Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

СИКСӘН ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә су өстеннән атлап бара

Гайсә су өстеннән атлап бара

Гайсә авыруларны савыктырган һәм үлеләрне терелткән. Әмма бу гына да түгел, ул шулай ук җил һәм яңгыр белән идарә итә алган. Тауда дога кылганнан соң, Гайсә Гәлилә́я диңгезендә давыл купканын күргән. Ул вакытта рәсүлләре көймәдә җилгә каршы көчкә-көчкә ишкәк ишкән. Шунда Гайсә, ярга төшеп, су өстеннән көймәгә таба атлап киткән. Рәсүлләр, кемнеңдер су өстеннән атлаганын күргәч, бик куркып киткән. Әмма Гайсә: «Бу мин. Курыкмагыз»,— дип әйткән.

Шулчак Пете́р: «Хуҗам, әгәр бу чыннан да син икән, миңа үз яныңа килергә куш»,— дигән. Гайсә Петергә́: «Кил яныма»,— дип кушкан. Көчле давыл булса да, Пете́р көймәдән чыккан һәм су өстеннән Гайсә янына киткән. Әмма, Гайсәгә якынлашканда, Пете́р давылга карап алган һәм куркып киткән. Шул мизгелдә ул бата башлаган. Пете́р: «Хуҗам, коткар мине!» — дип кычкырган. Гайсә аны кулыннан тоткан да: «Ни өчен син шикләнә башладың? Иманың кайда?» — дип сораган.

Гайсә белән Пете́р көймәгә керү белән, давыл туктаган. Синеңчә, рәсүлләр ул вакытта нинди хисләр кичергән? Алар: «Син чыннан да Аллаһы Улы!» — дигән.

Әйе, Гайсәнең давыл өстеннән хакимлеге булган. Һәм моны бүтән очрак та күрсәтә. Бер тапкыр Гайсә белән рәсүлләре диңгезнең аръягына көймәдә йөзеп барган. Гайсә көймәнең арткы өлешендә йоклап ятканда, кинәт көчле давыл күтәрелгән. Дулкыннар көймәгә бәрелә башлаган, һәм көймә су белән тулган. Рәсүлләр, Гайсәне уятып: «Остаз, үләбез бит! Ярдәм ит безгә!» — дип кычкырган. Шунда Гайсә торган да диңгезгә: «Тынычлан!» — дип боерган. Җил шунда ук басылган, һәм диңгез тынган. Гайсә рәсүлләрдән: «Иманыгыз кайда?» — дип сораган. Алар исә бер-берсенә: «Хәтта җил белән диңгез дә аңа буйсына»,— диешкән. Алар үзләре өчен мөһим сабак алган: Гайсәгә тулысынча ышансалар, аларга бернәрсәдән дә куркасы юк.

«Тереләр арасында Йәһвәнең яхшылыгын күрәчәгемә иманым булмаган булса, мин хәзер кайда булыр идем?!» (Зәбур 27:13)