Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ҖИТМЕШ АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Гайсә гыйбадәтханәдән сатучыларны куа

Гайсә гыйбадәтханәдән сатучыларны куа

Безнең эраның 30 елының язында Гайсә Иерусалимга барган. Күп кеше анда Паса́х бәйрәмен үткәрергә килгән. Бәйрәм вакытында алар гыйбадәтханәдә хайваннарны корбан итеп китергән. Кайберәүләр малны үзләре белән алып килгән, башкалары исә аны Иерусалимда сатып алган.

Гыйбадәтханәгә килгәч, Гайсә хайваннарны сатучы кешеләрне күргән. Алар Йәһвәгә гыйбадәт кылу йортында акча эшләгән! Гайсә моңа ничек караган? Ул, баудан чыбыркы үреп, гыйбадәтханәдән сарыкларны һәм үгезләрне куып чыгарган. Гайсә акча алмаштыручыларның өстәлләрен аударган һәм акчаларын чәчеп җибәргән. Күгәрчен сатучыларга ул болай дигән: «Боларны моннан алып китегез! Атамның йортын базарга әйләндермәгез!»

Гыйбадәтханәдәге кешеләр Гайсәнең кылганнарына шаккаткан. Аның шәкертләре Мәсихкә кагылышлы мондый пәйгамбәрлекне искә төшергән: «Мин Йәһвә йортына карата ярату белән янып торырмын».

Соңрак, безнең эраның 33 елында, Гайсә кабат гыйбадәтханәдән сатучыларны куып чыгарган. Ул беркемгә дә Атасының йортын хурларга рөхсәт итмәгән.

«Берьюлы Аллаһының да, байлыкның да колы була алмыйсыз» (Лүк 16:13)