Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ҖИТМЕШ ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсәнең Мәсих булып китүе

Гайсәнең Мәсих булып китүе

Яхъя кешеләргә: «Артымнан миннән бөегрәк берәү килә»,— дип вәгазьләгән булган. Гайсәгә якынча 30 яшь булганда, ул Гәлилә́ядән Үрдү́н елгасына, Яхъя кешеләрне суга чумдырган урынга килгән. Гайсә Яхъяның үзен суга чумдыруын теләгән. Әмма Яхъя: «Мин сине суга чумдырмаячакмын, син мине чумдырырга тиеш»,— дип әйткән. Гайсә исә: «Чумдыр мине, чөнки бу Йәһвәнең ихтыяры»,— дип җавап биргән. Шунда алар Үрдү́н елгасына кергән, һәм Яхъя Гайсәне суга чумдырган.

Судан күтәрелгәч, Гайсә дога кылган. Шулчак күкләр ачылган, һәм аңа күгәрчен рәвешендә Аллаһы рухы иңгән. Шунда Йәһвә күктән: «Син минем яраткан улым. Мин сине хуплыйм»,— дип әйткән.

Гайсәгә Йәһвәнең рухы иңгәч, ул Мәсих булып киткән. Хәзер ул Йәһвә кушкан эшкә тотына алган.

Суга чумдырылгач ук, Гайсә чүлгә киткән һәм анда 40 көн булган. Әйләнеп кайткач, ул Яхъя янына киткән. Гайсәнең якынлашканын күрү белән, Яхъя болай дигән: «Менә ул — дөньяның гөнаһын юк итүче Аллаһы Бәрәне!» Бу сүзләрне ишеткән кешеләр Гайсәнең Мәсих булуын аңлаган. Гайсә чүлдә булганда, аның белән нәрсә булган? Әйдә, белик.

«Шунда күкләрдән: „Син минем яраткан Улым, мин сине хуплыйм“,— дигән тавыш килде» (Марк 1:11)