Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

СИКСӘН АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Гайсә Лазарны үледән терелтә

Гайсә Лазарны үледән терелтә

Гайсәнең Битаниядә́ өч якын дусты — Ла́зар һәм аның бертуганнары Мәрьям белән Ма́рта яшәгән. Бер тапкыр, Гайсә Пере́я өлкәсендә булганда, Мәрьям белән Ма́рта аңа: «Ла́зар бик каты авырый. Тизрәк килче!» — дигән хәбәр җиткергән. Әмма Гайсә шунда ук бармаган. Ике көн үткәч, ул үз шәкертләренә: «Әйдәгез, Битаниягә́ барыйк. Ла́зар йоклый, һәм мин аны уятырга барам»,— дигән. Рәсүлләр: «Әгәр дә йоклый икән, бу аңа сәламәтләнергә ярдәм итәр»,— дип әйткән. Шунда Гайсә турыдан-туры: «Ла́зар үлгән»,— дигән.

Гайсә Битаниягә́ килгәч, Ла́зар инде дүрт көн кабердә яткан булган. Күп кеше Ма́рта белән Мәрьямне юатырга килгән. Ма́рта, Гайсәнең килгәне турында ишеткәч, шунда ук аны каршыларга йөгереп киткән. Ул Гайсәгә: «Хуҗам, син монда булган булсаң, бертуганым үлмәс иде»,— дип әйткән. Гайсә аңа: «Ма́рта, бертуганың яңадан яшәр. Син моңа ышанасыңмы?» — дигән. Тегесе аңа: «Әйе, киләчәктә тереләчәгенә ышанам»,— дип җавап биргән. Гайсә исә: «Мин — терелү һәм тормыш»,— дигән.

Аннан соң Ма́рта, Мәрьям янына барып, аңа: «Гайсә килде»,— дигән. Шунда Мәрьям Гайсә янына йөгереп киткән, һәм җыелган халык та аның артыннан ияргән. Мәрьям, Гайсәнең аякларына егылып, елавыннан туктый алмаган. Ул Гайсәгә: «Хуҗам, син монда булган булсаң, бертуганым әле исән булыр иде!» — дигән. Гайсә, аның кайгыга батканын күреп, үзе дә елый башлаган. Кешеләр, Гайсәнең күз яшьләрен күргәч: «Карагыз, ул Ла́зарны ничек яраткан икән»,— дигән. Башкалар исә: «Ни өчен ул үз дустын үлемнән коткармаган?» — дип гаҗәпләнгән. Гайсә нәрсә эшләр икән?

Гайсә кабер янына киткән. Кабернең керү урыны зур таш белән капланган булган. Гайсә: «Ташны читкә тәгәрәтеп куегыз»,— дип кушкан. Әмма Ма́рта: «Хуҗам, инде дүрт көн үтте! Аның тәне исләнгәндер»,— дигән. Шулай да ташны читкә тәгәрәтеп куйганнар, һәм Гайсә болай дип дога кылган: «Атам, мине ишеткәнең өчен рәхмәт сиңа. Мин беләм, син һәрвакыт мине ишетәсең, әмма башкалар мине син җибәргән икәнен белсен өчен, мин моны бөтен кеше алдында әйтәм». Аннан соң ул каты тавыш белән: «Ла́зар, чык!» — дип әйткән. Шунда гаҗәеп нәрсә булган: кабердән җитен тукымага төренгән Ла́зар чыккан. Гайсә: «Чишегез аны, йөрсен»,— дигән.

Моны күргән күп кенә кеше Гайсәгә иман итә башлаган. Әмма кайберәүләр моның турында фарисейларга сөйләп биргән. Шуннан бирле фарисейлар Гайсәне дә, Ла́зарны да үтерергә теләгән. 12 рәсүлнең берсе — Яһүд Искарио́т — яшертен генә фарисейлар янына барып, алардан: «Сезгә Гайсәне табарга булышсам, миңа күпме түләрсез?» — дип сораган. Алар аңа 30 көмеш тәңкә түләргә вәгъдә иткән. Шунда Яһүд Гайсәне фарисейлар кулына тапшыру җаен эзли башлаган.

«Безнең өчен хак Аллаһы — безне коткаручы Аллаһы. Ходай Тәгалә Йәһвә үлемнән азат итә» (Зәбур 68:20)