Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ҖИТМЕШ ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Гайсә күп могҗизалар кыла

Гайсә күп могҗизалар кыла

Гайсә җиргә Патшалык турындагы яхшы хәбәрне игълан итәргә килгән. Аңа шулай ук могҗизалар кылыр өчен Йәһвәдән изге рух бирелгән булган. Шулай итеп ул Патша буларак киләчәктә нәрсә эшләячәген күрсәтә алган. Изге рух ярдәмендә ул кешеләрне һәртөрле авырудан савыктыра алган. Гайсә кайда гына булса да, авыру кешеләр аның янына ярдәм эзләп килгән, ә ул аларны савыктырган. Сукырлар күрә, саңгыраулар ишетә башлаган, паралич суккан кешеләр йөри алган, ә җенлеләр җеннәрдән азат ителгән. Кешеләр хәтта Гайсәнең киеменә кагылганда да савыккан. Гайсә кая гына бармасын, кешеләр аңа ияргән. Берүзе каласы килгәндә дә, ул берсенә дә ярдәм итүдән баш тартмаган.

Бер тапкыр кешеләр Гайсә тукталган йортка паралич суккан кешене китергәннәр. Әмма йортта шулкадәр күп халык җыелган булган ки, анда хәтта кереп тә булмаган. Шулчак алар, түбәне сүтеп, шул кешене тишектән төшергән. Шунда Гайсә аңа: «Тор һәм йөр»,— дигән. Теге кеше шулай эшләгәч, башкалар таң калган.

Беркөн, Гайсә бер авылга кергәндә, махау авырулы ун кеше, читтәрәк торып, аңа: «Гайсә, ярдәм итче!» — дип кычкырган. Ул көннәрдә махаулыларга башка кешеләргә якын килергә ярамаган. Канун буенча, махаулылар, савыккач, гыйбадәтханәгә барырга тиеш булган. Гайсә ун махаулыга да шулай эшләргә кушкан. Юлда алар сәламәт булып киткән. Аларның берсе генә, кире Гайсә янына килеп, аңа рәхмәт әйткән һәм Аллаһыны данлаган.

Бер хатын 12 ел буе авыр чирдән интеккән, һәм аның дәваланырга бер өмете дә калмаган. Гайсә кешеләр арасында булганда, бу хатын, аның янына арттан гына килеп, Гайсәнең өс киеменең кырыена кагылган һәм шунда ук савыккан. Гайсә: «Кем миңа кагылды?» — дип сорагач, хатын куркып киткән. Канун буенча, аңа хәтта кешеләр арасында булырга да ярамаган. Шулай да хатын, алга чыгып, Гайсәгә дөресен әйтеп биргән. Гайсә: «Кызым, исән-имин йөр»,— диеп, аны тынычландырган.

Бервакыт Гайсә янына Яһи́р исемле синагога башлыгы килгән. Ул Гайсәдән: «Өемә кил! — дип үтенгән.— Кечкенә кызым каты авырый». Әмма Гайсә Яһи́р йортына килгәч, кыз инде үлгән булган. Гаиләнең кайгысын уртаклашыр өчен, күп кеше җыелган булган. Гайсә аларга: «Еламагыз, ул йоклый гына»,— дигән. Шунда ул, кызны кулыннан тотып: «Балам, тор!» — дип әйткән. Кыз шунда ук торган, һәм Гайсә аның әти-әнисенә аңа ашарга бирергә кушкан. Синеңчә, алар нинди хисләр кичергән?

«Аллаһы аны изге рух белән майлады, аңа кодрәт бирде, һәм ул, игелек кылып һәм Иблис җәберләгән бар кешеләрне савыктырып, ил буйлап йөрде. Ул моның барысын Аллаһы аның белән булганга күрә башкара алды» (Рәсүлләр 10:38)