Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛТМЫШ ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Мәрьям янына Җәбраил килә

Мәрьям янына Җәбраил килә

Гәлилә́я өлкәсендәге Насара́ шәһәрендә Илисәбәтне́ң Мәрьям исемле яшь туганы яшәгән. Мәрьям Йосыф исемле балта остасына кияүгә чыгарга тиеш булган. Илисәбә́т балага узып алтынчы ай киткәч, Мәрьям янына Җәбраи́л фәрештә килгән. Ул аңа: «Исәнме, Мәрьям. Йәһвә сине хуплый»,— дип әйткән. Мәрьям Җәбраилне́ң нәрсә әйтәсе килгәнен аңламаган. Җәбраи́л аңа болай дигән: «Син балага узарсың һәм угыл тудырырсың. Син аңа Гайсә дигән исем кушарсың. Ул Патша булыр. Аның Патшалыгы мәңгелек булыр».

Әмма Мәрьям фәрештәдән: «Минем ир-ат белән якынлык кылганым юк бит, ничек инде мин балага узыйм?» — дип сораган. Җәбраи́л аңа болай дигән: «Йәһвә кулыннан килмәгән бер нәрсә дә юк. Сиңа изге рух иңәчәк, һәм синең улың туачак. Синең туганың Илисәбә́т тә, хәтта олы яшьтә булса да, балага узган». Шунда Мәрьям болай дигән: «Мин Йәһвәнең колы. Минем белән син әйткәнчә булсын».

Мәрьям калкулыктагы шәһәргә Илисәбә́т янына килгән. Мәрьям исәнләшкәч, Илисәбә́т карынындагы бала сикереп куйган. Изге рух белән сугарылып, Илисәбә́т болай дигән: «Мәрьям, Йәһвә сине фатихалады. Мәсихнең әнисен өемдә кабул итү минем өчен зур хөрмәт». Мәрьям: «Мин Йәһвәне чын күңелдән мактыйм»,— дигән. Илисәбә́т янында өч ай торганнан соң, Мәрьям Насарага́ өенә кайткан.

Йосыф, Мәрьямнең балага узганы турында белгәч, аның белән аерылышырга теләгән, чөнки ул башка ирдән балага узган дип уйлаган. Ләкин фәрештә Йосыфка төшендә болай дигән: «Мәрьямгә өйләнергә курыкма. Ул һичнинди начарлык кылмады». Шуңа Йосыф, Мәрьямгә өйләнеп, аны үз өенә алып килгән.

«Күк белән җирдә... Йәһвә нәрсә тели, шуның бөтенесен дә башкара» (Зәбур 135:6)