Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

СИКСӘН БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Таудагы вәгазь

Таудагы вәгазь

12 рәсүлне сайлаганнан соң, Гайсә таудан зур халык төркеме җыелган урынга төшкән. Бу кешеләр Гәлилә́я, Яһүдия́, Тир, Сидо́н, Су́риядән һәм Үрдү́н елгасының аръягыннан килгән булган. Алар авыруларны һәм җенле кешеләрне китергән. Гайсә аларның һәммәсен савыктырган. Аннан соң ул, тау битенә утырып, сөйли башлаган. Ул Аллаһының дуслары булыр өчен безгә нәрсә эшләргә кирәк икәнен аңлаткан. Без Йәһвәнең җитәкчелегенә мохтаҗ булуыбызны танырга һәм аны яратырга тиеш. Әмма, Аллаһыга яратуыбызны күрсәтер өчен, без кешеләрне дә яратырга тиеш. Безгә шулай ук һәркемгә карата, шул исәптән дошманнарга да, игелекле һәм гадел булырга кирәк.

Гайсә болай дигән: «Дусларыгызны гына ярату җитәрлек түгел. Дошманнарыгызны да яратырга һәм кешеләрне чын күңелдән кичерергә кирәк. Кемдер сиңа үпкәләсә, шунда ук аның янына барып, гафу үтен. Кешенең үзеңә нәрсә эшләвен теләсәң, үзең дә аңа шуны эшлә».

Гайсә кешеләрне шулай ук акчага һәм әйберләргә дөрес караш сакларга өйрәткән. Ул болай дигән: «Бай булуга караганда, Йәһвәнең дусты булу күпкә мөһимрәк. Акчаңны карак урларга мөмкин, ә Йәһвә белән дуслыгыңны беркем дә урлый алмый. Нәрсә ашарга, нәрсә эчәргә я нәрсә кияргә дип бүтән борчылмагыз. Кошларга карагыз. Аллаһы алар турында гел кайгыртып тора, һәм аларның җитәрлек ризыклары бар. Борчылып, сез тормышыгызны бер көнгә дә озынайта алмассыз. Онытмагыз, Йәһвә сезнең нәрсәгә мохтаҗ булуыгызны белә».

Кешеләр Гайсәнең өйрәтүенә таң калган, чөнки аларның дини җитәкчеләре — фарисейлар һәм канунчылар — андый нәрсәләргә өйрәтмәгән. Ни өчен Гайсә шундый яхшы укытучы — бөек остаз булган? Чөнки ул үз фикерләрен түгел, ә Йәһвә әйткәнне генә сөйләгән.

«Минем камытымны киегез һәм миннән өйрәнегез, чөнки мин юаш, басынкы күңелле, һәм сез җаннарыгызны яңартырсыз» (Маттай 11:29)