Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ҖИТМЕШ СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә Патшалык хакында вәгазьли

Гайсә Патшалык хакында вәгазьли

Суга чумдырылуыннан соң күп тә үтмәстән, Гайсә: «Аллаһы Патшалыгы якын»,— дип вәгазьли башлаган. Ул Гәлилә́я һәм Яһүдия́ буйлап йөргән, һәм шәкертләре аның артыннан ияргән. Туган шәһәре Насарага́ кайткач, Гайсә синагогага кергән. Анда ул Ишагыя́ кулъязмасын ачкан һәм кычкырып: «Йәһвә миңа яхшы хәбәрне игълан итәр өчен изге рухын бирде»,— дигән сүзләрне укыган. Бу сүзләр нәрсә аңлаткан? Кешеләр Гайсәнең могҗизалар кылуын күрергә теләсә дә, изге рух аңа иң элек яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен бирелгән булган. Бу өзекне укыгач, ул бар тыңлаучыларына: «Бүген бу пәйгамбәрлек үтәлде»,— дип әйткән.

Аннары Гайсә Гәлилә́я диңгезенә киткән һәм анда үзенең булачак дүрт шәкертен очраткан. Алар балык тотучылар булган. Гайсә аларны: «Миңа иярегез, мин сезне кеше тотучылар итәрмен»,— дип чакырган. Бу балыкчыларның исемнәре Пете́р, Әндри́, Ягъкуб һәм Яхъя булган. Алар, шунда ук балык тоту эшен калдырып, Гайсәнең шәкертләре булып киткән. Алар бөтен Гәлилә́я буйлап Йәһвәнең Патшалыгы турында вәгазьләп йөргән. Алар синагогаларда, базарларда һәм урамнарда вәгазьләгән. Кая гына бармасыннар, аларга күп кеше ияргән. Гайсә турындагы хәбәр бөтен җиргә, хәтта Су́риягә кадәр таралган.

Вакыт узу белән, кайбер шәкертләр Гайсә биргән көч ярдәмендә кешеләрне савыктыра һәм җеннәрне куып чыгара башлаган. Башка шәкертләр, Гайсә шәһәрдән шәһәргә һәм авылдан авылга йөреп вәгазьләгәндә, аңа ияреп йөргән. Күп кенә тугры хатыннар, шул исәптән магдалалы́ Мәрьям, Яһнә́, Суса́нна һәм башка хатыннар, Гайсә һәм аның шәкертләре турында кайгырткан.

Шәкертләренә кирәкле күрсәтмәләр биргәч, Гайсә аларны вәгазьләргә җибәргән. Алар Гәлилә́я буйлап йөргәндә, күпләр Гайсә шәкертләре булып киткән һәм суга чумдырылган. Бик күп кеше аның шәкертләре булырга теләгән. Шуңа күрә Гайсә аларны өлгергән иген белән чагыштырган. Ул болай дигән: «Йәһвәдән ашлыкны җыярга күбрәк эшчеләрне җибәрсен дип үтенегез». Аннан соң ул, 70 шәкертне сайлап, аларны икешәрләп Яһүдиягә́ вәгазьләргә җибәргән. Алар төрле-төрле кешеләргә Патшалык турында сөйләгән. Әйләнеп кайткач, шәкертләр булган хәлләрне Гайсәгә шатланып сөйләп биргән. Иблис вәгазь эшен берничек тә туктата алмаган.

Гайсә үз шәкертләренең бу мөһим эшне ул күккә кайтканнан соң да дәвам итүләрен теләгән. Шуңа күрә ул аларга болай дигән: «Яхшы хәбәрне бөтен җир буйлап вәгазьләгез. Кешеләрне Аллаһы Сүзенә өйрәтегез һәм суга чумдырыгыз».

«Мин башка шәһәрләрдә дә Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне игълан итәргә тиешмен. Мин бит шуның өчен җибәрелдем» (Лүк 4:43)