргән. Аның мәгънәсен белер өчен, ул үзенең зирәк кешеләрен чакырган. Ләкин берсе дә аның төшен аңлата алмаган. Ахыр чиктә патша Даниялны́ чакырган.

Нәбукадниза́р Даниялга́ болай дигән: «Үз төшемдә мин бер агач күрдем. Ул күкләргә кадәр зур булып үсте. Аны бөтен җир читләреннән күреп була иде. Аның матур яфраклары һәм күп җимешләре бар иде. Хайваннар аның күләгәсе астында ышыклана иде, һәм ботакларында кошлар оялый иде. Шуннан соң күктән бер фәрештә төште. Ул болай диде: „Агачны кисеп ташлагыз, ботакларын чабыгыз! Әмма агач төбен, тимер һәм бакыр богау салып, тамырлары белән җирдә калдырыгыз. Агачның адәм йөрәге хайван йөрәгенә әйләнәчәк, һәм ул шул килеш җиде вакыт торсын. Шунда бар кешеләр Аллаһы Тәгаләнең Хаким булуын, хакимлекне кемгә бирергә теләсә, шуңа бирүен беләчәк“».

Йәһвә Даниялга́ бу төшнең мәгънәсен ачкан. Дания́л, төшне аңлагач, куркып киткән. Ул болай дигән: «И патша, бу төш дошманнарың турында булса иде, ләкин ул синең турында. Бу агач — син ул. Син үз патшалыгыңны югалтачаксың һәм, кыргый хайван кебек, үлән ашаячаксың. Әмма, фәрештә агач төбен тамырлары белән калдырырга дип әйткәнгә, син яңадан патша булып китәчәксең».

Бер ел узгач, Нәбукадниза́р, Бабылга́ сокланып, үз сараеның түбәсе буйлап йөргән. Ул болай дигән: «Мин үз даным һәм бөеклегем хакына төзегән бу искиткеч шәһәргә карагыз!» Патша бу сүзләрне әйткәндә, күктән бер тавыш ишетелгән: «Нәбукадниза́р! Патшалык синнән алынды».

Шул мизгелдә Нәбукадниза́р үз акылын югалткан һәм кыргый хайван кебек булып киткән. Аны сараеннан куганнар, һәм ул кыргый хайваннар белән яши башлаган. Нәбукаднизарны́ң чәчләре — бөркет каурыйлары кебек, тырнаклары кош тырнаклары кебек озын булып үскән.

Җиде ел үткәч, Нәбукадниза́р үз акылына кайткан һәм Йәһвә аны яңадан Бабы́л патшасы итеп куйган. Нәбукадниза́р болай дигән: «Мин Йәһвәне — Күкләр Патшасын мактыйм. Хәзер мин Йәһвәнең Хаким булуын беләм. Ул горур кешеләрне басынкыландыра һәм патшалыкны, кемгә теләсә, шуңа бирә ала».

«Горурлык — һәлакәткә, тәкәбберлек рухы абынуга китерә» (Гыйбрәтле сүзләр 16:18)