Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ҖИТМЕШ БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йәһвә Гайсәне яклый

Йәһвә Гайсәне яклый

Исраилдә́н көнчыгышка таба урнашкан бер илдәге кешеләр, йолдызлар үзләренә юл күрсәтә ала, дип ышанган. Бер төнне Көнчыгышта яшәүче йолдызчылар күк йөзе буйлап хәрәкәт итүче, йолдызга охшаш бер нәрсә күргән һәм аның артыннан киткән. Бу «йолдыз» аларны Иерусалимга алып килгән. Алар, яһүдләрнең булачак патшасы туганын белеп, кешеләрдән: «Бу бала кайда? Без аңа сәҗдә кылырга килдек»,— дип сораган.

Иерусалим патшасы Һиру́д, яңа патша турында ишеткәч, бик борчыла башлаган. Ул өлкән руханилардан: «Патша кайда туарга тиеш булган?» — дип сораган. Алар аңа: «Пәйгамбәрләр әйтүенчә, Бәйтлеһемдә́»,— дип җавап биргән. Һиру́д, Көнчыгыштан килгән йолдызчыларны чакырып, аларга болай дигән: «Барыгыз, баланы эзләп табыгыз. Тапкач, миңа хәбәр итегез, минем дә, барып, аңа сәҗдә кыласым килә». Ләкин бу ялган булган.

Теге кешеләр, «йолдыз» артыннан ияреп, Бәйтлеһемгә́ килгән. «Йолдыз» бер йорт өстеннән тукталган, һәм алар шул йортка кергән. Шунда алар Гайсәне әнисе Мәрьям белән күргән. Йолдызчылар балага сәҗдә кылган һәм аңа алтын, ла́дан һәм ми́рра бүләк иткән. Бу кешеләрне Гайсә янына чыннан да Йәһвә алып килгәнме? Юк.

Ул төнне Йәһвә Йосыфка төшендә болай дигән: «Һиру́д Гайсәне үтерергә җыена. Хатының белән балаңны ал да Мисырга́ качыгыз. Мин сиңа әйткәнгә кадәр шунда кал». Йосыф шунда ук, гаиләсен алып, Мисырга́ киткән.

Йәһвә йолдызчыларга Һиру́д янына кайтмаска дигән. Һиру́д, аларның кайтмаганын белгәч, бик нык ярсыган. Гайсәне таба алмаганга, ул Бәйтлеһемдә́ Гайсә яшендәге бар малайларны үтерергә кушкан. Әмма Гайсә куркынычсыз урында — ерак Мисырда́ булган.

Вакыт узу белән, Һиру́д үлгән. Шунда Йәһвә Йосыфка: «Хәзер кайта аласыз»,— дигән. Йосыф, Мәрьям һәм Гайсә, Исраилгә́ кайтып, Насара́ шәһәрендә яши башлаган.

«Минем авызымнан чыккан сүз дә шулай. ...Аны нәрсә өчен җибәрсәм, шуны үтәр» (Ишагыя 55:11)