Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛТМЫШ СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Илисәбәтнең улы туа

Илисәбәтнең улы туа

Иерусалим стеналары торгызылганнан соң 400 дән артык ел үткәч, Иерусалим янында Зәкәрия́ исемле рухани үз хатыны Илисәбә́т белән яшәгән. Алар күптән өйләнешкән булган, ләкин аларның балалары булмаган. Бер көнне, Зәкәрия́ гыйбадәтханәдәге изге урында фимиам яндырганда, аның алдында Җәбраи́л фәрештә пәйда булган. Зәкәрия́ каушап калган, әмма Җәбраи́л аны тынычландырган: «Курыкма. Мин сиңа Йәһвәдән яхшы хәбәр алып килдем. Хатының Илисәбә́т угыл тудырачак, һәм аның исеме Яхъя булачак. Йәһвә аны махсус эш өчен сайлады». Зәкәрия́ аңардан: «Бу ничек мөмкин соң? Мин бит карт инде, хатыным да олы яшьтә»,— дип сораган. Җәбраи́л аңа болай дип җавап биргән: «Мин сиңа Аллаһыдан бу яхшы хәбәрне игълан итәр өчен килдем. Әмма сүзләремә ышанмаганың өчен, бала туганчы, син сөйләшә алмассың».

Зәкәрия́ изге урында тоткарланып торганга, аны тышта көтеп торган халык нәрсә булганын белергә теләгән. Зәкәрия́, чыккач, сөйләшә алмаган һәм ишарәләр ярдәмендә генә аралаша алган. Шунда халык Зәкәрияне́ң Аллаһыдан хәбәр алганын аңлаган.

Шуннан соң Илисәбә́т балага узган һәм, фәрештә әйткәнчә, угыл тудырган. Дуслары һәм туганнары баланы күрергә килгән. Алар Илисәбә́т өчен бик шат булган. Илисәбә́т: «Аның исеме Яхъя булачак»,— дип әйткән. Алар аңа: «Синең туганнарың арасында бу исем белән аталган беркем дә юк бит,— дигән.— Аны атасы исеме белән Зәкәрия́ дип атарга кирәк». Ләкин Зәкәрия́ болай дип язып куйган: «Аның исеме Яхъя». Шул мизгелдә Зәкәрия́ яңадан сөйләшә алган! Бу бала турындагы хәбәр бөтен Яһүдия́ буенча таралган, һәм кешеләр аптырап: «Бу бала кем булыр икән?» — дип сораган.

Аннан соң Зәкәриягә́ изге рух иңгән, һәм ул пәйгамбәрлек итеп болай дигән: «Йәһвә Аллаһы макталсын. Ул Ибраһимга, безне коткарыр өчен, Мәсихне җибәрергә вәгъдә иткән. Яхъя пәйгамбәр булачак, һәм ул Мәсихкә юл әзерләячәк».

Илисәбәтне́ң туганы Мәрьям белән дә могҗиза булган. Әйдә, моның турында киләсе хикәядән белик.

«Кешеләр моны булдыра алмый, ә Аллаһы барысын да булдыра ала» (Маттай 19:26)