Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЖИТМЕШ ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Яхъя Мәсихнең килүе турында вәгазьли

Яхъя Мәсихнең килүе турында вәгазьли

Зәкәрия́ белән Илисәбәтне́ң улы Яхъя, үскәч, пәйгамбәр булып киткән. Йәһвәнең кушуы буенча, ул кешеләргә Мәсихнең килүе турында вәгазьләгән. Ул синагогаларда я шәһәрләрдә түгел, ә чүлдә вәгазьләгән. Яхъяны тыңлар өчен, кешеләр Иерусалимнан һәм бөтен Яһүдиядә́н килгән. Ул: «Аллаһыны сөендерер өчен, явыз эшләрегезне калдырыгыз»,— дип өйрәткән. Яхъяны тыңлаган күп кенә кеше тәүбә иткән, һәм ул аларны Үрдү́н елгасында суга чумдырган.

Яхъя бик гади тормыш алып барган. Ул дөя йоныннан кием киеп йөргән; аның ризыгы саранча һәм кыр балы булган. Кешеләр Яхъя турында күбрәк белергә теләгән. Хәтта горур фарисейлар белән саддукейлар да аны күрергә килгән. Яхъя аларга: «Сезгә үзгәрергә һәм тәүбә итәргә кирәк,— дигән.— Үзегезне әллә кемгә санамагыз. Ибраһим балалары булсагыз да, сез Аллаһы балалары түгел».

Күпләр, Яхъя янына килеп, аңардан: «Аллаһы безне хупласын өчен, безгә нәрсә эшләргә?» — дип сораган. Яхъя аларга: «Сездә ике кием булса, берсен киемсез кешегә бирегез»,— дип җавап биргән. Ни өчен ул алай әйткән? Чөнки, Аллаһыны сөендерер өчен, кешеләрне яратырга кирәк.

Яхъя салым җыючыларга: «Намуслы булыгыз һәм беркемне дә алдамагыз»,— дигән. Ә гаскәриләргә ул: «Беркемнең дә әйберен көчләп алмагыз һәм беркемне дә алдамагыз»,— дип әйткән.

Руханилар белән ле́вилеләр дә Яхъя янына килгән. Алар аңардан: «Кем син? — дип сораган.— Бөтенесенең дә беләсе килә». Яхъя аларга: «Мин чүлдә кычкыручы тавыш. Ишагыя́ пәйгамбәр алдан әйткәнчә, мин кешеләргә Йәһвәгә килергә булышам»,— дип җавап биргән.

Кешеләргә Яхъяның өйрәтүләре ошаган. Күпләр аны Мәсих дип уйлаган. Әмма ул аларга болай дигән: «Минем артымнан миннән бөегрәк кеше килә. Мин аның аяк киеменең каешын да чишәргә лаеклы түгел. Мин сезне суга чумдырдым, ә ул сезне изге рухка чумдырыр».

«Ул, яктылык хакында шаһитлек бирү өчен һәм һәртөрле кеше аның аша иман итә башласын өчен, шаһит булып килде» (Яхъя 1:7)