Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ҖИТМЕШ БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Иблис Гайсәне сыный

Иблис Гайсәне сыный

Гайсә суга чумдырылганнан соң, изге рух аны чүлгә алып киткән. Гайсә 40 көн дәвамында бернәрсә дә ашамаган һәм бик нык ачыккан. Шуннан соң Иблис Гайсәне сыный башлаган. Ул аңа: «Әгәр дә син чыннан да Аллаһы улы икән, бу ташларны икмәккә әйләндер»,— дип әйткән. Ләкин Гайсә, Изге Язмаларга нигезләнеп, болай дигән: «Язылган: „Яшәр өчен, ашарга гына түгел, ә шулай ук Йәһвә әйткән һәр сүзне тыңларга кирәк“».

Иблис тагын Гайсәне сынаган: «Әгәр дә син чыннан да Аллаһы улы икән, гыйбадәтханәнең иң югары урыныннан сикереп төш. Чөнки язылган: „Аллаһы фәрештәләрен җибәрер, һәм алар сине кулларына күтәреп алып барыр“». Гайсә, кабат Изге Язмаларга нигезләнеп, болай дип җавап биргән: «„Йәһвәне сынама“,— дип язылган».

Аннары Иблис, Гайсәгә дөньяның бар патшалыкларын, аларның байлыкларын һәм данын күрсәтеп, болай дигән: «Әгәр миңа бер табынсаң, бар бу патшалыкларны һәм аларның данын сиңа бирермен». Әмма Гайсә болай дип җавап биргән: «Кит, Шайтан! Йәһвәгә генә табынырга кирәк, дип язылган».

Шуннан соң Иблис аны калдырып киткән, һәм фәрештәләр, Гайсә янына килеп, аңа ашарга биргән. Аннары Гайсә Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьли башлаган. Йәһвә аны җиргә нәкъ шуның өчен җибәргән булган да. Кешеләргә Гайсәнең өйрәтүләре бик ошаган, һәм алар, ул кая гына бармасын, аңа ияргән.

«[Иблис] ялган сөйләгәндә, үз табигате буенча сөйли, чөнки ул — ялганчы һәм ялганның атасы» (Яхъя 8:44)